Логотип Магариф уку
Цитата:

Лагерьдә чыккан янгында өч кыз бала һәлак булган

Хабаровск өлкәсендә «Холдоми» тау чаңгысы курортында зур янгын чыккан. Нәтиҗәдә өч бала үлгән, тагын берничәсе зыян күргән.РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, чатырлар шәһәрч...

Хабаровск өлкәсендә «Холдоми» тау чаңгысы курортында зур янгын чыккан. Нәтиҗәдә өч бала үлгән, тагын берничәсе зыян күргән.
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, чатырлар шәһәрчеге территориясендә урнашкан 26 чатырның 20се янып беткән. Янгын чыкканда лагерьдә барлыгы 189 бала ял иткән. Төрле чыганакларда күрсәтелгәнчә, балаларның кайберәүләре бик авыр хәлдә. Арсений исемле 10 яшьлек малай, тормышын куркыныч астына куеп, кызларны янгыннан алып чыккан. Хәзер үзе комада.
Шул ук вакытта палаткалы лагерьнең тиешле рөхсәттән башка эшләве билгеле булган. Тикшерү комитеты «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ