Логотип Магариф уку
Цитата:

Милләт гаме Казанга җыя

Бөтендөнья Татар конгрессы (БТК) 23–24 сентябрь көннәрендә башкалабыз Казанда Милләт Җыены уздыра. Җыенга илебезнең 67 төбәгеннән, 11 чит илдән биш йөздән артык делегат катнашуы көтелә. Шул уңайдан Та...

Бөтендөнья Татар конгрессы (БТК) 23–24 сентябрь көннәрендә башкалабыз Казанда Милләт Җыены уздыра. Җыенга илебезнең 67 төбәгеннән, 11 чит илдән биш йөздән артык делегат катнашуы көтелә. Шул уңайдан Татар конгрессы бинасында матбугат җыелышы булды.
– Җыенга килергә, катнашырга теләүчеләр күп. Шуңа күрә әүвәл меңләп милләттәшебезне чакырмакчы идек. Әмма пандемия сәбәпле, катнашучыларны ярты меңнән арттырмаска булдык. Илле кеше читтән килер дип торабыз. Шул ук вакытта бик килергә теләп тә килә алмаучы, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә Zoom аша катнашу мөмкинлеге булачак, – дип ачып җибәрде җыелышны БТК башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Беренче көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә БТК Милли Шурасы утырышы уздырылачак. Утырыштан соң Камал театрында делегатларга татарча КВН, “Татар кызы”, “Җәлил укулары”, “Татарча диктант” чаралары турында интерактив тамаша, Илдар Ягъфәровның “Исәнмесез?” нәфис фильмы тәкъдим ителәчәк.
Икенче көнне Камал театрында Милләт Җыены уздырыла. Анда милләтебез алдында торган җитди мәсьәләләр, телебезне һәм мәдәниятебезне саклау юллары, аерым алганда, 15 октябрь – 15 ноябрь көннәрендә уздырылачак җанисәп алуда бердәм һәм актив катнашу, милләтебезне бүлгәләү омтылышларына юл куймау зарурлыгы хакында фикер алышыначак.
Киләсе елда илебездә Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы зурлап билгеләнеп үтеләчәк. 2022 ел Бөтендөнья Татар конгрессы оешуга 30 ел тулу белән дә аерым әһәмияткә ия (бу уңайдан БТК корылтае уздырылачак). Бу көннәрдә оештырылучы Милләт Җыенын шушы мөһим вакыйгаларга әзерлекнең башлануы дип тә карарга кирәк.
Рәшит Минһаҗ
VKFacebookTwitterWhatsApp

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ