Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналының март саны

** «Мәгариф» журналының март санында журналның баш мөхәррире, социология фәннәре кандидаты Сөмбел Таишеваның ТР татар фәнни мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең «Мәгариф» Ассоциациясе Президенты, физ...

** «Мәгариф» журналының март санында журналның баш мөхәррире, социология фәннәре кандидаты Сөмбел Таишеваның ТР татар фәнни мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең «Мәгариф» Ассоциациясе Президенты, физика-математика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллин белән гамьле әңгәмәсе саллы гына урын алып тора. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан милли мәгарифнең тарихы, аның бүгенгесе һәм киләчәге; алда торган халык саны алуның Татарстан һәм РФ нең башка субъектлары мәгариф системасына булачак йогынтысы хакында сөйләшү үтә дә мәгълүматлы, җанлы булуы белән игътибарны җәлеп итә. “Кызганычка каршы бүген татар теле интеллекттан аерылган. Бары тик фән татар телендә булганда һәм укыту татар телендә барганда гына безнең халыкның киләчәге бар” ,- дип тәкрарлаучы галимнең милли мәгариф өчен ничек итеп җан атуын да, кайбер бик мөһим документларга укучыларның игътибарын кат-кат юнәлтүен дә – «Сегодня татарский язык отделен то интеллекта» дигән әңгәмәдән укып белерсез.
**Март аенда республика мәктәпләрендә укучыларның Бөтенроссия күләмендә белемнәрен тикшерү (ВПР) узачак. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Трофимовна Федорова белән әңгәмә нәкъ шул хакта. Аның сүзләренә караганда ВПРдан куркырга да, өркергә дә кирәкми. Бу – гомуми белем бирү учреждениеләрендә балаларның белем дәрәҗәсен тикшерү буенча стандарт инструмент. Иң мөһиме аны тикшерүче укытучылар балларны күтәрмәскә тиешләр, чөнки ул вакытта белем дәрәҗәсенең чынбарлыкта ничек икәнен билгеләү катлаулы булачак. Димәк, алга таба әлеге фән буенча үтемле чаралар да күрелми дигән сүз.
Тамара Трофимовна шулай ук быелгы ВПРда нинди үзгәрешләр көтеләчәге турында сөйли һәм ата-аналарның сорауларына да җавап бирә.
**«Мәгариф» журналының бу санында шулай ук география фәне буенча төп дәүләт имтиханы турында тулы мәгълүматны укырга була. Ни өчен әлеге фән бик кирәкле, ТДИ буенча 2019 ел йомгаклары, 2020 елдагы үзгәрешләр турында география буенча ТДИ һәм БДИ бирү комиссиясе җитәкчелеге тәфсилләп аңлата.
**Редакциягә балалар бакчаларында эшләүчеләр еш кына аларга кулланма булырлык материаллар бик аз дип мөрәҗәгать итә. Бу санның 25 бите Казан шәһәре балалар бакчалары хезмәткәрләренең эш тәҗрибәсен яктырта.
**Г.Тукайның әдәби музеена килгән һәркем Тукай рухы – аның язмышы, әдәби мирасы, шәхси әйберләре, вакыт саргайткан фотосурәтләр, вакытлы матбугат белән танышып кына калмый, аерым тарихи вакыйгаларга бәйле рәвештә, шул чорга кайтып, XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башы татар мәдәни мохитен тулысынча күзаллау мөмкинлеген дә ала. Яз айларында Тукай музеена килүчеләр бермәбер арта. «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларыннан музейга килгән журналистлар иң беренче чиратта нәрсә белән кызыксынды дип уйлыйсыз? Дөрес, музейның мәктәпләр белән багланышы белән. Педагоглар, ата-аналар һәм балалар тарафыннан музейдагы рухи мирасыбыз ничек файдаланыла соң? “Мәктәпләрнең тәрбия буенча директор урынбасарлары, татар теле укытучылары, музей мөмкинлекләреннән файдаланып, ана телен, татар әдәбиятын өйрәтү һәм тәрбия буенча билгеле бер система булдыра алырлар иде,- ди бу уңайдан музей мөдире Гүзәл Төхвәтова. - Программа буенча Тукайның «Исемдә калганнар»ын үткәндә, музейга V – VI классларны экскурсиягә алып килсәләр, һәр бала үзеннән-үзе Тукай дөньясына берсүзсез үтеп керәчәк.
Шәһәр мәгариф идарәсе белән берлектә татар теле әдәбиятын укытканда музей материалларын җәлеп итүне күздә тотып оештырылган «Татар теле клубы» ның ана теле педагоглары белән генә чикләнмичә, инглиз теле укытучыларын да җәлеп итү тәҗрибәсе дә бик актуаль. Тукай музеендагы әлеге һәм башка яңалыклар турында “Тукай мәктәпләргә ишек кага”,- дигән язмадан укый аласыз.
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ