Логотип Магариф уку
Цитата:

Матрос, ювелир, фотограф икмәксез калмый

2022 – 2028 елларда нинди һөнәрләр актуальлеген югалтмаячак? Татарстан Министрлар Кабинеты бу елларда ихтыяҗ зур булган һөнәрләр исемлеген раслады. Тиешле күрсәтмәне Татарстан премьер-министры Алексей...

2022 – 2028 елларда нинди һөнәрләр актуальлеген югалтмаячак?
Татарстан Министрлар Кабинеты бу елларда ихтыяҗ зур булган һөнәрләр исемлеген раслады. Тиешле күрсәтмәне Татарстан премьер-министры Алексей Песошин инде имзалады. Иң популяр һөнәрләр исемлегенә автомеханик, эшкәртүче, матрос, чигүче, кием кисүче, буяучы, терлекче, элемтә операторы, официант, пешекче-кондитер, янгын сүндерүче, парикмахер, умартачы, слесарь, токарь, фотограф, ювелир кергән. Урта белем бирү белгечлекләре дә актуаль исемлектә. Алар –  архитектура, агрономия, актёрлык сәнгате, дизайн, рәсем сәнгате, полиграфия җитештерүе, скульптура, флористика, электр белән тәэмин итү.
Расланган һөнәрләрнең төбәк икътисады үсешендә әһәмияте зур. Бу исемлеккә барлыгы 154 һөнәр кертелгән.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ