Мәскәүдә Бөтенроссия космик диктанты узачак

11 апрельдә Мәскәүдә Бөтенроссия космик диктанты узачак.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә,  «Космонавтика һәм авиация» үзәге төп мәйданчыгы ВДНХда булачак. Диктант космик белемнәрнең төрле өлкәләренә кагылган 30 сораудан тора. Сорауларның катлаулылыгы 12 яшьтән өлкәнрәк катнашучыларга каралган.  Һәр сорауга җавап бирү өчен 1 минут бирелә. Диктант нәтиҗәләре буенча 100 җиңүчене сайлап алачаклар.  Җиңүчеләр «Роскосмос» дәүләт корпорациясеннән кыйммәтле призлар алачак.

Диктант Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә башлана.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *