Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп аттестатын нинди үзгәрешләр көтә?

Музыка һәм сынлы сәнгать өчен зачёт? Тышлыкта QR - код? БДИ урынына контроль? 9 нчы сыйныф һәм 11 нче сыйныф мәктәп аттестатын да күп үзгәрешләр көтә.2021 елдан урта гомуми белем бирү турында аттестат...

Музыка һәм сынлы сәнгать өчен зачёт? Тышлыкта QR - код? БДИ урынына контроль? 9 нчы сыйныф һәм 11 нче сыйныф мәктәп аттестатын да күп үзгәрешләр көтә.
2021 елдан урта гомуми белем бирү турында аттестатларны тутыруның, исәпкә алуның, тапшыруның яңа тәртибе гамәлгә кертеләчәк. Сынлы сәнгать, физкультура, музыка белән дус булмаган балалар өчен төп яңалык: хәзер мәктәпләр бу фәннәр буенча, билге урынына «исәпкә алынган» дип куярга хокуклы. Шулай ук «өч», «дүрт», «биш» системасын калдыру яки яңага күчүне мәктәп үзе хәл итә.
Тагы бер яңалык: мәктәп аттестатларында беренче тапкыр QR - код барлыкка киләчәк. Мәгариф министрлыгында сөйләүләренчә, ул ялган документлардан сакларга ярдәм итәчәк. Мондый код титул кәгазенең арткы ягында булачак.
Чыгарылыш сыйныф укучыларының, БДИ түгел, ә дәүләт чыгарылыш имтиханын – ГВЭ язып, 11 нче сыйныф өчен аттестат алу мөмкин булачак. Өстәвенә ике предметтан - рус һәм математикадан.
Таңсылу Габидуллина,

«Российская газета» материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ