Логотип Магариф уку
Цитата:

Медведев хәзерге югары белем системасыннан баш тартмаска чакырды

Россиядә заманча өч баскычлы югары белем системасы төрле тәҗрибәне һәм заманча дөнья куйган таләпләрне туплаган төрле традицияләрне берләштерә, һәм Россия өчен файдалы булган әйбердән баш тартуның мәг...


Россиядә заманча өч баскычлы югары белем системасы төрле тәҗрибәне һәм заманча дөнья куйган таләпләрне туплаган төрле традицияләрне берләштерә, һәм Россия өчен файдалы булган әйбердән баш тартуның мәгънәсе юк, дип белдерде РФ Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев. Бу хакта РИА Новости яза.




Гамәлдәге өч баскычлы система көнбатыш һәм көнчыгыш тәҗрибәсен берләштерә, шул ук вакытта берни дә тикшерелмичә күчерелмәгән, дип белдергән Медведев РФ Президенты каршындагы Фән һәм мәгариф советы президиумы утырышында.
«Гомумән алганда, тагын бер тапкыр әйтәм, бу система эшли, совет, хәтта революциягә кадәрге югары мәктәпнең хәзерге дөнья тәлапләренә туры килгән традицияләрен, цифрлы чынбарлык һәм идарә итүнең иң яңа карарларын берләштерә. Шуңа күрә безнең файдага эшләгән бар нәрсәдән баш тартуның мәгънәсе юк. Сәяси конъюнктура файдасына ниндидер ритуал ишарәләр ясарга кирәкми, өстәвенә, безнең «дусларыбыз» моңа гел этәреп тора», –  диде Медведев.
Май аенда РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков илнең мәгариф процессының Болонья системасыннан чыгуы турында белдерде. Болонья системасында мәгариф системасы ике баскычлы: бакалавр һәм аспирантура. Россия системасы, әлеге ике дәрәҗәдән тыш, белгечләрне биш-алты ел әзерләүне күздә тота. Россия бу процесска 2003 елның 19 сентябрендә кушылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ