Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планлаштырылмый

Мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планнары юк, барысы да аерым уку йортларындагы вазгыятьтән тора.«Мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планнары юк һәм булмаячак. Барысы да эпидемиологик вазгыятьтән...

Мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планнары юк, барысы да аерым уку йортларындагы вазгыятьтән тора.
«Мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планнары юк һәм булмаячак. Барысы да эпидемиологик вазгыятьтән тора», — дип министр сүзләрен китерә РИА Новости.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт тәкъдим иткән чаралар эшли һәм коронавирус белән күмәк авыру очраклары юк. Шуңа күрә ведомство җитәкчесе аларны озайтуны иң дөрес карар дип атады.
Ведомство төбәк мәгариф идарәсе органнарына эшләми торган көннәр (Россия Президенты октябрь азагыннан ноябрь башында игълан итте) вакытында каникул ясарга тәкъдим итте. Күп кенә мәктәпләрдә эшләми торган көннәр каникул белән туры килде.
Каникулдан соң укучылар мәктәпкә йөреп укый башлады, әмма хакимият кайбер төбәкләрдә COVID-19 таралу вазгыятенә карап, аларны дистанцион укуга күчерә ала, диелә бу хәбәрдә.
"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ