Логотип Магариф уку
Цитата:

Ләбиб Леронны Ульянда алып калдылар

Иртәгә Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районында традицион Эдуард Ганиев укулары үткәрелә.Укулар элек Иске Кулаткы укулары дип аталса, ике ел элек әлеге чараны уздыруга зур өлеш кертүче иганәче, Саратовт...

Иртәгә Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районында традицион Эдуард Ганиев укулары үткәрелә.
Укулар элек Иске Кулаткы укулары дип аталса, ике ел элек әлеге чараны уздыруга зур өлеш кертүче иганәче, Саратовтагы "Гексар" заводы директоры, Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиев вафат булгач, аның исеме белән атап йөртелә башлады. Татар конгрессы, имамнар, журналистлар катнашында делегация оештырып, казанлыларны Иске Кулаткыга юллаган иде. Юлда барганда "Безнең мирас" журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, эчем авыртып тора, сукыр эчәге түгел микән, дип зарланган иде. Шикләнүе дөрес булып чыкты. Ульянга җитүгә, хастаханәгә кердек. Тизрәк операция ясарга кирәк, дип Ләбибне алып калдылар. Операция уңышлы узсын, каләмдәшебез тизрәк аякка бассын, дип теләп торыйк.
Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ