Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә - кыңгырау чыңы

Яңа Савин районындагы 103 нче мәктәп каршында, ел да Халыкара Белем көненә багышланган тантаналы линейка алдыннан, сентябрьнең сагышлы каеннарын иркәләп, яшерен моңсулык белән эретелгән дәртле җыр яңг...

Яңа Савин районындагы 103 нче мәктәп каршында, ел да Халыкара Белем көненә багышланган тантаналы линейка алдыннан, сентябрьнең сагышлы каеннарын иркәләп, яшерен моңсулык белән эретелгән дәртле җыр яңгырый:
“Балаларның теле – кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барсына да җавап биргәнсез,
Сез – иң гүзәл кеше икәнсез.”
Укытучыларга багышланган “Сез – иң гүзәл кеше икәнсез” дигән әлеге җырны ничә еллар ишеткәннәре булса да, урамнан үтеп баручылар аны туктамыйча тыңлый алмый. Әйе, бу тирәдә яшәүчеләр аның Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин шигыренә язылган җыр икәнлеген дә, җырның ачык һавада яңа уку елы башлану уңаеннан гына түгел, бәлки 25нче майда соңгы кыңгырау чыңлаган көндә яңгыравын да яхшы беләләр. Чөнки 103нче мәктәп гади генә уку йорты түгел. Биредә узган гасырның Корчагины, бөек шагыйрь Фәнис Яруллин музее урнашкан. Кайчандыр үзем дә әлеге мәктәпкә Белем көнен тамаша кылырга барганда уку йортын табарга шушы җыр ярдәм иткән иде.
Бәйрәм линейкасы исә укучылар көче белән әзерләнгән яңа заман әкияте белән башланып китте. Тантананы алып баручылар сүз алырга өлгермәде, мәйдан уртасына алама гына киемле Шапокляк атылып чыкты. “Беренче сыйныфка килүчеләр тизрәк өйләренә кайтып китсен, - диде сихерче кыз. – Китмәсәгез, мин сезгә укудан биздерә торган сихер укыйм.”
Шапокляк шулай диде дә, алып баручыларның берсенә кулларын бутап, ниндидер ят, аңлашалмаган телдә ниндидер сүзләр мыгырданды. Чынлап та, бәйрәмне алып баручы егет тораташ кебек катып калды. Беренче рәткә баскан нәнүсләр бу сихергә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ярый әле шулчак маҗаралар иленнән Беләмән килеп чыкты һәм үзенең белем көче белән Шапоклякны мәйданнан куып җибәрде, аннары тиз генә алып баручыдан Шапоклякның сихерен кайтарды. Шуннан соң ул мәктәп укучыларын бөтен әкият иле исеменнән Белем көне бәйрәме белән котлады. “Мәктәп ул – могҗизалар иле, - диде Беләмән. – Әмма могҗиза ясау өчен тырышып укырга кирәк. Сезгә бу изге юлды укытучыларыгыз тугры юлдаш булыр.”
Театральләштерелгән тамашадан соң, мәйданга хәрби марш көенә кулларына Россия һәм Татарстан байраклары тоткан яшь армиячеләр чыкты. Шуннан соң сүз мәктәп директоры Ринат Хәбибуллинга бирелде.

-Кадерле балалар! Без, укытучылар, яңа елны елына ике мәртәбә каршылый торган һөнәр ияләре. Аның берсе барыгызга мәгълүм 12 айдан торган яңа ел булса, икенчесе 1нче сентябрьдән башланган яңа уку елы. Анысы бары тик сезнең белән генә тормышка аша ала. Белем дәръясын гизү нәкъ менә яңа уку елыннан башлана да инде. Шул дәръяның капитаннары булачагыгызга шиксез ышанам. Мәктәбебездә 821 бала белем алса, шуларның 126сы быел мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керә. Хәерле юл сезгә!
Аннары сүз сугыш һәм хезмәт ветераннарына бирелде. Хәрби хезмәт ветераннары - беренче класслы хәрби очучы, хәрби низагларда катнашкан һава көчләре ветераны Рәфыйк ага Әпсәламов белән Төнъяк хәрби флотының атом су асты көймәсе капитаны, ветеран –диңгезче Фәһим ага Хәбибуллин укучыларга кыскача үз башларыннан кичкән хәвефле көннәр турында сөйләде, яшь буынны туган илнең патриотлары булып үсәргә чакырды. Чыгышлар укучылар көче белән әзерләнгән музыкаль тамашалар белән аралашып барды. Тантананың икенче өлеше мәктәп бинасы эчендә узды. Ата-аналарны, беренче тапкыр мәктәпкә аяк баскан сабыйларны укытучылар гыйлем йорты, аның алыштыргысыз бизәге – шагыйрь Фәнис Яруллин музее белән таныштырдылар, мәктәп тарихы, уку йортының матур традицияләр турында сөйләделәр. Башлангыч белем бирүче укытучы Алсу Гайнуллина быел беренче сыйныфка татар телле 31 сабый кабул итеп алган.
-Менә шушы нәнүсләрдән туган телебезне саклаучы шәхесләр тәрбияләргә кирәк, - диде Алсу Мәүлет кызы. – Моңа кадәр сынатмадык. Моннан соң да сер бирмәбез. Тырышкан – табар, ташка кадак кагар, - дигән борынгылар.
Дөресен сөйли Алсу ханым. Кеше бу дөньяга янар өчен яратылган. Безгә сынатырга ярамый.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ