«Мәгариф» журналының июль санына күзәтү

 «Мәгариф» журналының июль саны иң элек Актаныш районы мөгаллимнәренең эш тәҗрибәсенә багышланган булуы һәм дә «Мәгариф» бәйгеләре рубрикасында туплап бирелгән дәресләре белән үзенчәлекле.  Республикабызның ерак төбәкләренең берсендә – Башкортстан белән чиктәш Актанышта балаларга белем-тәрбия бирү башкаларныкыннан кай ягы белән аерылып тора?  Бу хакта «Министрлыкта  өлгермәгәнне – Актанышта»  дигән  баш астында бирелгән район башлыгы Энгель Фәттахов белән уздырылган  интервьюда  бәйнә-бәйнә сөйләнелә.  «Мәгариф һәм фән министры чагында мин мәгариф системасы алга киткән бөтен илләрне йөреп чыктым, дияргә була. Бу нисбәттән бик зур тәҗрибә тупланды, – ди Энгель Нәвап улы.– Мәгариф  министрлыгында   да күп яңа проектлар башлаган идек. Аларның шактые  бүген дә дәвам итә. Актанышка кайтканнан бирле  директорлар корпусы белән  бер команда булып эшлибез. Район дәрәҗәсендә белем бирүнең моделен булдырырга тырышабыз».  

    Төбәктәге һәр үсмер, балалар бакчасыннан алып мәктәпне тәмамлап югары уку йортына кергәнче, һөнәр үзләштергәнчегә кадәр укытучы-тәрбиячеләрнең күз уңында тора. Заман таләпләреннән чыгып балалар бакчасында ук татар теле белән беррәттән рус һәм инглиз телләре өйрәтелә.  Алар аны ни дәрәҗәдә үзләштерә? Монысы икенче   мәсьәлә.  Район башлыгы «бүгенге яшьләрне тормышта кулы эш белерлек итеп әзерләп чыгаруны»  максат итеп куя. «Сәләт –  уку белән генә бәяләнми», – ди ул.  

      Актанышта бөтен эшкә маһир халык яши, балалары да сәләтле.  Хәтта республикада бердәнбер  сәләтле балалар белем ала торган гуманитар-интернат гимназия эшләп килә. «Сәләтле балалар кайда «шытым» бирә? дигән мәкаләдә сүз әлеге белем үзәгенең төрле яктан уңган-булган укучылары һәм аларның остазлары – укытучылары хакында бара.  Быел урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган укучылар да үз фикерләре белән уртаклашалар.  Сәләтлеләр гимназиясе нинди булырга тиеш? Анда укып чыкканнар кем булырга хыяллана?  Монысын әлеге язманы  укыгач белерсез.

        Әлеге төбәктә эшләп килүче Спорт мәктәбендәге шахматчылар турында сөйләгән «Шахмат – уен гына түгел» дигән язма да күпләрне кызыктырыр, бу борынгы уенга алып кереп  китәр. Һич югында ата-аналарга баласын җитәкләп әлеге мәктәпкә  килергә бер сәбәпче булыр. 

      Журналда Һәр сан саен басылып килә торган һөнәри тәҗрибә дәресләре беркемне дә битараф калдырмастыр. Яшь укытучы да, тәҗрибәлесе дә төрле фәннәрдән бирелгән дәресләрне кайта-кайта укыр, үзенә җим табар дигән теләктә калабыз. 

 

   

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.