Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп»нең порталы яңартылды

Яңа 2019 ел безнең редакция һәм укучыларыбыз өчен яңалыктан башланды. Интернет челтәрендә без хәзер сезнең белән яңа заманчалаштырылган форматта очрашабыз. Хәзер порталга кереп мәгариф өлкәсендәге акт...

Яңа 2019 ел безнең редакция һәм укучыларыбыз өчен яңалыктан башланды. Интернет челтәрендә без хәзер сезнең белән яңа заманчалаштырылган форматта очрашабыз. Хәзер порталга кереп мәгариф өлкәсендәге актуаль яңалыклар белән ташынып бару өчен секунд ярымлый күчешне генә көтәргә кирәк.


«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары порталында заманча навигация гамәлгә кертелде. Яңартылган интерфейс сайттагы мәгълүматны рус һәм татар телләрендәгегә аерып күрсәтергә мөмкинлек бирә. Ресурсның дизайны да үзгәртелде. «Яңалыклар», «Язмалар», «Журналларның яңа саннары», «Методик кабинет, «Укытучыга ярдәмгә» һәм «Гаилә рецептлары» дигән бүлекләр укучылар өчен кызыклы булыр дип ышанабыз. Яңартылган сайтта онлайн-сораштыруларда катнашу мөмкинлеге дә барлыкка килде.


«Без сайтны яңарту эшенә керешкәндә «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары порталының элеккеге версиясе функциональ яктан шактый искергән, сайтның ачылуы күп вакыт ала иде. Шул ук вакытта, порталның дизайнын да үзгәртү бурычы куелды, дизайннары уңышлы булган сайтлар безгә үрнәк буларак тәкъдим ителде. Безнең өчен техник бирем булдырылды һәм портал әлеге биремдәге барлык тәкъдимнәрне дә исәпкә алып яңартылды.
Портал хәзер күпкә тизрәк ачыла, анда навигация күпкә уңайлы, материалларны урнаштырырга һәм портал белән идарә итәргә өйрәнү журнал  хезмәткәрләре өчен дә бик җиңел булды, дип саныйм.
Моңа карамастан, әле порталдагы кайбер җитешсезлекләрне якын көннәрдә ачыклап бетерәсебез һәм төзәтәсебез бар. Иң мөһиме - портал аның кулланучылары өчен уңайлы булырга тиеш!
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының аудиториясе артуын теләп калам!», - дип белдерде «Белем.ру» ҖЧҖ җитәкчесе Раил Гатауллин.

Хөрмәтле укучыларыбыз, безнең белән бергә булыгыз: мәгариф һәм тәрбия тармагындагы яңалыклар турында бездән укып белегез, журналистларыбыз материалы астында комментарийлар калдырып, үз фикерегезне белдерегез. Яңалыкларны күрми калмас өчен шулай ук социаль челтәрләрдә «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы битләренә язылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ