Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналының сентябрь санына күзәтү

«Мәгариф» журналының сентябрь саны Татарстан Президенты  Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Яңа уку елы башлану уңаеннан укытучыларны һәм барлык Татарстан халкын котлавы белән ачыла.Мәгариф һәм фән...

«Мәгариф» журналының сентябрь саны Татарстан Президенты  Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Яңа уку елы башлану уңаеннан укытучыларны һәм барлык Татарстан халкын котлавы белән ачыла.
Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы  Һадиуллин хәбәрчегә  биргән әңгәмәсендә исә мәктәп, уку-тәрбия белән бәйле укучыларыбызны кызыксындырган  һәм борчыган бик күп сорауларга җавап бирә.
   «Быел урта мәктәпне  16 мең 500 укучы тәмамлады, 42 укучы имтиханны уңышсыз бирде, шуңа да андыйларныңд аттестат алу вакыты кичектерелде. Аннан алдагы чыгарылышта андыйлар алтау иде, – ди министр. Сәбәбен бердәм дәүләт имтиханының шактый катлаулы һәм  үзенчәлекле шартларда узуында күрә. «Сынауны татар телендә бирүгә өмет бармы?» дигән  сорауга «Бу якын елларда гына  хәл итәрлек мәсьәлә түгел», – дип җавап бирә ул.
   Агымлагы уку елы яңа мәгариф стандартларына күчү белән аерылып торачак. Аның үзенчәлеге шунда: мәктәпләрдә тәрбия мәсьәләсенә зур әһәмият бирәчәкләр. Моннан тыш,  милли телләрне өйрәнүгә булган чикләүләргә караш йомшара төшәр, күпмилләтле халыкларның балалары өчен туган телдә бердәм дәүләт стандартларына туры килгән дәреслекләр басылып чыгар, дигән өмет барлыгына ишарә ясый министр Илсур Һадиуллин. 
  Тәрбия мәсьәләсе патриотик рух белән сугарылган булуын яхшы аңлыйбыз. Узган гасырдагы патриотизм хисләре белән хәзергесе арасында аерма зур дип санаучылар бар. Хәзерге яшьләрнең  нәрсәгә тартылганын ачыклап бетерүе кыен. Элек балалар очучы булам, бөркет кебек илне, халкымны дошманнан саклаячакмын дип үсәләр иде.  Һәм ил тарихында без андый «бөркет»ләрнең шактый булуын күрәбез. Шундлыйларның берсе – кырымтатар халкының каһарман улы Амет-Хан Солтан. Ул немец фашистларына каршы аяусыз көрәшкән курку белмәс очучы. Аның батырлыгы  ике тапкыр Советлар Союзы  герое исеме һәм байтак  сугышчан орденнар белән билгеләп үтелгән. Тыныч вакытта  Амет-Хан  яңа очкычлар сынауда актив катнаша. Юрий Гагарин һәм Алексей Леонов кебек космонавтлар белән  иңгә-иң торып эшли. Бу өлкәдә куйган хезмәтләре дә эзсез югалмый, аңа  «СССРның атказанган очучы-сынаучы» дигән мактаулы исем бирәләр. Дагестан башкаласы Махачкала аэропорты соңгы елларда кырым татары Амет-Хан Солтанның исемен йөртә. Аның тормышы, сугышчан юлы белән каһарманның  туган җире – кояшлы Кырымдагы борынгы Алупка шәһәрендә ачылган музейда танышырга мөмкин.
Мәгариф журналының бу санында «Орлы умирают в небе» дигән каһарман очучының канатлы сүзләре белән аталган мәкалә Амет-Хан Солтанга багышлана. Ул мәктәпләрдә патриотик тәрбия дәресләрендә куллану өчен менә дигән әзер материал. Яшь буынны  каһарманнар  үрнәгендә тәрбияләү  зарур.
       «Мәгариф» журналы даими рәвештә  бәйгеләр уздырып килә. «Авыл укытучысы» конкурсы берничә ел рәттән укучылырның игътибарын  җәлеп итеп килә. Бу санда әлеге бәйгенең  II этабына йомгак  ясалганлыгы хакында бәян ителгән һәм җиңүчеләрнең биология, математика, әдәбият фәннәреннән әзерләгән  берничә дәресе урнаштырылган.
      Журналда бер бәйгенең икенчесе белән үрелеп китүе дә кызык. Басмада  «Яшел бишек» конкурсына килгән дәресләр, дәрестән тыш чаралар бирелә. Аларда мәктәпләрдә балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү проблемалары күтәрелә.
     Моннан  тыш журнал укучылар Балтач төбәгендәге балалар бакчаларында туган телләрне өйрәтүдәге эш тәҗрибәсе, инглиз теле, төгәл һәм табигать фәннәре белән бәйле дәресләр, октябрь аендагы истәлекле көннәр, «Беренче кыңгырау» дигән яңа җыр һәм рекламалар белән  таныша алалар.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ