Логотип Магариф уку
Цитата:

Министр китте, ВПР калды

Татарстан Президенты фәрманы белән Рафис Тимерхан улы Борһанов Мәгариф һәм фән министры вазифасыннан азат ителде, аның Казандагы Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын б...

Татарстан Президенты фәрманы белән Рафис Тимерхан улы Борһанов Мәгариф һәм фән министры вазифасыннан азат ителде, аның Казандагы Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын билгеләнүе мәгълүм булды. Министрыбыз китте, тик мәктәпләребез генә бу көннәрдә узган уку елы «йөге» булган ВПР, ягъни Россиякүләм укучыларның белемен тикшерү эшләрен уздыру мәшәкате белән мәш килә. Югыйсә, узган уку елы ахырында уздырыласы чара иде инде ул. Коронавирус зәхмәте аркасында мәктәпләребез ябык булды, дистанцион укытып яткан булдык. Шунлыктан IV – VIII сыйныфларда ВПРны уздырырга мөмкинлек булмады. Шуңа да Рособрнадзор аны бу уку елында 14 сентябрьдән алып 12 октябрьгә кадәрге арада үткәрергә карар кылды. Төгәл көнен һәр мәктәп үзе мөстәкыйль билгели. Тик шунысы бар: ВПР расписание буенча 2 – 4 нче дәресләрдә үткәрелергә һәм аерым фәннәр буенча параллель сыйныфларның барысында да бер үк вакытта узарга тиеш.
Быелгы ВПР уздыруның үзенчәлеге тагын шунда: һәр класстагы укучының узган уку елында алырга тиешле белем дәрәҗәсе тикшерелә. Әйтик, быел бишенче сыйныфта укып йөргән балага ВПР биремнәре IV cыйныф программасыннан чыгып тәкъдим ителәчәк. Бер сүз белән әйткәндә, узган уку елында үзләштерелергә тиеш булган белем сыйфатының ни дәрәҗәдә булуын ачыклау, дистанцион укытуның белем алуга тискәре йогынтысы булганмы, шулардан чыгып, уку программаларына төзәтмәләр кертү. Тик шунысы бар: укучыларның ВПРда алган билгеләре класс журналына куелмаячак.
Быелгылы-былтыргылы бу ВПРда укучыларыбыз түбәндәге фәннәрдән үзбелемнәрен күрсәтергә тиешләр:
V сыйныф: рус теле, математика, әйләнә-тирә дөнья.
VI сыйныф: рус теле, математика, биология, тарих.
VII сыйныф: рус теле, математика, биология, тарих, география, җәмгыять белеме.
VIII сыйныф: рус теле, математика, биология, тарих, география, җәмгыять белеме, чит тел, физика.
IX сыйныф укучылары исә мәктәп администрациясе карары сынап карау (апробация) режимында рус теле, математика, биология, тарих, география, җәмгыять белеме, химия. физика фәннәреннән ВПР башкарырга мөмкиннәр.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ