Логотип Магариф уку
Цитата:

Монополиягә каршы хезмәт белгечләре республика районнарында эшмәкәрләр белән очраша

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе белгечләре республиканың 10 районында булды. Монополиягә каршы хезмәт органнары хезмәткәрләре Буа, Нурлат, Баулы, Ютазы, Аксубай, Актаныш...

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе белгечләре республиканың 10 районында булды. Монополиягә каршы хезмәт органнары хезмәткәрләре Буа, Нурлат, Баулы, Ютазы, Аксубай, Актаныш һәм Минзәлә, Яңа Чишмә, Спас һәм Әлки районнарында булып, консультацияләр уздырды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.


Монополиягә каршы хезмәт белгечләре ел дәвамында республиканың барлык районнарында була. Алар гражданнарны кабул итәләр, мәктәпләрдә ачык дәресләр уздыралар, район җитәкчелеге белән эшлекле очрашулары уза, шулай ук оешмаларда булалар.


“Һәркемнең дә Казанга килү мөмкинлеге юк. Районнарга чыгу үз нәтиҗәсен күрсәтә. Эшмәкәрләр дә, гади кешеләр дә үзләрендә туган проблемалары, сораулары белән кабул итүгә киләләр”, - диелгән хәбәрдә.


Ай ахырына кадәр Монополиягә каршы хезмәт белгечләре Биектау (16 октябрь), Апас (18 октябрь), Лаеш (23 октябрь) һәм Кама Тамагында (25 октябрь) булырга планлаштыра.


Монополиягә каршы хезмәт органнарының Татарстан районнарында гражданнар һәм эшмәкәрләр белән очрашуы җиде ел дәвамында үткәрелеп килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ