Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәктәп. Уйлап чыгарылмаган вакыйгалар» Бөтенроссия бәйгесенә гаризалар кабул ителә

«Мәктәп. Уйлап чыгарылмаган вакыйгалар» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм «Мәгариф» компани...


«Мәктәп. Уйлап чыгарылмаган вакыйгалар» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм «Мәгариф» компанияләр төркеме белән берлектә уздырыла.




Конкурста 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр, аларның әти-әниләре һәм укытучылары катнаша ала. Алар РДШ сайтында теркәлергә һәм иҗади эшне тәкъдим итәргә тиеш: хикәя, иллюстрация белән хикәя, аудио, видео, яисә комикс форматында. 
Гариза тапшырыр алдыннан иҗади эшне «ВКонтакте» социаль челтәрендә урнаштырырга кирәк, ул #РДШ, #Просвещение, #МинПросвещения, #ШколаНепридуманныеИстории хештеглары белән куелырга тиеш. Постка сылтаманы конкурста катнашу гаризасына беркетергә кирәк булачак.
Иҗади эшләр 31 августка кадәр РДШ сайтында кабул ителә. 1-30 сентябрьдә аларны экспертлар бәяләячәк. 20 җиңүче сайлап алыначак, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Конкурста җиңүчеләр “Артек” Халыкара балалар үзәгенә юлламалар һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәтеннән призлар алачак. Аларның тарихлары конкурс партнеры тарафыннан бастырылачак китапка керәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ