Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш тәрбиячесе – Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе

«Педагогик дебют-2023» дигән Бөтенроссия конкурсы төгәлләнде. Педагоглар һәм остазлар елында узгангамы, быел ул аеруча колачлырак узды. Әлеге һөнәри осталык бәйгесендә Россиянең барлык төбәкләреннән д...

«Педагогик дебют-2023» дигән Бөтенроссия конкурсы төгәлләнде. Педагоглар һәм остазлар елында узгангамы, быел ул аеруча колачлырак узды. Әлеге һөнәри осталык бәйгесендә Россиянең барлык төбәкләреннән диярлек ике меңгә якын тәрбияче катнашты. Конкурс шактый киеренке көндәшлек шартларында узды. Шунлыктан аның финал өлешенә Россиянең 72 төбәгеннән 200 катнашучы гына узды. Алар арасында Татарстан данын яклаган Мамадыш районының Кызыл Тау авылындагы «Салават күпере» балалар бакчасының яшь тәрбиячесе Язилә Равил кызы Вәлиуллина да бар иде. Бәйгенең финал өлеше биш көн дәвамында Мәскәүдә узды. Һәм менә аңа йомгак ясалды, җиңүчеләр игълан ителде.  Анда безнең Язиләбез «Яшь тәрбияче» номинациясендә җиңүче дип табылган. Язилә Равил кызын мәртәбәле җиңүе белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә үз һөнәренә тугы калып, үзенә шундый куанычлы җиңү шатлыкларын күп мәртәбәләр татарга насыйп булсын.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ