«Нәселеңне читкә җибәрмә!»

Гаиләләр нигә таркала? Әти белән әни аерылышканда, бала кем ягында калырга тиеш? Әлеге четерекле мәсьәләләргә ислам ничек карый, дип башкалабыздагы «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Соңгы елларда гореф-гадәтләребезне саклау турында еш искәртәбез. Әмма тормышта шул таләп-шартларны үтәргә ашыкмыйбыз. Бер караганда гаилә таркалганда, бала кем кулында калырга тиешлеге, ятимнәр язмышы закон белән билгеләнгән. Шул ук вакытта фани дөнья законнарына каршы килмәүче, әмма милли йөзебезне билгеләүче үз гадәтләребез бар. Әгәр бала ниндидер сәбәптән тулы ятим кала икән, читкә җибәрелергә тиеш түгел. Ул кемнең нәселеннән булса, шул туганнарының каравында булырга тиеш. Шуңа күрә дә элек кешеләр ниндидер баланы карарга аласы булмаса иде дип хәвефләнеп торган. Бигрәк тә кызларының бала ияртеп кияүдән кайтуыннан курыкканнар. Ләкин, ничек кенә булмасын, читкә какмаганнар. Шуңа күрә дә туганлык, беренче чиратта, балаларны кайгыр-
туда чагылырга тиеш. Яңа әти-әниләреннән авырлык күрсә дә, алар барыбер җитлегеп кеше була. Әнә Габдулла Тукай туганнарында торып тәрбия-белем алган,  шагыйрь булып җитешкән.  Мөхәммәд пәйгамбәребез дә туганнарында тәрбияләнгән.  

– Байтак кына әни, әти кешеләр, баламны какмасыннар, рәнҗетмәсеннәр, дип кабат кем беләндер гаилә кормыйча, баласын ялгызы үстерә.

– Пәйгамбәребез: «Әгәр хатын-кыз ирен югалта икән, кияүгә чыкмыйча балаларын тәрбияләсә, аңа җәннәт була», – дип әйткән. Димәк, хатын-кыз балаларын уйлап-кайгыртып, аларга үз атасыннан да якын кеше булмас, чит кеше какмасын, сукмасын, дип үзен корбан итсә, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәт бирәчәк. Балаларын ялгызы үстергән ир-атка да җәннәт булачак. Мөселман кеше дөньядагы рәхәт турында гына уйламый, ахирәт хакында да кайгырта. Ярый әле, тормыш кора торган кешең хәләл-хәрәмне аера белсә, иманлы булса. Тормышта әллә нинди хәлләр чыгып тора бит. Гадәттә, хатын-кызның кияүгә чыгуы үзе турында уйлавы, ә баланы кайгыртуы түгел. Хәзер бездәге ялгыз аналарның күбесе тол түгел, аерылган хатыннар. Аерылу күп очракта хатын-кызга бәйле. Аерылу процессын, гадәттә, алар башлый, алар төгәлли.

– Югыйсә күп хатын-кыз, балалар өчен яшибез, ди.

– Юк шул. Балаларыбыз дип яшәсәләр, аларның әтисен дә кадерләрләр иде. Балаларны әтидән мәхрүм иткәч, димәк, алар балаларын кайгыртмый, үзләрен уйлый. Алар аерылган вакытта ук тагын да яхшырак ир табарга хыяллана. Баласын уйласа, булган иреннән аерылмый, сабыр итәр иде. Ире үлеп китсә, аерылса да, сабыр хатын чит кешедән баласын рәнҗеттерми. Безнең динебез буенча бигрәк тә кыз бала үги әтисе белән яшәргә тиеш түгел, үз әтисе янында калырга тиеш. Үз әтисе булмаса, әтисенең туганнарына кала. Бертуганнарында, дәү әти, дәү әниләрендә калырга мөмкин.  Нинди туганнары булса, шуңа кала. Хатын-кыздан ул баланы алалар. Хатын-кыз баласыз кияүгә чыгарга тиеш. Чөнки бер генә ир-ат та чит баланы кабул итмәячәк. Кабул итәр өчен ныклы иман кирәк. Хәзер безнең шартларда кемдә ныклы иман бар? Шуңа күрә бала атасында яки туганнарында кала. Туганнары инде аны кыерсытырга ирек бирмәячәк. Кыз балага нәрсә янаганын әйттек. Ир бала инде холыклы, үзсүзле була, чит кешегә баш бирмәскә тырыша. Үги әти аның белән көрәшә башлый. «Өйдә бер генә кеше хуҗа булырга тиеш», – ди. Үз малаеңны әле игә китереп була, әти булгач тыңлатырга мөмкин. Шуңа күрә балага үз туганнарында калу хәерлерәк. Менә шушылай шәригать кануннарын белеп яшәсәң, күп кенә проблемаларга юлыкмыйсың.

– Бүген, ни гаҗәп, кечкенә генә бер конфликт килеп чыкса да, хатын-кыз, әйдә, аерылышабыз, дип өркетә башлый.

– Әйе, хәзер безнең хатыннар гаиләдә баш булырга тели. Иренең сүзен тыңлыйсылары, юл куясылары килми. Ир кеше өйдә үзен хуҗа итеп тоярга тиеш. Хәзер балаларны гаиләдә тигезлек булсын дип тәрбиялиләр. Машинада ике руль булса, башбаштаклык килеп чыга ич инде. Шуның кебек гаиләдә дә тигезлек була алмый. Коръәндә: «Гаиләдә ир кеше – баш», – дип әйтелгән. Бөтен проблема хатыннарның ирләрне баш итеп танымавыннан килеп чыга. Башта хатын-кыз үзен тигез дип уйлый, аннан соң кычкырышып, гауга чыгара. Ир кеше хатын-кыз кебек кычкырыша алмый. Мондый очракларда ир кеше юл куярга мәҗбүр була яки кыйный башлый. Шуннан хатын мине кыйныйлар дип чыр-чу килергә тотына. Ә кыйнаганга үзе гаепле булып чыга. Әүвәл, аерылам, балаларны алып китәм, дип өркетә. Ир кеше моңа бирешмәсә, хатын аерылып китәр өчен бөтен ысулларны куллана. Ахыр  чиктә, ире аерылуга ризалаша, хатын-кыз яхшыракны табармын дип уйлый. Минем хатын-кызга нәфрәтем юк, тик соңгы вакытта шушындый нәтиҗәгә киләм. Билгеле, эчә, көнли, кыйный торган, акча алып кайтмыйча, өйдә генә ятучы, ямьсез телле ирләр дә була. Әйе, андыйлар да бар. Тик күпчелеге андый түгел ич.

– Әле буйсынса, бөтенләй хөрмәт итми башлый, чүпрәккә саный.

– Шулай шул. Бүген күп кенә хатын-кыздан: «Хәзер ирләр юк!» – дигән сүзне ишетергә туры килә. Югыйсә ирләрне ир итеп хатын-кыз үзе ясый. Ир итеп санамасалар, ир булмый. Әле бер хатыннан: «Ирем эшләмәде, мин генә эшләдем. Берүзем гаиләне тарттым. Шуңа аерылыштык. Тик моңа мин үзем гаепле идем», – дигән сүз ишеттем. Ни өчен, дип сорагач: «Ирем эшләмәгәч, мин үзем дә эшләмәскә, эшкә чыкмаска тиеш идем; суыткычта ризык булмаса, эшләргә мәҗбүр булыр иде, үзем эшләп, аны аздырдым», –диде ул.

Шуңа күрә дә мин гаиләләр таркалмасын өчен, хатын-кызларны тәрбияләргә кирәк, дип исәплим. Чөнки хатын-кыз ул – кыз да, әни дә, хатын да, әби дә. Әгәр хатын-кыз тәрбияле булса, ирен ир итә, дөрес ирләр тәрбияли. Кыз баласы да әтисен яратып, хөрмәт итеп тора. Баланы ничек тәрбияләсәң, картайгач, ул да сине шулай карый. Бөтенесе үзеңә әйләнеп кайта. Әйтик, килен каенанага начар мөнәсәбәт күрсәтсә, үзеңә дә шундый килен эләксә иде, дигәннәр. Барыбыз да, олыгайгач, шул балабыз кулында калабыз. Үз картлыгыңны уйласаң, балаңны да дөрес тәрбияләргә тырышасың. Ни чәчсәң, шуны урасың.

Әңгәмәдәш – Рәшит МИНҺАҖ

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.