Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөстәкыйль уку

«Бу уку елы башына белем бирүнең гаилә формасына 16,5 меңнән артык бала күчте. Бу узган елга караганда дүрт меңгә күбрәк, һәм ике ел элек булганнан 9 меңгә күбрәк», – дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрл...

«Бу уку елы башына белем бирүнең гаилә формасына 16,5 меңнән артык бала күчте. Бу узган елга караганда дүрт меңгә күбрәк, һәм ике ел элек булганнан 9 меңгә күбрәк», – дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы.

Мәгариф министрлыгы гаилә укытуын оештыру процессын регламентлаштыручы проект бастырды. Бу формага күчү өчен нишләргә кирәк? Иң беренче җирле үзидарә органына хәбәр итәргә. Икенче этап итеп дәүләт йомгаклау аттестациясен узу өчен урта мәктәп сайларга. Шуннан соң гына укучыны үзе укыган мәктәптән төшереп калдыру өчен  гариза язарга кирәк булачак.
Яңа кагыйдәләр буенча, ата-аналар  уку елы башланырга 14 көн кала барлык документларны да җыярга тиеш.
 Күченгәндә ата-аналар балага белемне мөстәкыйль рәвештә бирергә мәҗбүр ителә. Ел саен гаилә вәкилләре беркетелгән мәктәптә баланың программаны ни дәрәҗәдә үти алуын тикшерәчәкләр. Ата-аналар теләсә кайсы вакытта баласын мәктәпкә кире кайтара ала.
Әгәр бала өй шартларында укый алмаса, аны мәктәпкә икенче елга калдырырга яки аңа җайлаштырылган программа сайларга була.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ