Логотип Магариф уку
Цитата:

Күп балалы өч ир-атны гаиләләренә кире кайтарганнар

Татарстанның Кама Тамагы районында яшәүче күп балалы тагын өч ир-ат өлешчә мобилизация кысаларында чакырылудан кичектерелгән. Лукоянов, Закиров һәм Хәсәновны хәрби хәрәкәтләр зонасына к...


Татарстанның Кама Тамагы районында яшәүче күп балалы тагын өч ир-ат өлешчә мобилизация кысаларында чакырылудан кичектерелгән. Лукоянов, Закиров һәм Хәсәновны хәрби хәрәкәтләр зонасына китү алдыннан ярты сәгать кала сафтан алганнар. Бу хакта җирле хәрби комиссариат хезмәткәре Альберт Закиров сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ». 




Искәртеп узабыз, Татарстанда балигъ булмаган өч бала тәрбияләүче ир-атларны мобилизация буенча чакыру 4 октябрьдән туктатылды. 19 октябрьдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Татар-информ» белән әңгәмәсендә өлешчә мобилизациягә чакырылучылар арасындагы күп балалы аталарны өйләренә кайтарачакларын сөйләгән иде.
Мондый һәр очракны Дәүләт Думасы депутатлары контрольдә тотачак. Фәррахов аңлатып узганча, күп балалы ир-атларны өйләренә кире кайтару турындагы карар РФ Саклану министрлыгы вәкилләренең Мәскәүдә Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуы вакытында яңгыраган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ