Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа проект: "Мин җырларга яратам!"

«Гаилә һәм мәктәп» журналының сөенечле яңалыгы бар – «Мин җырларга яратам!» социаль-әһәмиятле проектыбыз Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм анда яшәүче халыкларның телләрен ү...

«Гаилә һәм мәктәп» журналының сөенечле яңалыгы бар – «Мин җырларга яратам!» социаль-әһәмиятле проектыбыз Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм анда яшәүче халыкларның телләрен үстерү һәм саклау комиссиясе белән берлектә тормышка ашырыла башлый.  
Кышның гыйнвар ае белән тормышыбызга Яңа ел да аяк атлый! Яңа уй-ниятләр, яңа эшләр белән башлана ул. Без шагыйрь һәм композиторларга яңа җырлар язу үтенече белән мөрәҗәгать иттек. Алар ай саен журнал битләрендә басылып  барачак. Балачактан ук җыр-моңнарыбыздан тәрбия алып үсәбез. Балалар бакчасы, аннары мәктәп еллары – һәр чорның үз җыры, үз көе. Балачак җырлары, гаилә җырлары да булып, бәйрәмнәребезне  бизи. Шулай ук балалар бакчаларындагы музыкаль җитәкчеләр, җыр дәресе укытучылары, сәнгать мәктәпләрендәге белгечләребез өчен дә бик кирәкле ул яңа җырлар. Редакциябез әлеге юнәлештә эш башлап, алдагы елларда Илһам Байтирәк ноталары, Эльмир Низамовның «Ел фасыллары» циклы проектларын тормышка ашырды, һәм шул уңайдан бик күп уңай кайтавазлар алдык.  
Яңа елның беренче санында игътибарыгызга композитор, пианист, Татарстан һәм Россия Композиторлар берлеге әгъзасы Миләүшә Хәйруллинаның шагыйрь Ленар Шәех сүзләренә язган өр-яңа җырын тәкъдим итәбез. Ленар Шәех – танылган татар шагыйре. Балалар өчен бик матур шигырьләр иҗат итә. Әле күптән түгел генә Г.Х.Андерсен исемендәге Халыкара премия дипломына  лаек булды.
«Шугалак» – бу яңа, кышкы, шаян җырны балаларыгызга тыңлатып, бергәләп өйрәнегез. Җырны QR-код аша кереп, ишетә аласыз. Рәхим итеп тыңлагыз!
[audio mp3="https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2023/01/SHugalak.mp3"][/audio]

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ