Логотип Магариф уку
Цитата:

Курган балалары  Актанышта ял итә

Россия төбәкләрендәге татар яшьләре өчен 1 июньнән 8 июльгә кадәр Актаныштагы «Бүләк» лагеренда  «Тел» сменасы эшләячәк.  Анда Курган өлкәсенең Эчкен авылында көчле янгыннан зыян күргән гаил...

Россия төбәкләрендәге татар яшьләре өчен 1 июньнән 8 июльгә кадәр Актаныштагы «Бүләк» лагеренда  «Тел» сменасы эшләячәк.  Анда Курган өлкәсенең Эчкен авылында көчле янгыннан зыян күргән гаиләләрнең балалары да катнашачак. 
         Актанышка кузгалыр алдыннан Эчкен авылыннан башкалабызга килгән 30 укучы  һәм аларның остазы – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Казан буйлап сәяхәт кылды.
     Шунысын да искә төшерик: Курган өлкәсендәге бу төбәктән  чыккан янгын нәтиҗәсендә  татар авылы тулысынча диярлек янып бетә. Бары мәчет, мәктәп, мәдәният бинасы һәм берничә  шәхси йорт торып кала. Бүгенге көндә зыян күрүчеләргә кышка чаклы йортларын тергезү өчен төзелеш материаллары алырга кирәк. Авыл халкына матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр махсус ачылган счетка акча күчерә ала,  диелә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ