Марилар татардан нәрсә белән аерыла?

Хәзерге балалар компьютер белән җиһазланган мәктәпләрдә белем ала. Башлары да тирән белемгә таянып эшли. Фантазияләре яңа технологияләр, катлаулы сызымнар белән тыгыз бәйләнгән. Кукмара районының Пүчинкә Кучук мәктәбендә әнә шундый малайлар барлыгын ишеткәч, билләһи, ихластан сөенеп барып чыктым бу якларга. Алар соңгы елларда яшь уйлап табучыларның республика, төбәк бәйгеләрендә бер-бер артлы зур җиңүләргә ирешәләр икән. Бик тә шул уңышларның серенә төшенәсем килә иде. Кем күргән дә кем үстергән ул «түгәрәк башларның» сәләтләрен? Өлкән кулибиннары, остазлары кем? 

Беренче ачыш

Пүчинкә Кучук авылында марилар яшәвен бирегә килеп җиткәч кенә белдем. Элек Мултан дип аталган бу авылда 1967 елга кадәр марилар үзләре генә көн күрә. Шул елны татарларның алардан 3-4 чакрымда гына урнашкан  Кызыл Октябрь авылы янып, көлгә әйләнә. Хәсрәткә тарыган күршеләрен марилар үз авылларына чакыра. Хәзер 1123 кешеле Пүчинкә Кучукта яшәүчеләрнең биш йөз утыз икесе – мари, биш йөз егермесе – татар, алтмышы – рус милләтеннән. Бүген урта мәктәптә 77 укучы белем ала. Шуларның кырык өче – мари, утыз дүрте – татар балалары. Арада Кнәгор, Иске Кенә, Кенәбаш авылларыннан килеп укучылар да бар. Мәктәп бинасында 11 нәнүстән торган бакча балалары эшләү мәктәпнең киләчәгенә өмет белән карарга форсат бирә. Мине белем йортына килеп керүгә иң  гаҗәпләндергәне һәм сөендергәне балаларның өч телдә – мари, татар һәм урыс телләрендә сөйләшүен ишетү булды. Бу беренче ачышым иде.

Икенче ачыш

 Биредәге яшь кулибинчыларның, нигездә, мари егетләреннән генә торуын белү – икенче ачышым шул. Аның серен мәктәп директоры Алмаз Фәйзрахманов төптән уйландырырлык итеп аңлатты:

– Мари халкы – чын табигать баласы бит ул, – дип сөйләп китте Алмаз Вакыйф улы. – Урманның нәрсә хакында шаулавын да, кырдагы җилнең ни дип сызгыруын да яхшы аңлый ул. Аю-бүредән курыкмый. Борынгы бабалары урманнарда көн күргәч, хәзергеләр дә урманнан башка бер көн дә яши алмый. Куш агачлардан умарта оялары әмәлли, җәпләкәле җепсәләрдән җәнлек эзләренә ау кора, мунча миллеге, дару үләннәре әзерли, гөмбә киптерә. Холкы да табигатьнекенә хас – тыныч. Мари беркайчан тавыш күтәрми, мактанмый, алдашмый. Алга куелган бурычын төп-төгәл үтәп гомер кичерә. Бүтәннәрне дә шулай күрәсе килә аның. Әгәр берәр тапкыр сүзеңдә тормасаң, ул синнән ераграк йөрергә тырыша. Ни өчен яшь кулибинчылар мари балалары укыган мәктәптән калкып чыккан дисезме? Аның җавабы бик гади. Мари халкы – тумыштан кулибинчы. Әйтик, кышын терлеге чирләп китсә, мари хатыны ветеринар эзләп интегәме? Һич юк, аның дәвасын дару үләннәреннән үзе уйлап таба ул. Җәен урып-җыю эшләре чорында бер кыр корабы ватылып калса, мари комбайнчысы да район үзәгенә китеп югалган инженер-механикны эзләп йөрми. Табигать җанын аңлаган кебек, техниканы да җаны-тәне белән аңлый һәм комбайнны шундук үз куллары белән рәтләргә керешә ул. Иренми, кемнеңдер килеп төзәтүен дә көтми, чөнки аның акылы юкны бар итәргә, кулибинчылар теле белән әйткәндә, уйлап табарга яратылган.

Ярый, мари баласына шундый үзенчәлекле сәләт табигатьтән бирелгән, ди. Ә нишләп соң Пүчинкә Кучукның яшь кулибинчылары арасында үзебезнең татар егетләре һәм татар кызлары күренми? Табигать безнекеләрне андый зирәклектән мәхрүм иткәнме әллә? Директор, ул хакта күптән уйланып, билгеле бер нәтиҗә ясаган иде, ахры.

– Зирәклек милләткә карап бирелми бит ул, – диде Алмаз әфәнде, минем шикләнүне кире кагып. – Һәр бала үзенчәлекле уйлау сәләтенә ия. Хикмәт балага вакытында дөрес юнәлеш бирүдә дип уйлыйм. Татар ата-аналары бала тәрбияләүдә бер-берсенә иярә. Ни аяныч, безнең Пүчинкә Кучук мәктәбендә белем алучы укучыларның, аеруча татар укучыларының балачагын компьютер урлый. Ни өчен татар укучылары димме? Бөтен татар ата-аналары, бер-берсеннән күреп, балаларын компьютерлы итте. Хәзер сабыйлар, урамга уйнарга да чыкмыйча, компьютер өстәле янында утыра. Алар табигать матурлыгын күрүдән мәхрүм. Ата-аналар ягыннан аларга «4»ле, «5»легә генә уку, мәктәптән соң, ничек тә булса, югары уку йортына керү бурычы куелган. Шуңа күрә, БДИга әзерләнү сылтавы белән, яшүсмерләр интернеттан чыкмый. Аларның күңелен иләсләндерерлек шаукымлы сәхифәләрнең очы-кырые юк анда. Үземнең 2 нче сыйныфта укучы улымның да битләре алсуланганчы урамда уйнап, таулардан чаңгы яки чана шуып кергәнен күргәнем юк. Бу бит – чир. Без, укытучылар, балаларны интернет золымыннан саклый алмадык. Ә марилар әлеге алдавычка бирелмәде. Замана чире аларның табигать белән элемтәсен өзә алмады. Югыйсә, аларда да йорт саен компьютер. Әмма алар аны дөньядан аерылмыйча, үзләренчә, кирәккә генә файдалана.

Күңелемдә туган сәер уйларның бу кадәренә һич икеләнергә урын калдырмаслык җавап алсам да, директорга аларның өченчесен дә бирми кала алмадым.

– Шулай да яшь кулибинчыларның нәкъ менә сезнең мәктәптә бер төркем булып калкып чыгуын мондый дәлилләр генә аңлата алмый, – дидем мин мәктәп җитәкчесенә, үҗәтлегемне күрсәтеп. Ул исә әңгәмәнең мондый борылыш алуына әзер иде булса кирәк. «Мин сезгә балаларга вакытында дөрес юнәлеш бирү кирәк», – дигән идем ич, – дип, мине мәктәп остаханәсенә алып китте. – Бездә балаларны техник иҗатка рухландыручы остаз бар. Үзе дә бу юнәлештә зур сәләткә ия технология укытучысы Геннадий Иванович Петров ул. Техника белән кызыксынган үсмерләр аның «Яшь техник» түгәрәгенә бик теләп йөриләр.

Остазлар остазы

Директор белән яшь техниклар түгәрәге уза торган остаханәгә үтәбез. Төрле зурлыктагы станоклар белән җиһазланган иркен генә бүлмәдә Геннадий Иванович үзенең кулибинчыларын көтеп утыра иде.

– Балаларны иҗатчылар итеп тәрбияләү өчен, остазның шуңа кулы ятып торуы мөһим. Сез бу станокларның «телен» кайда, ничек өйрәндегез? – дигән тәүге соравым белән үк бу риясыз кешенең телен ачтырдым. Дөресен әйтим, Геннадий Иванович бик кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты.

 – Минем егетләрне иҗатчылар дип атавыгыз өчен рәхмәт, – дип, журналистның салпы ягына салам кыстырып алгач, ул сөйләп китте. – Мондый бәяне беренче тапкыр ишетәм. Югыйсә, йә уйлап табучылар, йә кулибинчылар дип оялтып бетерделәр инде үзләрен. Алар – чын иҗат дөньясында кайнап яшәүче үсмерләр. Шуннан тәм табып кына калмыйлар, тормыш-көнкүрештәге күп мәсьәләләрне үзләренчә хәл итәргә дә өйрәнәләр.

 Геннадий Иванович күрше Иске Кенәдә  туып-үскән мари егете булып чыкты. Йошкар-Ола политехника институтында инженер-механик белгечлеге алганнан соң, Мамадыш якларында энергетик булып эшләгән. Ул үзендә техник иҗат сәләте ачылуны нәкъ менә шул чордагы эшчәнлеге белән бәйли.

– Энергетикның һәр эш сәгате генә түгел, һәр минуты иҗади фикерләүгә бәйле, – дип аңлата укытучы-

остаз моның серен. – Әйтик, ул шул төбәктәге электр һәм җылылык ресурсларын тигезләп бүләргә, дөрес кулланырга, химик энергияне электр яки җылылык энергиясенә күчерә белергә тиеш.

Кышын калын кардан йөрү өчен «Юпитер» мотоциклын машина камераларына бастыруын күргән авыл халкы яшь энергетикның башка могҗизаларына да шаһит булган. Ул яшәгән өйнең ишеген ачу өчен, кыңгырау төймәсенә басу да җитә. Ә аның тәкъдиме белән ян-якларына канатлар ясап куйгач, Вятка суы буйлап агучы салларның тизлеге бермә-бер арта. Кендек каны тамган изге җирне сагынган өчен генә түгел, үзенең шундый иҗади сәләтен якташларына, милләттәшләренә «йоктыру» өчен кайта Геннадий Иванович туган якларына. Инде Пүчинкә Кучук мәктәбендә технология укытучы булып эшли башлавына да ун еллап вакыт үткән.

– Минем максат – балаларда гади булып күренгән һәр әйбергә иҗади караш тәрбияләү, – ди укытучы. – Күргәнегезчә, безнең остаханәдә агач эшкәртү җайланмаларыннан алып компьютер белән идәрә ителә торган лазерлы станокларга кадәр – бар да бар. Металл, агач эшкәртәсең киләме, үзең уйлап тапкан электротехник җиһаз яки прибор җыярга телисеңме –
рәхим ит. Минем укучыларга беренче таләбем – монда аяк баскан баланың кулы нәрсәгә булса да ятарга, ә моның өчен аның күңелендә теләк булырга тиеш.

Ул теләк-омтылышны, билгеле инде, укытучы үзе кабыза. Әйтик, предметка керешеп киткәнче уза торган фән белән танышу сәгатьләрендә яки «Яшь техник» түгәрәгендә эш башлар алдыннан, ул укучыларына менә болайрак сөйли: колхозлар таралгач, бакчаларны эшкәртергә техника табып булмаганын үзегез дә беләсез. Кибетләрдә мотоблоклар сатыла да, әмма алар бик кыйммәт бит. Хуҗалыкта үзең җыйган моточапкыч торса, зыян итмәс иде. Шуларны үз кулларыбыз белән төзеп булмасмы? «Яшь техник» түгәрәгенә менә шул рәвешле сөйләшү барган технология дәресләрендә күзләрендә очкын кабынганнар гына языла. Анда өченче сыйныфтан унынчыга кадәр 15 укучы шөгыльләнә.

– Сезнең түгәрәктә гел мари егетләре генә йөри икән, – дип, тагын үземне бимазалап торган сорауны укытучының үз алдына «кабыргасы» белән куймыйча булдыра алмыйм. – Милләттәшләрегез Сезгә күбрәк тартыла, ахры?

– Мин укучыларны милләтләргә аермыйм. Түгәрәктә татарлардан да берничә бала бар. Тик монда психология дигән нәрсә үз йогынтысын ясый, – ди Геннадий Иванович, елмаеп. – Мин инде аңа үзем дә аптырыйм. Татар балалары, мәктәпне тәмамлауга, күбрәк Казанга барып, шундагы хокук, идарә һәм икътисад белән бәйле вузларга укырга керә. Ә марилар Йошкар-Олага китә. Күптән түгел анда Идел буе дәүләт технология университеты ачылды. Архитектура, төзелеш технологиясе, электроника һәм радиотехника, машина төзелеше – бөтен факультетлар гамәли икътисад юнәлешендә. Безнекеләрнең табигате шундый –
һөнәри.

Президент та шаккатты

Шул мизгелдә остаханәгә уйлап табучылары үзләре килеп керде. Гап-гади авыл малайлары. «Казан ярминкәсе»ндә аларның иҗат җимешләрен күреп,
Президент Рөстәм Миннеханов та тел шартлаткандыр дип уйламассың да. Алай да аз гына аралашуга сизеп аласың: болар, район, республика, төбәк бәйгеләрендә йөреп, тәмам шомарып беткән «калачлар» икән инде.

Лев Изуланов шатланып сөйли:

– Күптәннән ындырда әтинең ватык мотоциклы ята иде. Гена абыйдан өйрәнеп, шуннан трицикл ясадым. Әти дә булышты инде бераз. Шуның белән кыш буе кирәк-ярак ташыдык.

Алмаз Вакыйфовичның әйтүенә караганда, Леваның кулы агач эшләренә дә оста. Ул Геннадий Ивановичның улы Константин Петров алып барган агачка уеп бизәк төшерү түгәрәгендә алган күнекмәләреннән файдаланып, Кукмара районының  зур гербын ясаган.

Ә менә Кирилл Тарасов оялчанрак булып чыкты. Аны Геннадий Ивановичның үзенә мактарга туры килде. «Кириллга Киров өлкәсенең Нократ аланында электр үткәргечләрен монтажлауга багышланган төбәк бәйгесендә тиңнәр табылмады».

Илья Васильев исә дусларыннан да уздырганга охшап тора. Ул Кукмарадагы авыл хуҗалыгы бәйрәменә җыелган кунаклар алдында, кабинадан идарә итеп, экскаватор чүмече белән урындыктагы шырпы кабын тартмасына «төртеп» төшергән. Моны күзәткән кунаклар «аһ» иткән, билгеле: үсмер генә бит әле, ә башы ничек эшли! Узган ел районның «Галактика» балалар иҗаты үзәге уздырган «Яшь кулибинчылар» бәйгесендә парашют белән төшә торган двигательле ракета моделен әзерләгән өчен беренче урынны алучы да шул Илья булган. Башында йорт-җир өчен кирәкле техника эшләү уе тугач та, югалып калмаган бу үсмер. Әтисе белән иске трактор кисәкләреннән экскаватор җыеп чыкканнар. Хәзер Илья пенопласттан пульт белән идарә ителә торган кораб эшләргә җыенып йөри.

Денис Александров та дусларыннан калышмый. Ул кыру станогында төсле металлдан күз явын алырлык шахмат фигуралары ясаган. Ә Денисның үз фикеренчә, аларның иң зур уңышы – машина рамнарыннан «Багги» спорт автомобилен кору. Көпчәкләр, электр җиһазлары, двигательне төрле җирдән юнәткәннәр. Буяп та җибәргәч, ул  күз явын алырлык булган. Менә шул «Багги» белән Президент күзенә юлыкканнар инде алар.

– Мәктәп гаражында без җыйган җир эшкәртү мотоблокларын, чапкычларны, картинг автомобильләрен, трициклларны күрсәгез, үзегезне берәр эшкуарның автопаркында итеп тояр идегез, – дип тәмамлады безнең остаханәдәге әңгәмәне Илья.

Кердек без гаражга. Әйе, Геннадий Иванович, чыннан да, хаклы иде – Пүчинкә Кучуктагы 10-15 яшьлек кулибинчыларның иҗат җимешләре нәни генә могҗизага тиң.

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.