Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпкә Илһам Шакиров исеме биреләчәк

Яз көне Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, Илһам Шакиров истәлеген мәңгеләштерү турында тәкъдимнәр җыелды. Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай ис. премия лауреты исемен чишмә, урам һәм...

Яз көне Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, Илһам Шакиров истәлеген мәңгеләштерү турында тәкъдимнәр җыелды. Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай ис. премия лауреты исемен чишмә, урам һәм ял паркы йөртәчәге билгеле.
Күренекле татар җырчысы исемен Сарман районында урнашкан сәнгать мәктәбе йөртәчәк. Шулай ук Илһам Шакиров исеме әлеге райондагы бер урамга бирелер дип көтелә.
Илһам Шакиров туган район территориясендә һәйкәл яки сын урнаштырылачак. Чаллы – Сарман машина юлында тиздән стелла барлыкка киләчәк. Җырчының туган авылы  Яңа Бүләктә  аккан чишмә тирәлеге дә каралачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ