Логотип Магариф уку
Цитата:

Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумында катнашачак

2021 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасының РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге Россия башкаласында «Мәскәү – Татарстан күпере» VI Мәскәү яшьләр форумын үткәрә.Чарада Татарстан Республикасы Президен...

2021 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасының РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге Россия башкаласында «Мәскәү – Татарстан күпере» VI Мәскәү яшьләр форумын үткәрә.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы көтелә.
«Мәскәү күпере - Татарстан» форумында төрле өлкәләрдә эшләүче уңышлы спикерлар, шәхси тәҗрибәгә таянып, яшьләргә һөнәр сайлау, куелган максатларны тормышка ашыру буенча киңәшләр бирәчәкләр.
Биредә яшьләр РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, шагыйрь, Советлар Союзы Герое кызы Чулпан Җәлилова, югары пилотаж буенча абсолют дөнья чемпионы Халидә Макагонова кебек абруйлы кешеләр белән очрашачак.
Һәр спикерның үз тарихы, студенттан зур шәхескә әверелүнең үз юлы бар. Дәрәҗәле спикерларның үз тәҗрибәләре белән уртаклашулары яшьләргә уңышка ирешергә, үз көчләренә ышанырга берсүзсез ярдәм итәчәк.
Форумда Татарстан Республикасы Президенты һәм башка спикерлар яшьләрнең барлык сорауларына да җавап бирәчәкләр.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ