Логотип Магариф уку
Цитата:

Мисыр фильмында – Кәҗә фәлсәфәсе

Казанда халыкара мөселман киносы фестивале бара. Бүген без Мисыр фильмы “Гали, кәҗә һәм Ибраһим”не карадык. Режиссеры Шәриф Әл Бендари кыскаметражлы фильмнар төшереп танылган шәхес.Гали һәм Ибраһим ис...

Казанда халыкара мөселман киносы фестивале бара. Бүген без Мисыр фильмы “Гали, кәҗә һәм Ибраһим”не карадык. Режиссеры Шәриф Әл Бендари кыскаметражлы фильмнар төшереп танылган шәхес.


Гали һәм Ибраһим исемле ике егет Мисыр башкаласы Каһирә шәһәренең фәкыйрь кварталында яши. Гали Надә исемле кәҗә белән “җенләнгән”. Ул аны шашып ярата. Кәҗә дип әйткән кешене кыйнап ташларга әзер. Кәҗәсенә исеме белән генә эндәшергә куша. Мин аны яратам, мин Надәгә өйләндем ди. Галинең әнисе аптырагач улын өшкерүче янына алып бара. Өшкерүче аларга өч диңгезгә таш атарга куша. Шуннан соң чирегездән котылырсыз ди.


Ибраһим да авыру егет. Ул нәселдән килгән чирдән интегә. Бабасы да ниндидер сәер тавышлар ишетүдән азаплана. Ә әнисе шушы көчле тавышларның газаплавына чыдый алмыйча, үз-үзен үтергән. Ибраһимга да мондый чир белән яшәве җиңел түгел.


Менә алар - Гали, кәҗә һәм Ибраһим өч диңгезгә таш ату нияте белән, Александриягә, Синайга сәфәргә кузгала. Юлда төрле хәлләргә юлыгалар. Ачуланышып, талашып та бетәләр. Тагын дуслашалар.


Менә сәфәрдә күргәннәреннән бер мизгел. Микроавтобуста барганда 20 минутка ялга туктыйлар. Гали кәҗәне Ибраһимга, күзеңнән ычкындыра күрмә, мин юынып кына киләм дип калдыра. Ибраһим матур манзара - тауларны фотога төшергән арада, кәҗәне күздән югалта. Гали шашыр дәрәҗәгә җитеп Надәне эзли башлый. Шофер да ашыктыра. Ахыр чиктә ул, боларның биштәрләрен машинадан җиргә атып китеп бара. Гали белән Ибраһим бик каты талашып, икесе ике якка китеп бара. Гали кәҗәсен эзләргә, Ибраһим җәяүләп сәфәрне дәвам итә. Менә Гали, көтмәгәндә, кәҗәне табып ала. Сөенеченең чиге юк. Ул дөягә утырып сәфәрен дәвам итә. Ибраһимне куып җитә.Менә алар олы юл читендә утыралар. Кояш көйдерә. Эчәргә су юк. Бер генә машина да туктамый. Шулай нишләргә белми торганда кәҗә кисәк кенә бер машина алдына чыгып баса. Машина шып туктый. Өч дус тагын юлларын дәвам итә. Машинада җилдертәләр. Менә алда – юл һәлакәте. Микроавтобус ауган, мәетләрне җиргә алып салганнар. Тукта, бу теге үзләрен көтеп тормыйча, биштәрләрен тотып атып китеп барган шофер ич...


Гали “Кәҗәнең югалуы безне үлемнән коткарды. Син мине гафу ит, Ибраһим. Син гаепле булмагансың икән аның югалуына. Надә алдан күрә хәвефне, аның югалуы һәм табылуы бер дә юкка булмаган ич”, - ди.


Сәфәр вакытында маҗаралы хәлләр шактый булды әле. Алар ике диңгезгә һәм Нил елгасына таш аттылар.


Фильм комедия буларак төшерелгән. Режиссер Надәне 2000 кәҗә арасыннан сайлап алган. Еллар буе төшерелгән кинода Надә ролен барлыгы өч кәҗә уйнаган.


Фильм ахырында Галидән көлгән, кәҗәне хатыны кебек яратканы өчен мыскыллаган дус-ишләре егетне Надәсен кочагында күтәреп кайтып килгәндә тотып алалар. 15 минут эчендә фәлән доллар китермәсәң, кәҗәне суябыз, дип яныйлар. Гали дусты Ибраһим янына йөгерә. Хәлне аңлата. Дусты аңа син бара тор, мин хәзер килеп җитәм ди. Бераздан супер герой рәвешендә киенгән Ибраһим күренә. Ул киеменә аскан төрле динамикларга баскалый. Ә алар көчле зыңгылдавык тавыш чыгара. Бу вакыйгада кайнашкан барлык егетләр дә колакларын тотып егыла башлый. Алар шулай тавыштан аңларын җуяр дәрәҗәгә җиткәндә кәҗә бер аулак почмактан китеп тә югала.


Кәҗә бөтенләйгә югала һәм барысының да төшенә керә. Шунысы кызык, нинди гөнаһ кылсалар, шуны әйтеп керә төшләренә. Мәсәлән, бер кечкенә малай Галинең эшләпәсен тартып алган иде. Кәҗә күтәреп барган Гали аны куып тота алмады. Шул малайга кәҗә төшендә “Эшләпәне Галигә бир!” дигән. Малай эшләпәне Галигә китереп бирә.


Фильм бер карасаң комедия кебек, әмма аңа тирән фәлсәфә дә салынган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ