Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәчет төзелсә Казансу тараеп калырмы?

Казанда Җәмигъ мәчете төзүне сорап авыз суларын корткан  мөселманнар  түрәләр биргән вәгъдәләргә әле дә ышанып бетмиләр. Бу изге эшкә алынырга теләүче шәхесләрнең «булыр» дигәннәре дә сүздән...

Казанда Җәмигъ мәчете төзүне сорап авыз суларын корткан  мөселманнар  түрәләр биргән вәгъдәләргә әле дә ышанып бетмиләр. Бу изге эшкә алынырга теләүче шәхесләрнең «булыр» дигәннәре дә сүздән ары китмәде. Эш мәчеткә килеп терәлгәч кенә,  борынгы Казан каласында җир кишәрлеге дә  беткән булып чыкты. Хакимият судан коры чыгу юлы буларак, Изге йортны Казансу өстенә салырга  тәкъдим итә. Моны гамәлгә ашыру максатка ярашлы дип тапсалар, проект нигезендә 14 гектар мәйданда  комнан ярымутрау ясарга  кирәк булачак. Мәчет төзелгәннән соң, аның тирә-ягын тагын 4 гектарда ясалма ком белән әйләндереп алу, яшеллеккә төреп төзекләндерү күздә тотыла.
Җирле хакимият фикеренчә,  мөселманнарның  иң зур мәчете  «Казан» гаилә үзәге янәшәсендә төзелергә тиеш.  Ләкин  моны тормышка ашырганчы бик күп килештерү эшләрен тормышка ашыру зарур. Сулыкларда ясалма утрауларны федераль үзәкнең рөхсәтеннән башка хәл итү мөмкин эш түгел. Аннан уңай җавап алынган очракта, мәчет проекты һәм шул максаттан  халыкара  конкурс үткәрү хакында да уйларга мөмкин булачак.        
 Казан хикимияте бу юнәлештә беренче адымнарын ясый башлады: Казансу буенда ясалма җир кишәрлеге булдыруга бәйле  җәмәгатьчелек тыңлаулары 11 апрельдә узачак, дип хәбәр итә Казан  мэриясе.
 Альберт ЗАҺИРОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ