Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгълүмат таратуны тыймакчылар

РФ Мәгариф министрлыгы балигъ булмаганнар арасында мәгълүмат таратуны чикләүче канунга үзгәрешләр кертергә җыена. Әлеге үзгәрешләр өстәмә тыюлардан гыйбарәт булачак. Документта балаларга башка кешеләр...

РФ Мәгариф министрлыгы балигъ булмаганнар арасында мәгълүмат таратуны чикләүче канунга үзгәрешләр кертергә җыена. Әлеге үзгәрешләр өстәмә тыюлардан гыйбарәт булачак. Документта балаларга башка кешеләрнең сәламәтлегенә һәм гомеренә зыян китерүгә этәргеч бирә торган мәгълүматны тыю турында сүз бара.
Хәзерге вакытта әлеге канун нигезендә үз-үзен үтерү һәм үз сәламәтлегенә зыян салырга өндәүче мәгълүматны балалар арасында тарату тыелган. Законга өстәмәләр кертү зарурияты бүгенге җәмгыятьтә яңадан-яңа куркынычлар туып торуы белән аңлатыла. Аерым алганда, канун проекты Керчь вакыйгалары сәбәпле барлыкка килде дип уйларга нигез бар. Политехник көллият студенты Владислав Росляков уку йортында берничә шартлау оештыра, аннан студент һәм укучыларны автоматтан атып үтерә, соңыннан үз-үзенә кул сала. 20 кеше һәлак булды.
Моңа охшаш вакыйга Колорадо штатындагы «Колумбайн» мәктәбендә була. Ике үсмер автоматлар белән коралланып, 13 кешене атып үтерә. Коточкыч хәл 1999 елда булып, инде күпчелек кеше бу вакыйга турыда хәтерләми дә. Көн саен күпме яңалык, күпме мәгълүмат... Онытмаучылар да бар. Алай гына да түгел, әлеге җинаятьчеләрне кумир дәрәҗәсенә күтәрүчеләр... Коточкыч, әмма хәтер яңартучы кешеләр – балалар. Керчь политехник көллиятендә булган фаҗигадан соң, кабат «колумбайнер»лар хәрәкәтен искә төшерде җәмгыять. Ни өчен җинаятьчеләрне яшьтәшләре арасында аңлаучылар һәм аклаучылар табыла? Ничек мөмкин бу? Нигә бала яхшылыкны кабул итми, ә үтерүчеләрне көчле һәм бөек кешегә саный?
Фаҗигага китергән адымга баручыларның якыннары тасвирлаган портретына күз салсак, аларның кемгәдер үпкәсе бар. Сөйгән кызына, аны гел кимсеткән иптәшләренә яисә укытучысына... Һәр чор өчен дә нормаль күренеш дип бәяләп буламы әлеге балаларның халәтен? Әйтик, көндәшлеккә корылган, лидерлар үстерүне максат иткән заманча белем һәм тәрбия бирү системасында балалар психологиясе ни дәрәҗәдә исәпкә алына? Лидерлар арасындагы ярышта артта калган укучыга нишләргә? Аның урыны кайда? Кыргый базар мөнәсәтләре дигәнне икътисадтан белем бирү йортларына күчереп, ныгымаган балалар психологиясен һаман ярышка, һаман беренче булырга өндәгәндә, йомшаграк укучылар гел күләгә артында, иң куркынычы – билгесезлектә кала бит. Укыйсың икән – кеше буласың, укымасаң – әнә урам себерерсең... Хәтта тәрбияле кеше авызыннан да яңгырый бүген мондый сүзләр. Хезмәт кешесенә төкереп карау үрнәге нормага әйләнде. Ә бит кешедән калышасы килми. Барысына үч итеп алга чыгасы, таныласы килә. Бөтен системабыз, бөтен максат-омтылышларыбыз шуңа корылган бит бүген. Ике-өч яшьтән балаларны кайда гына йөртмибез, кеше ярышыннан төшеп калудан куркабыз. Ярыштан төшеп калсаң – тормыштан төшеп калуга тиң бу... «Колумбайнер» ише агымнар әнә шундый вакытта «киңәшче»гә әверелеп, үч итү, танылу, лидерлыкка чыгуның үз алымнарын өйрәтә күрмәсен дә бит...
Җинаять тикле җинаятькә барган үсмерне аңлау өчен, психолог булу да аздыр, мөгаен. Аллам сакласын, диюдән уза алмыйбыз. Алай да якыннарыбызның тормышына, балаларыбызның кичерешләренә игътибарлырак булырга кирәклеген тоемлыйбыз...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ