«Мин үзем» – белемне аңлы рәвештә үзләштерү

Соңгы елларда мәгарифтәге үзгәрешләр чит телләр укыту методлары һәм технологияләрен үзгәртүне таләп итә. Яңа стандартлар буенча чит телләр өйрәткәндә, телнең теоретик нигезләрен, грамматиканы тирәнтен өйрәнү бурычы куелмый. Төп басым сөйләм теленә, аралашу әхлагына, башка кешеләр белән элемтәгә керә белү осталыгына, танып белү эшчәнлеген үстерүгә ясала. Белем алуга даими ихтыяҗ, кызыксыну, омтылыш булдыру алгы планга чыга. Укучының укыту процессы объекты булудан субъектка әверелүе мөһим. «Мин үзем» – укучының менә шушы принцип белән белем үзләштерүен, аның максатчан үсешен тәэмин итү зарур.

Дәрес – уку-укыту эшчәнлегенең иң төп пространствосы. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучы җитәкчелегендә мөстәкыйль эзләнергә, үз интеллектын һәрьяклап үстерергә, эшчәнлекләрен оештырырга өйрәнә.

Дәрескә материал туплаганда, югарыдагы фикерләрне исәпкә алып, түбәндәге пунктларга таянырга тәкъдим итәбез.

1. Чит тел – ул ялыктыргыч кагыйдәләр ятлау түгел, иң элек кызыклы тел.

2. Өйрәтә-өйрәнелә торган телне уен һәм яшәү рәвеше буларак кабул итәргә. Аны стресс түгел, ә ләззәт, канәгатьләнү чыганагына әверелдерергә.

3. Чит тел аралашу чарасы гына түгел, ә танып белү эшчәнлеге коралы да.

4. Чит телне табигый һәм актив куллануга ярдәм итә торган технология, методларга өстенлек бирү мөһим.

5. Телне өйрәнгәндә, иҗади һәм креатив алымнар куллану отышлы. Әлеге алымнар мавыктыргыч булса, телне тиз арада үзләштереп булачак.

6. Биремнәрне әзерләгәндә, һәр укучыга «җиңү ситуациясе» тудыра торганны сайлау мөһим. Укучы башкарган эшеннән канәгать булсын.

7. Дәресне «warming up» (акыл штурмы) белән башлау укучыларны «уятып» җибәрә һәм дәрескә актив кереп китәргә ярдәм итә. Әлбәттә, «warming up» үткән яки үтәсе темага бәйле булырга тиеш.

8. Диспут, форум, дискуссия кебек алымнар мотивацияне күтәрәләр һәм сөйләм активлыгын стимуллаштыралар. Проблемалы сорау турында фикер алышу, аны хәл итү өчен укучы тарафыннан киеренке акыл эшчәнлеге таләп ителә. Проектлар, кейслар, эссе һ.б. куллану отышлы.

9. Билгене сан белән түгел, ә сүз белән әйтү алымына өстенлек бирелә: «5»ле – perfect, «4»ле – very good, «3»ле – not bad, «2»ле – try again. Укучыларның язмача һәм телдән җавапларына иптәшләре бәясен тыңлау да отышлы.

10. Дәресләрдә әхлак, экология, ватанпәрвәрлек, башка халыклар белән аралаша белү, толерантлык турыдан-туры үгет-нәсихәт, махсус өйрәтү белән хәл ителми, ә бәлки, баланың тормыш-көнкүреш һәм яшәү тәҗрибәсенә нигезләнеп, үзе нәтиҗә ясавына корыла.

11. Бүген заманча техник мөмкинлекләр ярдәмендә төрле музейларга, мәдәни мирас урыннарына виртуаль рәвештә йөреп була. Чит илгә бару мөмкинлеге булмаса да, Интернет аша шушы ил мохитен тудырырга мөмкин. Биредәге мәгълүматны, фактларны инглиз телендә тыңлау отышлы. Скайп аша башка тел өйрәнүчеләр белән элемтәгә керү мөмкинлеген дә онытмаска кирәк.

12. Тел һәм предметны берләштереп укытуда мәдәният төп урынны били. Укучы төрле халыкларның әдәби, мәдәни үсешенең тамырлары бер булуына төшенергә тиеш. Дөньяви мәдәниятнең охшаш һәм аермалы якларын, үзенчәлекләрен аңлау укучыларга үзләрен мәдәниятнең өлеше буларак кабул итәргә ярдәм итә.

13. Сөйләм теле бай булган кеше үз фикерләрен язмача да тиз, матур, дөрес һәм оста итеп бирә. Ишетеп аңлау эшчәнлеге өчен түбәндәге күнегүләр отышлы: тыңлагыз һәм тәртибен билгеләгез; абзацларны билгеле бер тәртипкә салыгыз, төшеп калган сүзләрне өстәп языгыз, таблицаларга тутырыгыз; сөйләүчене атагыз; төгәл мәгълүматны табыгыз (көне, вакыты) һ.б.

14. Ишетү һәм сөйләмне камилләштерү максатыннан, титрларсыз фильмнар, фильмнардан өзекләр, мультфильмнар тыңларга тәкъдим ителә. Боларны ишеткән баланың колагы акрынлап инглиз сөйләменә күнегә бара, ул аларны таный башлый, кабул итәргә ияләшә. Телне аңламаган очракта да сөйләмне һәр көнне тыңларга кирәк. Сүзләр чит тел сөйләменә ияләшкәннән соң аңлашыла, истә кала. Телне җырлар аша өйрәнү шулай ук кызык. Бер үк текстны кат-кат кабатлау сөйләмне шомартырга мөмкинлек бирә. Җыр сүзләре – ул шулай ук образлы сөйләм.

15. Чит телдә күбрәк аралашу өчен төрле социаль челтәрләргә, кушымталарга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мәсәлән, «Talk» кушымтасы ярдәмендә үзеңә кирәкле телне сайлыйсың, әмма алдан ук туган телеңне билгелисең. Кушымта син өйрәнергә теләгән телне яхшы белгән кешеләрнең аккаунтларын чыгара. Шулай итеп, син – әңгәмәдәшеңне, әңгәмәдәшең сине яңа телгә өйрәтә. Инглизчә «Hello Talk» кушымтасыннан файдаланырга мөмкин: анда башкаларның фотоларына үз фикереңне калдырырга, аудиохатлар да җибәрергә була. Спикер хаталарыңны төзәтә ала, шул ук вакытта башка халыкның мәдәнияте белән дә таныша, аңлый барасың.

16. Сөйләм телендә интонация һәм пауза, кул хәрәкәте, мимика һәм логик басым кебек өстәмә чаралар да нәтиҗәле эшли.

17. Сөйләм эшчәнлеген оештырганда, игътибарны гадилеккә, сөйләм йөгереклегенә, аңлаешлы булуына юнәлдерергә кирәк. Бу максаттан сюжетлы-рольле уеннар, инсценировка-монолог куллану отышлы. Төрле мәзәкләрне, кечкенә күләмле әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтү дә укучыларга ирекле сөйләмдә сүзләрне урынлы кулланырга булыша.

18. Иҗади проектлар эшләгәндә, төркемле эш алымын куллану отышлы. Мәсәлән, төрле үсеш мөмкинлекләрен исәпкә алып, балаларны инициативалы төркемнәргә («аналитиклар», «экспериментаторлар», «иллюстраторлар», «сынаучылар») бүлергә мөмкин. «Экспериментаторлар» күзәтү эшләре башкара, «аналитиклар» шулар нигезендә нәтиҗәләр чыгара һәм аларны кагыйдә, схема, рәсем һ.б. төрләрдә системалаштыра; «иллюстраторлар» проектның һәр бүлеге бизәлеше өчен җаваплы; «сынаучылар» проектны гамәлдә куллану, аерым өлешләрне апробацияләү белән шөгыльләнә.

19. Чит телгә тәрҗемә ителгән татар әдәбияты әсәрләре, һәм, киресенчә, татар теленә күчерелгән чит тел әдәбияты үрнәкләре шактый булуын исәпкә алып, әлеге әсәрләр өстендә эш оештыру максатлы.

20. Мөстәкыйль уку эшчәлегенә җәлеп итүнең иң отышлы алымы – уеннар. Уен барышында балада барлык төр универсаль уку гамәлләре (УУГ) формалаша:

– уен уку эшчәнлегенең позитив мотивларын үстерә, укуга уңай мөнәсәбәт формалаштыра, предметка кызыксыну уята, үз-үзеңә бәя бирергә өйрәтә, үз урыныңны табу, үз-үзеңне таныту күнекмәләре бирә (шәхси гамәлләр);

– уен танып белү процессы белән идарә итәргә булыша: үз гамәлләреңне мөстәкыйль планлаштыру, һәр адымыңны һәм ахыргы нәтиҗәләрне контрольгә алу, үзгәрешләр кертү (регулятив гамәлләр);

– уен баланың уйлап чыгару, игътибарлылык, хәтер, сөйләм осталыгы, фикерләү, иҗади сәләт, тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлау, язма һәм телдән җавап бирү алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә (танып белү гамәлләре);

– уен укытучы һәм укучы, укучыларның үзара хезмәттәшлеген оештыра һәм гамәлгә ашыра: бала төркемдә эшләргә өйрәнә, иптәшләрен контрольдә тота, башкалар фикеренә колак сала, эш-гамәлләрен иптәшләренеке белән килештерә, үз позициясен билгели, фикерен формалаштыра, гомуми нәтиҗәләр чыгарыла (коммуникатив гамәлләр).

Укытучы һөнәре – гаять катлаулы, борчу-мәшәкатьле, ләкин үтә кызыклы, иҗади һөнәр. Укыту – ул сәнгать, ә сәнгатьтә һәркемнең үз алымнары, үз юлы, үз яңалыгы. Телләр өйрәнү балага канәгатьлек бирә торган эшләрнең берсе булсын иде.

Ахырда чит тел өйрәнү буенча берничә лайфхак.

Хикәяләү алымы белән язылган текстка караганда, туры сөйләм хәтердә ныграк кала.

Барлык телләрдә дә бер төслерәк яңгырый торган сүзләр була. Бу юл белән дә сүзлек запасын киңәйтергә мөмкин.

Психологлар фикеренчә, чит телдәге сөйләмне тыңлаганда, һәр сүзне аңларга тырышу дөрес түгел. Сүзнең ни турында барганын чамалау да җитә.

Телләрне өйрәнүдә иң кирәкле лайфхак ул – теләк.

Илсөя СӘГЪДИЕВА,
ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы өлкән мөгаллиме
Гүзәл САДЫЙКОВА,
Балтач районы Норма урта мәктәбенең инглиз һәм испан телләре укытучысы

One thought on “«Мин үзем» – белемне аңлы рәвештә үзләштерү

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.