Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф. Татар теле»н бушлай укыгыз

Укытучылар, «Мәгариф. Татар теле» журналының яңа саны әзер! Ул бушлай. Журналның беренче битләре академик,  филология фәннәре докторы Рүзәл Юсуповның «Телебез бозылмасын» дигән язмасы белән...

Укытучылар, «Мәгариф. Татар теле» журналының яңа саны әзер! Ул бушлай. 
Журналның беренче битләре академик,  филология фәннәре докторы Рүзәл Юсуповның «Телебез бозылмасын» дигән язмасы белән ачыла. Үзенең язмасында галим телебез кулланылышындагы проблемалар хакында әйтелгән фикерләребез дәлилле булсын өчен, бүгенге газета-журналларда, төрле китапларда, радио-телевидение тапшыруларында һәм сөйләмебездә аеруча күп очрый торган тел ялгышларының кайберләренә тукталып,  укучыларга аларның әдәби дөрес вариантларын тәкъдим итә.
«Сүзләрне дөрес мәгънәләрендә куллана белмәү соңгы елларда телебездә киң таралган ялгышларның берсен тәшкил итә. Шуларның кайберләрен мәгълүмат чараларыннан һәм кайбер китаплардан алынган мисалларга анализ ясау рәвешендә күздән кичерик», - дип яза ул.
Ә менә мәктәп укучыларын фикерләргә өйрәтү буенча киңәш, тәкъдимнәр белән татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Нурмиеваның «Укучыларны фикерләргә өйрәтик» язмасында таныша аласыз. «Укучы үзенең идеяләреннән, иҗади фикерләреннән канәгатьләнү хисе алырлык булсын. Андый балаларны вакытында күрә белергә, аларны үстерергә, канат куярга кирәк. Дәрестә бер-ике балага гына түгел, ә теләгән һәр балага сүз бирү мөһим» , - ди укытучы.
Журналның декабрь санында «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррир урынбасары Рәшит Минһаҗның «Туган телдән биздерү, яки себер татарларында татарлык ни хәлдә?» дип аталган язмасы да милләт язмышы кызыксындырган укучыларыбызны битараф калдырмас. Галимә Әлфия Йосыпова «Онытылган сүзләр» язмасында сүзлекләрдә, үзөйрәткечләрдә, сөйләүлекләрдә теркәлеп калса да, бүгенге көндә бик сирәк кулланыла торган, онытылган сүзләребезне искә төшерә.  Язма татар теле
укытучыларына кызыклы булыр, ди автор.
Журналда дәрес эшкәртмәләренә дә шактый зур урын бирелгән. Биредә һәркем үзенә кирәкле, файдалы мәгълүматны табар дип ышанабыз.
https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2021/11/MTT-new_dekabr_2021.pdf

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ