Мөгаллим абруе нигә төшә?

Буллинг күренешенә мәктәптә урын юк сыман. Ник дигәндә, ул коллективның бер кешегә карата кыерсытулы мөнәсәбәтен аңлата. Конфликт кына түгел бу, анысы була да бетә, күпмедер вакыттан онытыла. Ә биредә сүз даими рәвештә физик, психологик басым ясау, коллективка кабул итмәү турында бара. Әлеге күренеш мәктәп укучылары арасында гына түгел, укытучыларга карата да киң таралган. Бу хакта мөгаллимнәр кычкырып йөрми, шуңа күрә әти-әниләр күп очракта аның турында хәбәрдар да түгел. Белеп тору бик кирәк. Балаларыбызның мөгаллимне кыерсыту сәбәпләрен үзебездән дә эзли башлар идек бәлки. Чөнки бүген укытучы нинди булырга тиешлеге хакында җитәкчелектән башлап ата-аналар һәм балаларга кадәр барысы да күзаллый. Ә укытучының абруен саклау өчен ни эшләргә кирәклеге белән беркем дә кызыксынмый.

Югары икътисад мәктәбе 2018 елның язында Россия мәктәпләрендәге укытучыларның буллинг яки балалар тарафыннан кыерсытылу очракларын тикшергән. Белем алырга килеп, мөгаллименең күзенә генә карап утырырга тиешле укучыларның гамәлләре турында укыганда, чәчләр үрә тора. Сораштырылучы укытучыларның 80 проценты, кимендә бер тапкыр булса да, үчекләү, дәрестә махсус рәвештә дисциплина бозу, фәнгә битараф булуларын күрсәтү, тыңламау (игнор) белән очрашкан. Укучылар мөгаллимнәре өстеннән җитәкчелеккә дөрес булмаган әләк җиткергән, гайбәт тараткан, кушаматлар уйлап чыгарган. Балалар тарафыннан мондый мөнәсәбәткә юлыкмаган мөгаллимнәр нибары 10 процентны гына тәшкил итә.

Бу саннарны укыгач та, укытучы үзе гаепле дип бар җаваплылыкны тәрбиячеләр һәм мөгаллимнәр өстенә генә авыштырып калдыручылар табылыр. Юк шул! Монда балада кечкенәдән өлкәннәргә, тәрбия-
че һәм укытучыларга карата формалаштырылган мөнәсәбәт турында сүз бара. Ул, бала мәктәпкә кергәнче үк, гаиләдә барлыкка килә. Сабый, белем алырга омтылсын өчен, укытучысын кабул итәргә тиеш. Укытучының абруен булдырмый торып, укучы аны хөрмәт итәргә өйрәнмәячәк. Мөгаллимнәрнең абруе ничек бозыла соң?

  1. Укытучы турында күзаллау.

«Укытучы – балага мөмкин кадәр күп игътибар һәм белем бирүче, аны кызыксындыручы һәм гел яхшы билгеләр генә куючы. Өйгә күп эш бирергә тиеш түгел, чөнки аларны эшләргә булышу әти-әниләрнең күп вакытын ала». Төрле мессенджерлардагы ата-аналар чатларында бу хакта рәхәтләнеп гәп куера инде. Өй эше күп булса да, чишеп булмаса да – барысына укытучы гаепле булып кала. Моны күзәтеп торган бала барысын да күңеленә салып бара.

  1. Мәктәптән тыш тормыш.

Укытучының мәктәптән тыш тормышы булырга мөмкин түгел, ул тәүлек буе әти-әниләр белән элемтәдә булсын. Кая инде, мөгаллим бар яктан да үрнәк булырга тиеш бит. Уку елы башында Ульяновскидагы бер мәктәптә эшләүче мөгаллимнең сәүдә үзәгендә эчке кием сатып алып торганын күргәч, бер ана аны эштән алуларын таләп иткән иде. Ә 2016 елда Красноярскидагы музыка мәктәбе укытучысы Ш.Марияны эшеннән куалар, чөнки бер активист укучы, бик тырышып, мөгаллимгә карата компромат җыя һәм төрле инстанцияләргә юллый. Андый корбаннар күп.

  1. Белем сыйфаты.

Күп укытучылар балага начар билге куярга курка, чөнки аның әти-әнисе килергә мөмкин. Килгән очракта, «Алга таба нишлик, билгене ничек төзәтик» дип түгел, гаепләп, тавыш чыгарып йөрүчеләре күп бит аның. Башкортстанның бер мәктәбендә математика укытучысы Алия ханым тикшереп карау сынавы вакытында БДИ өчен бер укучыга «4»ле куя. Тик аның дәрәҗәле урында эшләүче әнисе мөгаллимнән билгене «5»легә төзәтүен таләп итә. Укытучы риза булмагач, түрәләр арасындагы элемтәләрен кулланып, педагогны эшеннән кудыруга ирешә.

  1. Укытучыны тикшерү

Укытучы сүзе горур яңгырый, әмма һәр гаиләдә дә түгел. Кайчакта педагогның кимчелекләрен эзләү, гаеп табу һәм шул хакта фикер алышу бала каршында уза. Шулай ук кечкенә шаһитлар барында мөгаллимгә дәгъва белдерү, «син» дип сөйләшүләрдән тайчынмаучылар да бар. Әти-әнисенең шундый фикердә булуын күргән балада укытучыга нинди хөрмәт хисе уянсын инде? Аларга ярый, димәк, миңа да ярый дип исәпли ул.

Илшат Исмәгыйлев,
Казан шәһәрендәге 2 нче лицей-интернатның инглиз теле укытучысы

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.