Логотип Магариф уку
Цитата:

«Моңлы саз чыңнары – 2022» бәйгесендә катнашыгыз!

Хөрмәтле укучылар! Ниһаять, көтеп алынган «Моңлы саз чыңнары – 2022» конкурсы башланды дип игълан итәбез. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары»...

Хөрмәтле укучылар! Ниһаять, көтеп алынган «Моңлы саз чыңнары – 2022» конкурсы башланды дип игълан итәбез. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» дигән сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре, Г.Тукайның сирәк яңгырый торган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләгән видеоязмалар конкурсы  бишенче ел рәттән «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе  тарафыннан оештырыла.
[audio mp3="https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2022/02/WhatsApp-Audio-2022-02-17-at-14.32.28.mp3"][/audio]
 

Конкурста Татарстан һәм Россия регионнарында эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары катнаша ала.
Әлеге Нигезләмә magarif-uku.ru сайтында урнаштырылды.
Язмалар «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының электрон почтасына (e-mail: magarif@bk.ru, gaila-mektep@mail.ru ) 20 нче апрельгә кадәр кабул ителә. Хатта «Моңлы саз чыңнары» конкурсына дип язарга кирәк.
Конкурста җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррирләреннән махсус призлар тапшыралачак.
   

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәерле көн вакытлары! Мәдәният йортлары каршында эшләүче балалар төркемнәре катнаша аламы? Автор: Лилия Купаева

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ