Логотип Магариф уку
Цитата:

Март аенда истәлекле көннәр

1 – Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы  көрәш көне.Бөтендөнья гражданлык оборонасы көне.Татарлардан беренче педагогика фәннәре докторы Василий Гороховның тууына 130 ел (1891–1960).Тата...

1 – Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы  көрәш көне.
Бөтендөнья гражданлык оборонасы көне.
Татарлардан беренче педагогика фәннәре докторы Василий Гороховның тууына 130 ел (1891–1960).
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил Шәйхетдиновның тууына 80 ел (1941–2016).
Язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурислам Хәсәновка 80 яшь.
2 – Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Михаил Горбачёвка 90 яшь
3 – Бөтендөнья язучыларының тынычлык көне.
Бөтендөнья кыргый табигать көне.
4 – Язучы, җәмәгать эшлеклесе Афзал Шамовның тууына 120 ел (1901–1990).
5 – Рус язучысы Николай Богдановның тууына 115 ел (1906–1989).
Шагыйрь, журналист Рөстәм Акъегетнең тууына 70 ел (1951–2020).
6 – Халыкара теш табибы  көне.
7 – Җырчы, педагог, Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановка 80 яшь.
8 – Халыкара хатын-кызлар көне.
Мәгърифәтче,  педагог, журналист, нашир, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе  җәдитчелек тарафдары  Исмәгыйль Гаспралының тууына 170 ел (1851–1914).
Кинорежиссёр, сценарист, Россиянең халык артисты Александр Роуның тууына 115 ел (1906–1973).
Филология фәннәре докторы Фәнүзә Нуриевага 65 яшь.
10 – Архивлар көне.
Композитор, Россиянең халык артисты Александр Зацепинга 95 яшь.
Татарстанның халык язучысы, атказанган сәнгать эшлеклесе,  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевка 80 яшь.
12 – Балалар язучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Бакировның тууына 125 ел (1896–1982).
14 – Хадыкара «Пи» саны көне.
График, рәссам,  педагог  Владимир Фаворскийның тууына 135 ел (1886–1964).
Язучы, публицист, мөхәррир Ислам Беляевнең тууына 95 ел (1926–1986).
15 – Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне.
Тәрҗемәче Наилә Вәлитовага 75 яшь.
16 – Шагыйрь Касыйм Вахитның тууына 105 ел (1916–1942).
18 – Париж Коммунасы көне.
Шагыйрә, педагог, Татарстанның халык язучысы,  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатовага 85 яшь.
19 – Нәкышче, педагог Нәкый Бикташевның тууына 95 ел (1926–1984).
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Камил Гайнуллинга 75 яшь.
20 – Халыкара астрология көне.
Халыкара бәхет көне.
21 – Нәүрүз бәйрәме.
Бөтендөнья шигърият көне.
Бөтендөнья  Җир көне.
Халыкара курчак театры көне.
Азәрбайҗан шагыйре, драматург, академик Самед Вургунның тууына 105 ел (1916–1956).
Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, радио дикторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллинга 80 яшь.
22 – Бөтендөнья су көне.
Музыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зәйнәп Хәйруллинаның тууына 105 ел (1916–2010)
23 –Бөтендөнья метеорология көне.
Рус язучысы, драматург Алексей Писемскийның тууына 200 ел (1821–1881).
24 – Бөтендөнья туберкулёзга каршы көрәш көне.
Физик, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Сергей Вавиловның тууына 130 ел (1891–1951).
25 – Мәдәният хезмәткәрләре көне.
Рәссам, сәнгать белгече, реставратор, СССРның халык рәссамы Игорь Грабарьның тууына 150 ел (1871–1960).
Рус язучысы Алексей Мусатовның тууына 110 ел (1911–1976).
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Гөлсем Камскаяның тууына 120 ел (1901–1975).
Шагыйрь, публицист, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Әхмәт Рәшитнең тууына 85 ел (1936–2020).
26 – Язучы, шагыйрь Хәйретдин Мөҗәйнең тууына 120 ел (1901–1944).
Атаклы хоккейчы Данис Зариповка 40 яшь.
27 – Халыкара театр көне.
Немец язучысы, җәмәгать эшлеклесе Генрих Манның тууына 150 ел (1871–1950).
Рус язучысы Аркадий Аверченконың тууына 140 ел ( 1881–1925).
Шагыйрә, прозаик, журналист Сәйдә Зыялыга 80 яшь.
28 – Россиянең дәүләт академия Зур театрына нигез салынуга 245 ел (1776).
29 – Кинорежиссёр, cценарист, җәмәгать эшлеклесе Станислав Говорухинның тууына 85 ел (1936–2018).
30 – Җирне саклау көне.
Татарстанның халык шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташка 80 яшь.
Методист, мәгариф отличнигы Кафия Закировага 70 яшь.
31 – Методист Мирза Гозәеровның тууына 130 ел (1891–1961).
Мәгълуматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ