Логотип Магариф уку
Цитата:

Яман шештән интегүче Айгөлгә ярдәм

Татарстаннан Андрей Малаховның «Туры эфир» телепрограммасы герое булган Айгөл Фазылова республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ярдәм алды. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан...

Татарстаннан Андрей Малаховның «Туры эфир» телепрограммасы герое булган Айгөл Фазылова республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ярдәм алды. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.
"Рөстәм Нургалиевич бу тормыш хәле турында хәбәрдар. Ул аны битараф калдыра алмады. Аның тарафыннан тиешле йөкләмәләр бирелде", - диде Галимова.
Татарстанның балалар омбудсмены Гүзәл Удачина бу гаиләдә булды һәм алты яшьлек Әмирнең яман шеш белән авыручы әнисе белән сөйләште. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева да бу мәсьәләгә кушылды, дип билгеләп үтте Галимова.
"Агымдагы ел ахырына кадәр балалар бакчасы өчен түләү мәсьәләсе хәл ителгән инде. Әмир быел балалар бакчасын тәмамлый һәм аннан мәктәпкә бара. Әлеге хатын-кыз яши торган фатир бәясен компенсацияләү мәсьәләсе дә хәл ителгән", — диде Казан Кремле вәкиле.
Бу бик катлаулы һәм авыр хәлдә кирәкле барлык ярдәм, һичшиксез, күрсәтеләчәк, дип ышандырды Галимова, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.
Яман шеш авыруыннан интегүче Айгөл Фазылова улы Әмирне тәрбиягә алачак ата-аналарны табу өчен «Туры эфир» программасына килгән. Хатын-кызның үпкәдәге метастазлар белән сөт бизенең яман шеше дүртенче стадиядә. Фазыйлова инде дүрт ел чир белән көрәшә. Бәхетсез ана алты яшьлек улын балалар йортына алып китүләреннән курка.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ