Логотип Магариф уку
Цитата:

Кыш бабай күпме тора?

Яңа ел тамашаларының символы булган Кыш бабай хакында нинди урынлы-урынсыз сөйләү диярсез!? «Бүген – кышның беренче көнендә урамда апрель ае башындагыдый яңгыр пыскаклап яуганын күрмисеңме әллә?» – ди...

Яңа ел тамашаларының символы булган Кыш бабай хакында нинди урынлы-урынсыз сөйләү диярсез!? «Бүген – кышның беренче көнендә урамда апрель ае башындагыдый яңгыр пыскаклап яуганын күрмисеңме әллә?» – дип битәрләп тә куюыгыз бар. Тик  артык хафаланмагыз әле. Табигать кыш фасылын яңгыр катыш каршыласа да, кыш кышлыгын барыбер үзенекен итәчәк, Яңа – 2022 ел, бер секундка да соңармыйча, 31 декабрьдә төнге сәгать 12 тулуга җиһаныбызга аяк басачак.
Ә киләсе ел Көнчыгыш календаре буенча Юлбарыс елы булачак. Ә юлбарысның нинди характерлы җанвар икәнен беләсез: үз сүзен сүз итмичә калмаячак, Кыш бабай белән Кар кызын пандемия аркасында күңеле болай да икеле-микелегә әйләнә төшкән халыкны тамашалары белән сөендерергә үз вакытында барыбер җибәрәчәк тә җибәрәчәк инде. Ә инде ансат кына кесә ягыгызны калынайтырга теләсәгез, беркадәр тел байлыгыгыз булып, бераз шамакайлана да белсәгез, декабрь аенда Кыш бабай я Кар кызы булып карагыз әле.  Моның үзенә күрә берәр хикмәте дә бар. Бу көннәрдә кайсы гына сайтны ачып карама, эте-бете аниматор, ягъни уен-көлке, Яңа ел бәйрәме чараларын оештыручы булып беткән икән дип уйларсың. Һәрберсе, берсен-берсе уздырып, үзенең Яңа елны «шаккатмалы» үткәрү программасын тәкъдим итә. Әлбәттә, берсенеке дә бушка түгел. Әйтик, «10 әкият» агентлыгы ике аниматор катнашындагы бер сәгатьлек тамашасы өчен 4500 сум сорый. Ә аларның Кыш бабайлы һәм Кар кызлы 40 минутлык уен программасы 8 мең сум ук тора. Ә инде 28, 29, 30 декабрьдә һәм елның соңгы көнендә кичке сәгать 6 га кадәр аларны үз өегезгә чакырсагыз, бу программалары өчен 10 мең сум, ә 31 е көнне кичке 6 дан төнге 10 га кадәр арада уздырсагыз – 12 мең, төнге сәгать 10 нан алып Кремль курантлары Яңа елга аяк басуыбызны белдереп суккандагы Кыш бабайның 40 минутлык тамашасы өчен 20 мең сум түләргә әзер булып торыгыз.
Әле болары баласы гына икән! Әйтик, Кыш бабай, Кар кызы, Бака Яга катнашындагы «Тылсымлы таяк могзиҗалары» дигән бер сәгатьлек программа өчен 22 мең сум, ә инде «Яңа ел бәйрәме турындагы әкият» программасын күрсәткән аниматорга 23 мең, «Яңа елның химик экспериментлары» дигәненә 30 мең сум чыгарып салмый котыла алмаячаксыз. (Бер уйласаң, искитмәле бит: Кыш бабай киеменә төренгән аниматорлар бер сәгать эчендә «Мәгариф» журналистының бер айлык хезмәт хакыннан күбрәк акча эшләп алсын әле!) Әле болары бер сәгатьлек программа өчен. Бу кадәрле үк түләргә мөмкинлегегез юк икән, Кыш бабайдан берничә минутлы гына программа белән дә чыгыш ясаттыра аласыз. Бу очракта Кыш бабай белән Кар кызы катнашындагы биш минутлык программа 790 сум, ә 15 минутлык эконом программалары 990 сум, ә 30 минутлык музыкаль котлавы 1500 сум, шундый ук ярты сәгатьлек уен көлкеле, шаян программа 1800 сум, чын сакаллы Кыш бабай чакыртсагыз – 5500 сум, супер-шоу котлаулысы – 9500, ә серле шоу-котлаулы ярты сәгатьлек кыланмышы 10 мең сум тора. Әллә инде кайберәүләр артык баеды, әллә берәүләрнең нәфесе «чәчәк атты»: һич аңламассың?!
                        Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ