Милли җанлы физик

Гали Юныс улы Даутов 1931 елда Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында дөньяга килә. Бала чагы да шунда уза. «Уфалла» арбасы да, ат җигеп печән ташулар да, яшелчә үстерү дә аны читләтеп узмый. Урта мәктәпне күрше авылга йөреп укырга туры килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, белемгә сусаган егет Казанга юл ала. Ломоносов Мәскәүгә биштәр асып, биштәренә сохари һәм кипкән балык салып, берничә пар яңа чабата элеп киткән дип сөйлиләр. XX гасырның беренче яртысында юл йөрү атлы кешегә генә рәхәт булган. Тик Даутовлар хәллерәк гаиләдән булган. Аларның, аты булмаса да, сәпидләре булган. Гали, шул сәпидкә утырып, сохарилы биштәрен асып, Казанга юнәлә. Алда 300 чакрым юл, Кама елгасы, юллар яңгыр яумаса, такыр үзе. Биш көн дигәндә, Казанга килеп тә җитә. Казан авиация институтын эзләп табып, имтиханнар тапшырып, очкычлар факультетының студенты булып китә. Группадашлары сөйләвенчә, Гали бик яхшы укыган. 1955 елны диплом яклаганнан соң, Галигә, тагын биштәрен асып, инде Себер якларына юнәлергә туры килә. Нәкъ шул елларда Новосибирск шәһәре янында Академшәһәрчек оеша. Өр-яңа заманча шәһәр, тайганы бозмыйча, табигать кочагында төзелә. Яңа фәнни юнәлешләр булдырырга бирегә танылган галимнәр, академиклар чакырыла. Алар исә үзләре янына талантлы яшьләрне җыйный. Гали Юныс улы да шулар арасына эләгә. Тырышып эшләп, берничә ел эчендә кандидатлык, ә 1968 елны докторлык  диссертациясен яклый, дөньякүләм танылган галим булып формалаша. Ул – физик-теоретик та, экспериментатор да. Гали Юныс улы Даутов газларда электр бушануы теориясен уйлап чыгаручы буларак танылу алган. Ул уйлап чыгарган плазмотроннар хәзергәчә кулланыла.

Татарстаннан читтә шундый зур казанышка ирешкән яшь галимне Казанга  чакырып кайтаралар. Аны Казан авиация институтының гомуми физика кафедрасына мөдир итеп куялар һәм аңа Татарстанда плазма фәнни юнәлешен оештыруны йөклиләр. Бу эшкә ул зур энтузиазм белән алына. Үзе янына яшь белгечләрне туплый, армый-талмый аларны фән өстендә эшләргә өйрәтә, аспирантура ачып җибәрә. Бу елларда Казан югары уку йортларында һәм фәнни-тикшеренү институтларында физика өлкәсендәге фәнни юнәлеш бары тик электрон-парамагнит резонансы яки төш-магнит резонансына гына бәйле була. Гали Даутов белән Казанга яңа фәнни юнәлеш – плазма физикасы кайта. Бу юнәлештә Гали Юныс улы җитәкчелегендә 46 фәннәр кандидаты һәм 8 фәннәр докторы әзерләнә. Аның шәкертләре бүген Россия Федерациясенең күп кенә шәһәрләрендә һәм хәтта чит илләрдә дә фәнни хезмәт күрсәтәләр. Аның шәкертләре арасында ике ректор, берничә проректор, дәүләт эшлеклеләре бар.

Гали Юныс улы Даутов күтәргән түбән температуралы плазма бүгенге көндә плазмотроннарда, нанотехнологияләрдә, тузган детальләрне яңартуда, көндезге яктылык лампаларында, лазерларда, декоратив һәм функциональ плёнкалар булдыруда һәм бик күп башка өлкәләрдә кулланыла.

2021 елның декабрь аенда Гали Юныс улының 90 яшьлек юбилеена багышланган «Плазма һәм нанотехнологияләр» дигән халыкара конференция булып узды. Анда чыгыш ясаучылар Гали Даутовның фәнгә керткән хезмәтен тирән бәяләделәр.

Гали Юныс улы Даутов узган гасырның 90 нчы елларыннан башлап милли мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертте. Казанда аның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә берничә татар мәктәбе ачылды, аларда татарча укыту оештырылды.

Шушы ук елларда Татарстан югары уку йортларында да татар төркемнәре оештырылды, балаларга балалар бакчасыннан башлап югары уку йортын тәмамлаганчы татар телендә белем алырга мөмкинлек тудырылды, йөзәрләгән балалар татар телле югары белемле белгечләр булып җитеште.. Ул – югары уку йортлары өчен татар телендәге өч томлык «Физика» дәреслегенен авторы да.

Фотоларда: Галинең студент вакыты, яшь фәннәр докторы, Шәймиев М.Ш. белән әңгәмәсе, академик Е.Велихов белән фәнни дискуссиясе вакытлары сурәтләнгән.

Борис ТИМЕРКӘЕВ,
физика-математика фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.