Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә өй эшләрен тикшерү автоматлаштырылачак

Цифрлы белем бирү мохитен гамәлгә кертү мәктәп укучыларының өй эшен тикшерүне автоматлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.Мәгариф министры Сергей Кравцов циф...

Цифрлы белем бирү мохитен гамәлгә кертү мәктәп укучыларының өй эшен тикшерүне автоматлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Мәгариф министры Сергей Кравцов цифрлы мохит педагогларга аларның эшендә күбрәк ярдәм итәчәген, белем бирү процессында укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәген билгеләп үтте.
Мәгариф министрлыгы башлыгы сүзләренчә, укытучы эшчәнлеген автомат рәвештә планлаштыру инструментларының облакога күчерелүе, һәр бала, сыйныф, мәктәп буенча хисапларны автомат рәвештә генерацияләү, өй эшен электрон платформада автомат рәвештә тикшерү педагогларны кул эшеннән арындырачак. Министрның цитатасы ТАССта күрсәтелә.
Узган ел ахырында Премьер-министр Михаил Мишустин Россия төбәкләрендә 2022 ел ахырына кадәр цифрлы белем бирү мохитен гамәлгә кертү буенча эксперимент үткәрү турында карарга кул куйган иде.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ