Логотип Магариф уку
Цитата:

Масштаб Ләйсән ФАЗЛЫЕВА

4 урок  МасштабЛәйсән ФАЗЛЫЕВА,(6 нчы сыйныфта математика дәресе)Дәрес тибы: яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту.Максат:– масштаб турында төшенчә белән таныштыру, масштабны укый белү, бирелгән м...

4 урок  Масштаб
Ләйсән ФАЗЛЫЕВА,
(6 нчы сыйныфта математика дәресе)
Дәрес тибы: яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту.
Максат:
масштаб турында төшенчә белән таныштыру, масштабны укый белү, бирелгән масштаб буенча пропорция төзеп, мәсьәләләр чишә алуларына ирешү;
– практик бурычларны хәл иткәндә, «масштаб» төшенчәсен куллану сәләтен формалаштыру;
– интеллектуаль сәләтне, математик сөйләмне, логик фикерләүне үстерү; җаваплылык, кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау: Россиянең физик картасы, Татарстан Республикасы, Актаныш районы карталары, компьютер, проектор, экран, бирем карточкалары, бәяләү битләре.
Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше


Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Без бүген сезнең белән сәяхәткә кузгалабыз. Сәяхәт өчен иң беренче нәрсә кирәк булачак? (Географик карта.) Сәяхәт итү җиңелме? (Юк. Авырлыклар һәм сынаулар да очрый.)
– Сез авырлыкларны һәм сынауларны җиңәргә әзерме? Әйдәгез, сәяхәтебезне башлап җибәрик.

  1. Белем-күнекмәләрне актуальләштерү


Укытучы. Сәяхәткә кузгалыр алдыннан белемнәребезне тикшереп карыйк әле.

  1. Чагыштырма нәрсә ул? (Ике санның өлеше.)

  2. Чагыштырмалар төзүнең шарты булып нәрсә тора? (Әгәр дә зурлыклар икесе дә бер үк үлчәү берәмлекләрендә булса, чагыштырма төзеп була.)

  3. Пропорция нәрсә ул? (Ике чагыштырма тизлеге.)

  4. Бер зурлыкны икенчесе аша күрсәтегез:


1 м = ... см          1 км = ... см          527 м = ... см         14 км = ... см
120 000 см  = ... м          8 000 000 см = ... км

  1. Ике зурлыкның чагыштырмасын төзегез:


а) 1см ны 57 см га
ә) 1 см ны 12 м га
б) 1 см ны 12 км га

  1. Пропорциянең билгесез буынын табыгыз:


18 : х = 6 : 2
(х = 6)
III. Яңа белемнәр үзләштерү
Укытучы. Сәяхәтебезне карта белән дәвам итик әле. Сезнең алда Ватаныбыз булган Россия картасы. Ватаныбызның башкаласы нинди шәһәр? (Мәскәү.) Безнең республиканыкы? (Казан.) Әйдәгез, картадан бу ике шәһәр арасындагы ераклыкны линейка белән үлчәп табыйк. Ничә см булды. (6 см) Бу чынлыкта да шулаймы? (Юк.) Җир өслегенең участокларын кәгазьдә кечерәйтеп сурәтлиләр. Күпмегә кечерәйтелгәнен нәрсә күрсәтә? (Масштаб.)
– Укучылар, география фәненнән масштаб темасы үтелгәч, без аны кабат нигә үтәбез соң? Әйтегез әле, «Масштаб» темасы нинди бүлектә өйрәнелә?
– Әйе, бик дөрес, «Чагыштырмалар һәм пропорцияләр» бүлегендә. Хәзер уйлагыз әле, масштаб белән чагыштырмалар арасында нинди бәйләнеш бар?  Без, әйтеп киттек инде, кәгазьгә төшергәндә, урынның сурәте кечерәйтелгән була. Күпме кечерәйтелгәнне нәрсә күрсәтә? (Масштаб.) Димәк, картадагы кисемтә озынлыгының урындагы кисемтә озынлыгына чагыштырмасын картаның масштабы дип атыйлар.
Безнең бүгенге дәресебезнең темасы – «Масштаб». Дәфтәрләрне ачып, теманы язып куйыйк.
– Масштаб картага төшерелгән һәр сызыкның урындагы реаль үлчәменә карата ничә тапкыр кечерәйтелгәнен күрсәтә.
Россия картасында масштаб күпме дип алынган? (1 : 12 000 000) Бу нәрсә дигән сүз? (Картадагы 1 см ераклык урындагы 12 000 000 см га тигез дигән сүз.) Әйдәгез, алдагы мәсьәләгә кире кайтыйк. Мәскәү белән Казан арасы 6 см булды. Картадагы ераклык һәм тиңдәшле урындагы ераклык – туры пропорциональ зурлыклар. Шулай булгач, мәсьәләләрне пропорция төзеп чишәргә мөмкин.
Мәсьәләнең кыскача язылышын бергәләп языйк.
 


















 ОзынлыкМасштаб
Картада61
Урындах12 000 000

 
6 : х =1 : 12 000 000
Х = 6*12 000 000
Х = 72 000 000 см  = 720 км
– Әйтегез әле, бу чынлыкта да шулаймы? Әйе, әгәр дә без турыга барабыз икән, бу шулай. Машиналар турыга бара аламы? (Юк.) Трасса буйлап барганда, Мәскәү белән Казан арасы – 825 км.
– Укучылар, масштаб белән чагыштырмалар арасында нинди бәйлелек бар? (Масштаб ул – чагыштырма. Мәсьәләләрне масштаб табуга пропорция ярдәмендә чишәргә мөмкин.)
– Укучылар, күз алдына китерегез әле, әгәр дә кешелек масштаб дигән төшенчәне белмәсә һәм кулланмаса нәрсә булыр иде? (Укучылар фикере.)
Ял минуты
Укытучы. Әйдәгез, бераз ял итеп алыйк. Укучылар, басабыз. Мин сезгә расламалар күрсәтәм, әгәр дә дөрес булса, кулларыгызны алга сузарсыз, дөрес булмаса, өскә күтәрерсез.
а) 2 : 3 =5 : 10  ә) 5 :10 = 8 : 4       б) 2 : 3 =10 :15   в) 3 : 5 =10 : 12
г) 16 : 6 = 8 : 3  д) 5 : 7 = 10 : 12   е) 1 : 2 =10 : 20  ж) 7 : 8 =10 : 12

  1. I Белемнәрне ныгыту


       Мәсьәлә. Йөк машинасына Чаллы шәһәреннән Актанышка төзү материаллары китерергә кирәк. Товарны китергән өчен, аңа 1 километрга 30 сумнан акча түләргә тиешләр. Төзелеш материаллары китергән өчен, аңа күпме акча түләрләр?
Укытучы. Бу мәсьәләне чишү өчен нәрсәләр эшлибез? (Татарстан картасында Чаллы белән Актаныш арасын линейка белән үлчибез. Масштабны карыйбыз. Тигезләмә төзибез һәм тигезләмәне чишәбез.)
 


















 ОзынлыкМасштаб
Картада5,51
Урындах2 600 000

 
5,5 : х = 1 : 2 600 000
х = 5,5*2 600 000
х  = 14 300 000 см = 143 км
143*30 = 4290
Җавап: 4290 сум.
Укытучы. Укучылар, сез башка мәктәпләрдәге яшьтәшләрегез белән аралашасызмы? Ничек аралашасыз? (Интернет, телефон, почта аша.) Икенче мәсьәләне тыңлагыз.
Укытучы. Сәйдәшнең әбисе Чишмә авылында яши. Ул әбисен туган көне белән котларга уйлый, тик әбисенең туган көне  килеп җиткәч кенә исенә төшерә. Кызганыч, әбисе Интернет кулланмый, телефоны ватылган. Нишләргә? Сәйдәш «күгәрчен» почтасын кулланырга уйлый. Ул тапкан күгәрчен почтасының тизлеге 20 км/сәг. Сәйдәшнең әбисе 18:00 гә хәтле котлау алсын өчен, күгәрчен почтасына котлауны сәгать ничәдә биреп җибәрергә кирәк?
– Безнең күгәрчен ничек очачак? (Турыга.)
– Тизлеге билгеле, вакытны табарга кирәк. Вакытны табу өчен нәрсә кирәк? (Үткән юл.)
– Үткән юлны ничек таба алабыз? (Актаныш районы картасыннан Иске Кормаш белән Чишмә авыллары арасын үлчибез.)
– Хәзер үзегез кыскача язылышны язып карагыз әле.
 


















 ОзынлыкМасштаб
Картада6,51
Урындах400 000

 
6,5 : х = 1 : 400 000
х = 6,5*400 000
х = 2 600 000 см = 26 км
t = s : v  = 26 : 20 =1,3 cәг =1,3*60 = 78 мин = 1 сәг 18 мин
17,60 – 1,18 = 16.32
Укытучы. Картадагы масштаб белән генә таныштык. Масштабны практикада күп өлкәдә кулланып була. Мәсәлән, машина, самолёт детальләре зур, димәк, аларны кечерәйтеп ясыйлар. Атом һәм сәгать механизмы детальләре бик кечкенә, димәк, аларны зурайтып ясыйлар. Шулай ук йортлар төзегәндә дә масштаб кулланыла.

  1. Мини-проект төзү (карточка)


I вариант                                                    II вариант







Сезгә бирелгән фатирдагы идәннәрне ремонтлау өчен күпме акча кирәк булачагын  исәпләргә кирәк.
а) кухняның  иңен һәм буен үлчәгез;
ә) аларны масштаб белән реаль үлчәмнәргә күчерегез;
б) бүлмә мәйданын табыгыз;
в) идәнне нинди материал белән эшлисез, үзегез сайлап аласыз:
линолеум – 1 кв. м 400 сум;
кафель – 1 кв. м 200 сум;
ковролин –1 кв. м 300 сум;
паркет – 1 кв. м 500 сум;
г) кухня идәнен ремонтлау өчен күпме чыгым китә, шуны исәпләп табыгыз.
Сезгә бирелгән фатирдагы идәннәрне ремонтлау өчен күпме акча кирәк булачагын исәпләргә кирәк.
а) залның иңен һәм буен үлчәгез;
ә) аларны масштаб белән реаль үлчәмнәргә күчерегез;
б) бүлмә мәйданын табыгыз;
в) идәнне нинди материал белән эшлисез, үзегез сайлап аласыз:
линолеум – 1 кв. м 400 сум;
кафель – 1 кв. м 200 сум;
ковролин – 1 кв. м 300 сум;
паркет – 1 кв. м 500 сум;
г) кухня идәнен ремонтлау өчен күпме чыгым китә, шуны исәпләп табыгыз.


  1. Рефлексия


Укытучы. Менә безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы?
– Нинди сынаулар аша үттегез? Бүгенге эшегез белән канәгатьме?
– Ни өчен картаның масштабын белергә кирәк?
– Масштабның практик кулланылышы ничек?
– Үзегезнең уңышларыгызны бәяләгез. Бәяләү битләрендә балларыгызны санап чыгып, билге куегыз.
– Бүгенге алган белемнәрне кайда кулланырга мөмкин?
VII. Өй эше
Мини-проектны дәвам иттереп, калган бүлмәләрдә дә идәнне алыштырып  чыгасыз.
 
 
I вариант
Сез коридорны исәплисез.
II вариант
Сез йокы бүлмәсен исәплисез.
 
Иҗади бирем. Масштаб темасына кроссворд төзеп алып килергә.
Үз-үзеңне бәяләү





















































Биремнәр Балл
1Сорауларга җавап бирү (1әр балл) 
2Бер зурлыкны икенчесе аркылы күрсәтү (1әр балл) 
3Зурлыкларның чагыштырмасын төзү (1әр балл) 
4Пропорциянең билгесез буынын табу (1 балл) 
5Мәскәү белән Казан арасындагы ераклыкны табу (2 балл) 
6Чаллыдан Актанышка төзелеш материаллары китерү       (2 балл) 
7Чишмә авылына котлау открыткасы җибәрү (3 балл) 
8Проект яклау (5 балл) 
 Гомуми балл 

 
15 – 20 балл – «5» ле, 12 – 14 балл – «4» ле, 8 – 11 балл – «3» ле

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ