Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф һәм фән министлыгы көзге һәм кышкы каникуллар кыскартылмавын әйтте

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан мәктәп укучыларына көзге һәм кышкы каникулларны кыскартулары турында социаль челтәрләрдә таралган мәгълүматны кире кага. Каникуллар дәвамлы...

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан мәктәп укучыларына көзге һәм кышкы каникулларны кыскартулары турында социаль челтәрләрдә таралган мәгълүматны кире кага. 


Каникуллар дәвамлылыгы турындагы барлык нормативлар Россия Федерациясенең закон актлары белән катгый регламентлана һәм төгәл үтәлә, дип белдерәләр министрлыкта.


Рәсми сайтта урнаштырылган мәгълүмат буенча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каникуллар вакыты буенча рекомендацияләрне  лагерьлар базасында укучыларның ялын оештырганда мөмкинлекләрне һәм бердәм алымнарны билгеләү, шулай ук каникул чорында олимпиадаларга һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек системасын үстерү максатыннан  бирелгән.


Уку елы дәвамында каникулларның гомуми озынлыгы 30 календарь көннән дә ким түгел, сроклары һәр  мәктәп тарафыннан билгеләнә һәм анда кабул ителгән уку процессына бәйле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ