«Мәгариф» журналының декабрь санына күзәтү

     «Мәгариф» журналының декабрь санында Казан мәктәпләре эшчәнлегенә зур урын бирелгән. Басмада педагогларның дәрес эшкәртмәләре урнаштырылган. Шәһәр мәгариф идарәсе  җитәкчесе Ирек Ризванов  белән әлеге өлкәгә һәм татар телләрен саклау мәсьәләләренә  кагылышлы  әңгәмәсе урын алган.

     Биредә шулай ук «Россия ел укытучысы» конкурсында катнашып Татарстан данын яклап чыгыш ясаган Казандагы 122 нче гимназиянең инглиз теле укытучысы, бәйгедә җиңгәннән соң Россия мәгариф министры киңәшчесе вазифасын да үз җилкәсенә алган  Мария Голованова да журнал укучылары алдында кызыклы, уйландыргыч фикерләре белән чыгыш ясый. 

     Һөнәри бәйгеләр темасы «Ел укытучысы – 2021» конкурсының  региональ этабында «Педагог дебюты» номинациясендә җиңү яулаган Казандагы 18 нче   мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеменнән гыйлем бирүче Виталий Лебедев белән үткәрелгән  интервьюда дәвам итә.  

     Татарстан белән Кырым арасындагы мәдәни элемтәләр елдан-ел  ныгый бара. Күптән түгел «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Татар-информ» агентлыгы җитәкчеләре, газета-журнал редакцияләре баш мөхәррирләре чал тарихлы ярымутрауда булып эшлекле очрашуларда катнаштылар, хезмәттәшлек җепләрен тагын да ныгытып кайттылар. Бу сәфәрне оештыручылардан булган «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева  Кырым инженер-педагогия  университеты галимнәре катнашында үткәрелгән «түгәрәк өстәл»дән  язма тәкъдим итә.

    Казандагы 175 нче гимназиядә булган канлы вакыйгадан соң «Кем гаепле?» һәм «Мондый хәлләрне киләчәктә ничек булдырмый калырга?»  дигән күп кенә сораулар һәммәбезне борчый. Элек хокук саклау органнарында эшләгән тикшерүче,  клиник психолог Иван Матрёнин белән уздырылган интервьюда   әлеге  мәңгелек сорауга         җавап табарга була.  

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.