Логотип Магариф уку
Цитата:

Меңьеллык мәгърифәт юлы әйдәманнары

Россия Президенты В.В.Путин Указы нигезендә 2023 ел Россия Федерациясендә Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов районыбызга эшлекле сәф...

Россия Президенты В.В.Путин Указы нигезендә 2023 ел Россия Федерациясендә Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов районыбызга эшлекле сәфәре вакытында безнең белән укытучылар династиясе вәкилләре буларак очрашкан иде. Бу вакытта әле, минем үзебезнең династия вәкилләре турында мәгълүматларны җыя гына башлаган вакытым булу сәбәпле, педагогик эш стажыбыз 503 ел дигән идек. Династиябезнең мәгърифәт эшенә куйган хезмәте турында кыскача гына ТР  Рәисен таныштырдым.
Аның мине бик игътибар белән тыңлавы, хезмәтебез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтүе алга таба да бу эшне дәвам иттерергә этәргеч бирде. Үзебезнең өйдә генә дә хәзерге вакытта йөз елга якын педагогик эшчәнлек стажы җыелуы бу өлкәдә хезмәт куйган башка туганнарыбызны да җентекләбрәк барларга, бер калыпка салырга һәм, мөмкинлек булса, авыл тарихына багышлап әзерләнә торган китабыма бер бүлек итеп кертергә дигән уйга китерде. Династиягә әти-әниемнең бертуган һәм икенче буын туганнары да, үземнең өченче буын туганнарым да кертелде. Гадәттә, ниндидер өлкәдә эшләүче кеше үзенә хәләл җефетне дә шушы өлкәдән сайлап, бергәләп шунда хезмәт куйганга күрә, аларны да бирегә кертү хаклыкка артык хилафлык китермәс дип уйлыйм.
Бу эзләнү эшләрем барышында үзем өчен дә бик күп яңалыклар ачтым, озак еллар эшләп лаеклы ялда булган, хәзерге вакытта бакыйлыкка күчкән туганнарымны барладым, аларның язмышы белән яшәдем дисәм дә, арттыру булмас. Кызыклы фактлар да, сокландыргыч хезмәт юллары да, мактауга лаек эшчәнлек үрнәкләре дә күп булды биредә...
Беренчедән, безнең мәгариф һәм мәгърифәт өлкәсендә хезмәт куйган туганнарыбызның саны да 42 гә җитте, аларның педагогик стажлары да мең елдан артык булып чыкты. Стажларны дөрес итеп, дәлилләп исәпләр өчен һәрберсенең дә хезмәт кенәгәсенең скан вариантларын җыям, бүгенге көндә исән булмаганнарының балаларына, оныкларына мөрәҗәгать итәм. Туплап бетереп киләм, дисәм дә хата булмас.
Икенчедән, белем бирүнең мәктәпкәчә буыныннан башлап, гомуми урта белем, махсус урта белем, югары белем бирү – һәрбер баскычта безнең нәселнең хезмәте кергән. Хәтта әниемнең икенче буын туганы Фәесхан Мөхәмәтхан улы Мөхәммәтҗанов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә совет чорында эшләсә, бүгенге көндә өченче буын туганым Ринат Фәйзрахман улы Мамин Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгендә фән белән шөгыльләнә.
Өченчедән, мәктәп программасына кертелгән барлык фәннәр буенча да безнең династиябез вәкилләре хезмәт куйган һәм куя икән. Физика, математика, химия, биология, география, физик тәрбия, хезмәт, хәрби әзерлек, рус, татар теле, чит телләр – кыскасы, һәрберсе буенча “үз укытучыларыбыз” бар.
Дүртенчедән, шушы 42 кеше арасында ике кеше фәннәр докторы, 8 кеше фәннәр кандидаты исемен йөртә. Алар арасында әниемнең икенче буын туганы, медицина фәннәре докторы в Камил Әюп улыГалие; физика-математика фәннәре докторы Ринат Фәйзрахман улы Мамин; өченче буын туганым, медицина фәннәре кандидаты Айрат Камил улы Галиев; әниемнең икенче буын туганы, медицина фәннәре кандидаты Рәхилә Вәгыйз кызы Төхвәтуллина; киленебез, медицина фәннәре кандидаты Әдилә Рөстәм кызы Газизуллина; хәләл җефетемнең абыйсы, тарих фәннәре кандидаты Фидаил Гыймран улы Миңнеханов; физика-математика фәннәре кандидаты Фәесхан Мөхәмәтхан улы Мөхәммәтҗанов; өченче буын туганым, филология фәннәре кандидаты Ләлә Шамил кызы Дәүләтбаева; киявебез,  педагогика фәннәре кандидаты Дамир Каһир улы Галиуллин һәм бу юлларның авторы да бар.
Бишенчедән, династиябез вәкилләре укытучылык эшен җитәкчелек эше белән дә бәйләп алып бара алганнар. Алар арасыннан 6 кеше мәктәп директорлары булып та эшләгән, хәләл җефетемнең абыйсы Рәмис Гыймран улы Миңнеханов Алексеевск районы мәгариф бүлегендә хезмәт куйган, өченче буын туганым Әлфия Гилемхан кызы Сафонова 7 ел Яңа Чишмә районының мәгариф бүлеген җитәкләгән, Ләлә Шамил кызы Дәүләтбаева 9 ел буе Татар дәүләт-гуманитар педагогика университетының чит телләр факультеты деканы булып танылу алган.
Алтынчыдан, дәүләт бүләкләренә лаек булган туганнарымны барлаганда, беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы елларында яу кырларында батырлык күрсәткәннәрен аерым атап китү кирәктер. Сугышка кадәр Яңа Арыш җидееллык мәктәбендә хезмәт дәресләре укыткан, династиябезнең башында торучы Габдрахман бабам Мөхәммәтҗанов 1944 елның 7 мартында II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бүләкләү кәгазеннән өзек: “Ефрейтор Мөхәммәтҗанов 1944 елның 19 гыйнварында Прилеповка авылы янында алгы сызыкта оборона тоткан вакытта дошманның 6 солдат һәм офицерын юк итә. Шул ук елның 4 февралендә дошман минасының 13 ярчыгы белән авыр яралана, әмма аны әсир итеп алырга теләгән дошманга каршы атуын дәвам иттерә. Атака кире кагылгач, госпитальгә озатыла. Авыр яралардан 1944 елның 10 февралендә 412 нче медсанбатта үлә. Бу батырлыгы өчен үлгәннән соң II дәрәҗә Ватан сугышы орденына тәкъдим ителә. Белоруссиянең Могилев өлкәсе, Чаусс районы, Осиновка авыл советы җирлегендәге Лутище авылында туганнар каберлегенә җирләнгән”. Мәктәбебездә физик тәрбия һәм хезмәт дәресләре укыткан әтием Хатыйп Дәүләтша улы Нәбиуллинның бүләкләү кәгазеннән өзек: “1944 елның 25 июлендә Ластишки авылы янында полкның подразделениеләре һөҗүмгә күчте, биналарның берсенә кереп урнашкан немец автоматчылары бик каты каршылык күрсәтте. Турыдан-туры һөҗүм итү мәгънәсез иде. Иптәш Нәбиуллин үз отделениесе белән, сазлык аша немецларны флангтан әйләнеп узып, искәрмәстән һөҗүм ясады. Гитлерчылар, төп һөҗүм флангтан дип уйлап, бөтен утны аның отделениесенә юнәлттеләр. Шуннан файдаланып безнең подразделениеләр дошман оборонасына маңгайдан бәреп керделәр. Кыюлыгы өчен иптәш Нәбиуллин Хөкүмәт бүләге – III дәрәҗә Дан орденына лаек. 1119 нчы укчы полк командиры гвардия майоры Кудинов. 1944 ел 18 август”. Сугыштан соң мәктәптә хәрби әзерлек дәресләре укыткан, бабамның сеңлесенең хәләл җефете Фәләхетдин Таҗетдиновның бүләкләү кәгазеннән өзек: “Иптәш Таҗетдинов немец илбасарларына каршы сугышта кыюлык, батырлык үрнәге һәм үзенең взводы белән идарә итә белүен күрсәтте. 1945 елның 27 апрелендә 71,3 биеклеге өчен сугыш вакытында взводның алга баруына немецларның пулемёт ноктасы комачаулык итте. Иптәш Таҗетдинов, яшерен рәвештә  флангтан әйләнеп узып, ут ноктасын гранаталар ыргытып юк итте һәм башка взводларга да алга таба хәрәкәт итү мөмкинлеге тудырды. 1945 елның 28 апрелендә Хаммер авылы янында дошман көчле контрһөҗүм оештырды, иптәш Таҗетдинов взводы үзенең оборона участогын батырларча саклады һәм дошманның барлык көнтрһөҗүмнәрен кире кайтарды. Немецларның 9 солдаты юк ителде, 11 е әсирлеккә алынды. Взвод куелган барлык бурычны уңышлы үтәде. Иптәш Таҗетдинов хөкүмәт бүләге – II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек. 926 нчы укчы полк командиры вазифаларын башкаручы: майор Федорович. 14 май 1945 ел”. Билгеле, тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе буларак башка төрле дәүләт бүләкләренә лаек булганнарыбыз да күп әле безнең. Район мәгариф бүлеге, муниципаль район Башлыгы, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының күпсанлы Мактау грамоталарын санап тормаска булдым. Биредә “Хезмәттәге батырлык өчен” медаленә, Россия Федерациясенең атказанган югары белем хезмәткәре исеменә дә, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү Почетлы хезмәткәре исеменә дә лаек булучылар бар. 3 кеше “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исемен йөртә. Әлбәттә, болары бездә горурлык хисләре уята инде.
Бу язмамда минем ниндидер тәкәбберләнү, үзеңне кешедән өстен итеп хис итү кебек максатлар куелмады. Мин бары тик гомерләрен мәгариф эшенә багышлаган, кайчандыр, бәлки, игътибар да җитеп бетмәгән туганнарыбызны барларга, бу эшемне укучыбыз хөкеменә тапшырырга дип алындым. Әлбәттә, эшләребез балаларыбыз, оныкларыбыз өчен үрнәк булып, алар да моны дәвам итсә, бик рәхмәтле булыр идек.
Дамир НӘБИУЛЛИН, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе директоры, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ