Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучылары җәйге ял вакытында эшкә урнаша ала

Җәйге каникулларда үзен кая куярга белмәгән мәктәп укучыларына бер дигән шөгыль – вакытлыча эшкә урнашу. Ләкин һәр нәрсәнең тәртибе бар. Шуңа күрә Халык мәшгульлеге үзәге балигъ булмаганнарны эшкә урн...

Җәйге каникулларда үзен кая куярга белмәгән мәктәп укучыларына бер дигән шөгыль – вакытлыча эшкә урнашу. Ләкин һәр нәрсәнең тәртибе бар. Шуңа күрә Халык мәшгульлеге үзәге балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру кагыйдәләре турында искә төшерә.
Эшкә алу тәртибе
РФ Хезмәт кодексының 63 нче маддәсе нигезендә, 14 яшьтән кечерәк балаларга кинода, театрда эшләргә, ата-аналарның берсе һәм опека органы ризалыгы белән концертларда яки цирк тамашаларында катнашырга рөхсәт ителә. Алар эш бирүче акчасы хисабына мәҗбүри медицина тикшерүен узып, сынау срогын үтмичә генә кабул ителәләр.
Эш вакыты озынлыгы
16 яшькәчә балалар атнага 24 сәгать, 16-18 яшьлекләр – 35 сәгатьтән дә озаграк эшләргә тиеш түгел. 15-16 яшьлекләр көнгә 5 сәгать, ә 16-18 яшьлек балалар 7 сәгать кенә эшли ала.
Эштә чикләүләр
Балигъ булмаган хезмәткәрләрне эш сәфәренә җибәрергә, өстәмә эш сәгате бирергә, төнлә, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә хезмәткә җәлеп итәргә ярамый. Игътибар, бу ММЧ белән бәйле, кинематография оешмаларында, теле- һәм видео төшерү төркемнәрендә, театр, тамаша һәм концерт оешмалары, циркта эшләүче иҗади хезмәткәрләргә, шулай ук балигъ булмаган спортчыларга кагылмый.
Вакансияләрне каян эзләргә?
Теләге булган һәркем Халык мәшгульлеге үзәгенә мөрәҗәгать итеп, үзенә җәйге вакытка эш таба ала. Шулай ук «Работа в России» порталы да ярдәмгә килергә әзер, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ