Логотип Магариф уку
Цитата:

Максимов калыплары

Бүген Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф бүлеге 41 нче гомуми урта белем мәктәбе базасында “Татар телен заманча технологияләр кулланып өйрәтү” дигән темага татар теле...

Бүген Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф бүлеге 41 нче гомуми урта белем мәктәбе базасында “Татар телен заманча технологияләр кулланып өйрәтү” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен шәһәр семинары оештырды. Катнашучыларны иң элек мәктәп директоры Ольга Владимировна Скробова тәбрикләде. Башка милләттән булган ата-аналарның мәктәптә балаларына татар теле укытуга мөнәсәбәтләренең уңай якка үзгәүе, моңа Максимов калыплары сәбәпче булуы хакында сөйләде.
Мәктәпнең татар теле укытучысы, филология фәннәре кандидаты Николай Валентинович Максимов исә 1 нче сыйныф укучылары белән “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе” буенча “Сөйләм калыбын оештыру алгоритмы: предмет=сүз, сүз+сүз=җөмлә. Монолог-хикәя. Диалог” дигән темага дәрес күрсәтте. Дәрес барышында сүзләрне белү, җөмлә төзүгә генә түгел, ә авазларны дөрес итеп әйтүгә дә зур игътибар бирелде. “Мин биредә дирижер кебек басып кына торам инде”,- диюендә дә дөреслек юк түгел иде аның. Максимовның серле калыплары, аның төрле милләт балаларын берләштергән “оркестры” хәтта озак еллар балалар укыткан укытучыларда да зур кызыксыну уятты.
- Сөйләм калыпларына нигезләнеп тел өйрәтүнең асылы шунда ки, бу баланы телгә табигый өйрәтү. Бу нәрсә дигән сүз? Һәр телдә сорау сүзләр бар. Сөйләм телендә аларның актив кулланыла торганнары нибары 15 кенә. Шул сорау сүзләргә баланы җавап сүзләр һәм җавап җөмләләр табарга өйрәтәм. Сорау сүзнең формасына һәм эчтәлегенә карап, бала формасы һәм эчтәлеге ягыннан туры килгән җавап сүзне табарга өйрәнә. Ягъни бала, грамматик үзенчәлекләрне белмәгән көйгә дә, рәхәтләнеп чит телдә, бу очракта татар телендә аралаша. Технологиянең бөтен хикмәте шушында. Мин укыткан 1-2-3-4 нче сыйныф балалары тема кысаларында татар телендә иркен сөйләшә ала. Сөйләшә алу ул монолог – хикәя төзү, диалогта һәм триологта катнаша алу. Әлеге технология буенча мин 2007 елдан бирле актив шөгыльләнәм һәм моның нәтиҗәсе дә бар,- диде Николай Максимов.
Кыскасы мөгаллим әлегә кулында үз технологиясе нигезендә махсус дәреслеге булмаса да, башка милләт балаларында татар теленә карата кызыксыну уятып та, өйрәтеп тә булуын күрсәтте. Шунысы да мәгълүм булды: аның 1-4 нче сыйныфлар өчен әзерләнгән уку әсбапларынын типографиягә тапшырылуына да байтактан икән. Укытучылардан шул дәреслекләрне бастыруны тизләтеп булмасы дигән тәкъдим дә яңгырады.
Теманы Киров районының 67 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Гыйният кызы Галиәскәрова дәвам итте. Ул 3 нче сыйныфларда калыпларга нигезләнеп сөйләргә һәм сөйләшергә өйрәтү (Б.Рәхмәт “Аш вакыты”) тәҗрибәсенә тукталды һәм эш барышын видео аша күрсәтте.

Идел буе мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге ассистенты Гөлшат Фәйзрахман кызы Зиннәтуллинаның чыгышы педагогик хезмәткәрләрнең профессиональ компетентлылыгын камилләштерүдә белем күтәрү курсларының роле һәм моның укытучыларга нинди өстенлекләр бирүе хакында барды.


Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлек методисты Рәиф Кәримулла улы Зиннәтуллин эзлекле итеп алып барды һәм үзе дә “Гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем стандартларын тормышка ашыру шартларында дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру” мәсьәләләренә тукталды.


Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ