Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли Шура милли мәҗлескә әзерләнә

Бөтендөнья татар конгрессының  VIII съездын 2 нче августта уздыру күздә тотыла.  Бу хакта Казандагы «Корстон» үзәгендә 16 мартта узган Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында бил...

Бөтендөнья татар конгрессының  VIII съездын 2 нче августта уздыру күздә тотыла.  Бу хакта Казандагы «Корстон» үзәгендә 16 мартта узган Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында билгеле булды.
 «Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев утырышта  Бөтендөнья татар конгрессының агымдагы елда башкарылган һәм планга кертелгән эшләргә тукталды.  Идарә әгъзалары  Конгрессның чираттагы съездына  әзерлек хакында  фикер алыштылар,  – диде шура әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин. – Бүгенгы вәзгыяттә Корылтай ни рәвешле узар, чит илләрдә яшәүче делгат-милләттәшләр анда ничек катнашыр?
 Корылтайга барлыгы 1500, чит илләрдән 226 делегат чакыру күздә тотыла. Анда Милли Шураның биш еллык эшчәнлегенә йомгак ясалачак, оешманың яңа составы, рәисе, урынбасарлары  сайланачак. Шурада элеккечә 75 кеше калырмы, үзгәреш булырмы, әлегә билгесез.
Альберт ЗАҺИРОВ  
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ