Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»тә яңа бүлек редакторы

«Мәгариф» журналына яңа бүлек мөхәррире билгеләнде. 31 нче августтан әлеге вазифада Илһам Фәттахов эшли. Илһам Фәттахов — филология фәннәре кандидаты. Соңгы 18 ел дәверендә Казан федераль университеты...

«Мәгариф» журналына яңа бүлек мөхәррире билгеләнде. 31 нче августтан әлеге вазифада Илһам Фәттахов эшли. 
Илһам Фәттахов — филология фәннәре кандидаты. Соңгы 18 ел дәверендә Казан федераль университетында доцент вазифасында эшләгән. Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә «Әдәбият теориясе нигезләре», «ХХ-ХХI гасырлар төбәк публицистикасы», «Стилистика һәм әдәби редакцияләү», «Татар медиасының теле һәм стиле» кебек дисциплиналар укыткан.
Илһам Фаил улының 80ләп фәнни хезмәте бар.
«Мәгариф» журналын кадерле әнием 37 ел буе яздырып алдырды, Арча районының Г. Камал исемендәге Сикертән мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укытканда әзер дәрес планнарын, осталык дәресләрен, методик әдәбиятны актив кулланып эшләде ул. Мин бу журналның саннарын еллап аерып, төпләп, шкафта туплап бардым. Студент чагында журналны кызыксынып укый башладым. Хәзер язмыш мине укытучылар өчен бик мөһим санала торган шушы басмага китерде, бүлек редакторы булып эшли башладым. Уңышлы, тыныч эшләргә язсын!», - диде ул.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ