Милләтләр һәм милләтара мөнәсәбәтләр

Татар телендәге иң яхшы дәрес: җәмгыять белеме

Милләтләр һәм милләтара мөнәсәбәтләр

(8 нче сыйныфта җәмгыять белеме дәресе)

Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең I квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Максат: «этнос», «халык», «милләт» төшенчәләрен искә төшерү, милләтара мөнәсәбәтләрнең асылы белән таныштыру; этник низагларны булдырмау чараларын аңлату. Укучыларда башка милләт вәкилләренә хөрмәт, сабыр мөнәсәбәт формалаштыру, шул ук вакытта милли тәрбия бирү. Милләтара мөнәсәбәтләрнең конституцион нигезләрен күрсәтү.

Дәрес ахырында укучылар

– милләтара мөнәсәбәтләрнең асылын;

– милли күпчелек һәм азчылык үзенчәлекләрен;

– этноүзәкләшүнең башка халыклар белән нинди мөнәсәбәткә китерүен;

– этник конфликтларның сәбәпләрен;

– кешенең милли үзенчәлекләрен хөрмәт итүне;

милләтара мөнәсәбәтләр, этноүзәкләштерү («этноцентризм»), милли сабырсызлык, толерантлык кебек терминнарга билгеләмәләрне;

– милли сәясәтнең конституцион нигезләрен белергә тиешләр.

Җиһазлау: дәреслек (Боголюбов Л.Н., Лазебникова А.Ю. Җәмгыять белеме. 8 нче сыйныф. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2018), Россия Федерациясе Конституциясе, тема буенча эшләнгән презентация.

Дәрес барышы

  1. Оештыру. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Укытучы. Исәнмесез! Хәерле көн! Дәресне башлыйбыз. Аны борынгы легенданы укып башлыйк әле, укучылар. (Алдагы дәрестә ике укучыга текстны сәнгатьле укырга өйрәнеп килергә дигән бирем бирелгән иде.) Игътибар белән тыңлагыз!  

Укучы (укый). Шулай бервакыт Дөя белән Ат очрашкан, ди. Дөя Атка карап-карап торган да болай ди:

– Бигрәк килбәтсез инде син, Ат! Сыртың шоп-шома, ялап куйган кебек, сокланыр җирең дә юк.

Ат та җавапсыз калмаган, пошкырып куйган да:

– Син үзеңне күр. Гарип төсле ике бөкрең сыртыңны ямьсезләп тора, – дигән.

Озак бәхәсләшкәннәр болар, ызгышуга кадәр барып җиткәннәр. Ахыры начар бетәсен уйлап, аксакал янына юл тотканнар. Кечкенә генә өйдә яшәп ятучы аксакал боларны игътибар белән тыңлап торган да:

 – Бахбай дустым, син ике атна буе сусыз һәм ризыксыз юл үтә аласыңмы? – дип сорап куйган.

– Юк, – дигән Ат.

– Ә менә Дөя үтә ала. Аның өркәчләрендәге май моңа мөмкинлек бирә. Күр әле син аның матурлыгын: башын ничек горур йөртә, өркәчләре күккә карап тора!

Шуннан соң аксакал Дөягә мөрәҗәгать  итә:

– Дустым Дөя, син үзеңнең өркәчләрең белән Ат кебек җитез чаба аласыңмы?

– Юк, – дигән Дөя.

– Карале, – дигән аксакал, – шушы төз гәүдәсе белән җилдәй җитез оча белә бит бу Ат!

Ат белән Дөя аксакал алдында үз бәхәсләреннән үзләре оялып куйганнар һәм дуслашканнар, ди.

Укытучы. Сез ничек уйлыйсыз, укучылар, Бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр икән? (Халыклар дуслыгы, милләтара мөнәсәбәтләр, милләтара дуслык, халыкара мөнәсәбәтләр, кешеләр арасындагы дуслык кебек җаваплар алына.)

  1. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Афәрин, бик дөрес фикер йөртәсез. Без бүген, чынлап та, милләтара мөнәсәбәтләр турында сөйләшербез. Тик дәресебезнең темасын ачыкласак та, Инна Кленицкая иҗат иткән легенданы укып бетерергә кирәк дип уйлыйм мин.

Укучы (укый). Шулай бервакыт ак тәнле белән кара тәнле кеше очрашкан. Агы әйткән:

– Бигрәк сөйкемсез инде син, негр. Тәнеңә кара корым сылаганнар диярсең!

Кара тәнле дә җавапсыз калмаган:

– Үзеңне бел! Ак кәгазьгә төреп чыкканнармыни үзеңне, – дигән.

Озак бәхәсләшкәннәр болар. Ызгыша башлаганчы дип, аксакал янына юл тотканнар. Ул  сөйләгәннәрен тыңлап-тыңлап торган да, ак тәнле кешегә карап:

– И күр әле, бу кара иптәшең бигрәк матур,  караңгы төн кебек үзе, ә күзләре йолдыз кебек ялтырый, – дигән.

Аннан аксакал, кара тәнлегә карап:

– И күр әле, бу ак туганыңның матурлыгын, ап-ак кар кебек ялтырап тора, ә чәчләре төсен кояш нурларыннан алган диярсең!

Ак тәнле белән кара тәнле үз бәхәсләреннән үзләре оялып, дуслашып киткәннәр, ди…

Аксакал үзе дә: «Ярый әле, төрле без, бертөрле булсак, яшәве болай ук кызык булмас иде!» – дип калган, ди, артларыннан.

III. Проблема кую

Укытучы. Нинди матур легенда! Чынлап та, төрле-төрле булуыбыз, төрле милләттән, төрле диндә булуыбыз белән бәхетле икән без. Ә хәзер дәреснең төп өлешенә күчик. Сезнең алда – Россия Федерациясе Конституциясе. Әйтегез әле, кайсы маддәдә Россиянең күпмилләтле халык булуы турында язылган? (Укучылар, Конституция текстын ачып, аның 3 нче маддә булуын әйтә.)

Укытучы. Хәзерге заманда Җир йөзендә 5 мең төрле милләт вәкиле бар дип санала. Алар 200 дән артык дәүләттә яши. Бер-берсе белән төрле социаль мөнәсәбәтләргә кереп тора. Милләтара мөнәсәбәтләр ике төрле була ала. Схемага карыйбыз:

Милләтара мөнәсәбәтләр
бер дәүләт эчендә дәүләтләр арасында

 

Алдагы слайдны аңлар өчен, өй эшен тикшереп алырга кирәк булыр. Нәрсә ул этнос, халык, милләт?

1 нче укучы. Кабиләләр, халыклар, милләтләр этносларга керә. Этносны кан кардәшлек, бер үзаң, бер семьялыктагы тел, бер тарихи язмыш, буыннар арасындагы күчемлелек берләштерә.

Борынгы җәмгыятьтә кешеләр кабиләләргә берләшкән була. Дәүләтләр барлыкка килгәннән соң (колбиләүчелек һәм феодаль дәүләтләр чорында), халыклар оеша; кабиләләрнең үзара катнашуы һәм алар арасындагы элемтәләрнең ныгуы аркасында, әлеге халык өчен уртак тел, территориаль һәм мәдәни берлек барлыкка килә. Халыклар арасындагы икътисади элемтәләрнең үсеше, теге яки бу дәүләт чикләрендә үзара якынаюы аларның милләткә әйләнүенә китерә.

2 нче укучы. Бер милләт вәкилләрен икътисади һәм мәдәни элемтәләр, алар үзләре Ватан дип таныган билгеле бер дәүләт территориясендә яшәү берләштерә. Күпмилләтле илдә халыклар арасында дуслык, хезмәттәшлек урнаштыруга ирешү – бөек казаныш. Аны тырышып сакларга кирәк.

  1. Яңа белемнәрне ачу

Укытучы. Милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә без әле тукталырбыз. Хәзер этносларның үзара йогынтысы мәсьәләсенә тукталыйк.

Этник миксация (төрле этник төркемнәрнең катнашуы, кушылуы нәтиҗәсендә яңа этнос формалашу)   Ассимиляция (бер этносның икенче этносны «йотуы»)   Аккультурация (бер халык икенчесенең яшәү нормаларын үзләштерә, ләкин үзенең этник үзаңын саклый)
Латин Америкасы этнослары: испаннар + португаллар + индеецлар һ.б.   гомумбразилия мәдәниятендә немецлар   Россиядә яшәүче татарлар рус телен дә, татар телен дә белә, мәдәниятләрен дә

 

Укытучы. Россиядә яшәүче татарлар рус телен дә, татар телен дә, ике халыкның мәдәниятен дә тигез дәрәҗәдә белә. Ә шушыны аккультурациягә мисал итеп китердек. Сез ничек уйлыйсыз, югарыда күрсәтелгән телләрне без тигез дәрәҗәдә беләбезме икән?

Укучы. Без, татар мәктәбендә белем алучылар, тигез дәрәҗәдә беләбез дип әйтә алабыз. Тик шәһәрләрдә яшәүче туганнарыбыз татарча бераз аңласалар да  сөйләшмиләр. Аларның татарча сөйләшмәвенең сәбәбе  –гаиләләрендә русча аралашу, дип уйлыйм.

Укучы. Глобализация шартларында милләтләрнең юкка чыгуын котылгысыз күренеш дип уйлыйм. Интернетта утырып, күпчелек халык русча аралаша. Шуңа күрә татар сүзләрен русча сүзләр кысрыклый, рус теленең үзенә дә куркыныч яный, чөнки ул да бүген инглиз сүзләре белән чуарланган.  

Укучы. Әйе, татарлар рус телен белә, анысы. Тик, кызганычка, русларның татарча өйрәнергә бик үк теләкләре юк. Без,  арабызда бер рус булса да, русча сөйләргә күнеккән. Минем рус кызлары арасында татарча аңлаучыларны да күргәнем бар. Әмма алар татарча сүз әйтергә никтер кыенсына.

  1. Яңа белемнәрне куллану

Укытучы. Быел бу мәсьәлә бигрәк тә актуаль яңгырый. Ни өчен дип уйлыйсыз?

Укучылар. Чөнки республикабызда 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Укытучы. Дөрес. Тик бер ел кысаларында гына туган телебезне югары дәрәҗәгә күтәрү, аның аралашу даирәсен киңәйтү мөмкин эш дип саныйсызмы?

Укучы. Әлбәттә, мөмкин түгел. Ләкин кешедә милли үзаң формалаштыруда аның файдасы булмый калмас дип уйлыйм. Телевизорда туган телнең бөеклеге, аның кирәклеге турында бик күп видеороликлар, тапшырулар күрсәтелә.

Укучы. Гап-гади татар авылында үсеп, татар мәктәбен тәмамлап та зур уңышларга ирешкән кешеләр, галимнәр бар.

Укучы. Татар телен камил белсәң, төрки телле халыкларның телен тәрҗемәчесез аңлап була. Төркиядән дә шулай дип кайтты туганнарыбыз.

Укытучы. Фикерләр төрле. Шуңа күрә мин сезгә өйдә эшләп килергә иҗади бирем тәкъдим итәчәкмен. Ә хәзер төп тема буенча сөйләшүне дәвам иттерик. Экранга карагыз. Милләтчелек турында ике фикер бирелгән:

1 нче фикер. Милләтчелек – прогрессив күренеш. Ул милләтне берләштерә, милләт өчен горурлык хисе, ватанпәрвәрлек, тугрылык формалаштыра.

2 нче фикер. Милләтчелек башка халыкларга карата нәфрәт, дошманлык  тәрбияли. Ул каршылыклар һәм сугыш китереп чыгарырга мөмкин.

 

Сез кайсы фикер яклы? Берничә җөмлә белән фикерегезне язып бирүегезне сорыйм. Партадашыгыз белән бергә язарга мөмкин, фикерләрегез туры килмәсә, аерым- аерым языгыз.

Укучылар язмаларындагы фикерләр:

– Милләтчелекне прогрессив күренеш дип уйлыйм. Әгәр дә без милләтче булмасак, бүген телебез, гореф-гадәтләребез юкка чыгар иде.

– Без милләтебез белән горурланабыз. Аның күренекле кешеләре, батырлары белән горурланганда: «Ул бит – татар кешесе!» – дибез. Бу начармыни?

– Сугыш вакытында милләтләр берләшмәсә, без җиңелгән булыр идек. Кеше үз милләте белән горурланырга, ләкин башкаларны хөрмәт итәргә, авырлык килгәндә берләшергә тиеш.

– Милләтчелек башка халыкларга нәфрәт тәрбияли. Мәсәлән, узган гасырның 90 нчы елларында безнең республикада, күрше авылда гына чиркәүләр яндырылган.

– Милләтчелек – ул «нацизм» түгел, ул башка халыкларга куркыныч нәрсә булырга тиеш түгел.

– Милләтчелек  ул – үз халкың белән горурлану, ә радикаль милләтчелек куркыныч.  

Укытучы. Мин сезгә сыйныфташларыгызның кайбер фикерләрен укып чыктым. Сез аларның кайсылары белән килешәсез, кайсылары белән юк? Сез язганнардан чыгып, нинди нәтиҗә ясап булыр иде?

  1. Алынган белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү

Укучылар. Башка милләтләрне хөрмәт итмәү конфликт чыгарырга мөмкин. Һәрбер милләтнең үз теле, дине, мәдәнияте бар. Кешегә шуны аңлатырга кирәк: һәр кешенең үз милләте кадерле. Шуңа да башка милләт кешеләрен хөрмәт итәргә, алар белән дус, тату яшәргә кирәк.

Укытучы. Сезнең фикер белән тулысынча килешәм. Бу урында «толерантлык» төшенчәсен искә төшереп китик.

Толерантлык түзү, сабыр итү дигәнне аңлата. Нәрсәгә түзү? Кешенең дөньяга карашы, дине, идеологиясе, кыйммәтләре, йолалары үзгә булырга мөмкин. Шуларга сабыр мөнәсәбәттә булу толерантлык дип атала. Ә этноүзәкләштерү – киресенчә, халык әйтмешли, үзеңнеке үзәктә булу дигән сүз. Синең мәдәниятең генә дөрес, синең туган телең генә өстен, динең башкаларныкыннан яхшырак.

Тарихка күз салсак, кабиләләр, халыклар, милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр елъязмасы бик катлаулы, алар арасында драматик вакыйгалар да, канлы бәрелешләр дә еш булып торган. Кызганычка, хәзерге вакытта да милли низаглар чыгып кына тора. Этник конфликтлар ни сәбәпле чыга? Дәреслекнең 126 – 127 нче битләрендә конфликтларның сәбәпләре күрсәтелгән. Шушы язмадан чыгып, конфликт сәбәпләрен күрсәткән схема яисә таблица төзегез. Схема, таблицаларыгызны презентациядәге слайд белән чагыштырыгыз:

 

Конфликт

бәхәсле территория, җир
азчылык халыкның хокуклары кысылу
башка дәүләт территориясендә халыкны мәҗбүри тоту
шәхес иреген кысу

 

Укытучы. Язганнарыгызны бозмый торып, икенче таблица белән дә чагыштырыгыз:

 

Конфликт

Сәбәпләре Характеристикасы
территориаль Дәүләт яисә административ чикләрнең халык таралган урыннар белән туры килмәве.
социаль-икътисади Яшәү шартларының тигез булмавы.
тел-мәдәни Этник азчылык теленең, мәдәниятенең тиешле дәрәҗәдә кулланылмавы.
этнодемографик Бергә яшәүче халыклар белән чагыштырганда үсешнең түбән булуы.
экологик Тирә-як табигатенең пычрануы аркасында табигый ресурсларның кимүе, сыйфаты начараю.
тарихи Халыкларның үткәндәге мөнәсәбәтләре. (сугышлар һ.б).
конфессиональ Халыкларның төрле диндә булуы, төрле дин вәкилләре арасында аерма булу.

 

Укытучы. Кайсы таблицадагы конфликт төрләре тирәнрәк күрсәтелгән? Алда язылган фикерләрегезне кайсы таблица белән тәңгәлләштерү җиңелрәк? Ни өчен? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.).

Укытучы. Россия Федерациясенең милли сәясәте аның Конституциясенә нигезләп алып барыла. Сез ничек уйлыйсыз, аларда нинди мәсьәләләр чагылыш таба?

Укучылар (фикерләрен кул күтәреп әйтеп бара).

Барлык халыклар да тигез.

Һәр кеше үзенең милләте белән курыкмыйча горурлана ала.

Халыкларны кысу тыела.

Һәр халык үз гореф-гадәтләре буенча яши ала.

Һәр кеше үз динен тотарга хокуклы.

Халык үз телендә сөйләшергә хокуклы.

Конфликтларны үз вакытында чишәргә кирәк.

Конфликтларны булдырмау өчен тырышырга кирәк һ.б.  

Укытучы. Яхшы. Фикерләрегезне чагыштыру өчен, түбәндәге таблицага күз салыйк.

 

Россия Федерациясе милли сәясәтенең конституцион нигезләре
Расасы, милләте, тел үзенчәлекләренә карамастан, барлык кешеләрнең ирек һәм хокуклары тигезлеге. Дәүләт куркынычсызлыгына яный торган, социаль, раса, милли, дини низаглар, дошманлык уты кабыза торган гамәлләр тыела.
Россия Федерациясенең тарихи бөтенлеген саклау. Россия Федерациясенең бар субъектлары да федераль хакимият органнары белән мөнәсәбәттә тигез хокуклы.
Һәр граждан нинди  милләттән булуын үзе хәл итә.  Гражданинны милләтенә карап хокукларын чикләү тыела.
Каршылыклар һәм конфликтлар үз вакытында һәм тыныч юл белән хәл ителергә тиеш. Россия Федерациясендә яшәүче  халыкларның милли мәдәниятләрен һәм телләрен  үстерүгә каршылыклар булырга тиеш түгел.
Гражданнарның хокуклары чит илдә булганда да, анда яшәгәндә дә сакланырга һәм якланырга тиеш. Илебездә яшәүче аз халыкларның хокуклары гарантияләнә.

 

VII. Рефлексия

Укытучы. Укучылар,  без бүген дәрестә нәрсәләр белдек? Дәрескә йомгак ясарга вакыт җитте. Нинди фикерләр әйтә аласыз?

Укучылар.

– Без бүген толерантлык, этноүзәкләштерү, милләтара мөнәсәбәтләр, милләтара конфликтлар турында сөйләштек.

– Милләтара мөнәсәбәтләр бер ил эчендә дә, илләр арасында да була ала.

– Этник конфликтларны кешеләрдәге «этноүзәкләштерү»не җиңеп бетереп була.

– Толерантлык  конфликтларны булдырмаска ярдәм итә.  

– Россия – күпмилләтле дәүләт, халыклар дуслыгы – безнең бөек казанышыбыз.

– 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу – безнең өчен милли горурлыгыбызны күтәрергә дә, халыклар дуслыгының кадерен белергә дә ярдәм итәчәк.  

– Милли сәясәтнең нигезе Россия Федерациясе Конституциясенә язылган.

VIII. Дәресне йомгаклау. Өй эше бирү

Укытучы. Бүген дәрестә бик актив эшләдегез. «Милләтләр һәм милләтара мөнәсәбәтләр» темасына битараф булмавыгызны күрсәттегез. Үз фикерләрен кыю һәм нигезле итеп әйтә белүчеләргә билгеләр куям (аңлатылып, нигезләнеп билгеләр куела). Кемнәргә билге куелмады, аларга киләсе дәреснең кабатлау өлешендә куячакмын.

Шулай итеп, өй эше бирер вакыт килеп җитте. Дәреслекнең 15 нче параграфын укып чыгып, дәрестә өйрәнгәннәрне кулланып, түбәндәге темаларның берсенә эссе язып килергә:

  1. Халыклар бердәмлеге зур көчкә ия.
  2. Россиянең көче халыклар бердәмлегендә.
  3. Үз телеңне бел, башкаларныкын хөрмәт ит.
  4. Туган телем – минем байлыгым.
  5. Татарстан – дуслык утравы.

Укытучы. Дәрес ахырында тагын шуны йомгаклап әйтим: мин сезне үз милләте, теле, дине белән горурланучы, ләкин шул ук вакытта башка милләт кешеләрен хөрмәт итүче, алар белән уртак тел таба белүче, дөрес фикер йөртә белүче кешеләр булып үсүегезне телим һәм шуңа ышанам да. Легендада әйтелгәнчә, без төрле булуыбыз белән матур. Дуслыкның кадерен белеп яшик.    

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.