Логотип Магариф уку
Цитата:

Нөнәгәр мәктәбе традицияләргә тугрылыклы

Нөнәгәр гомуми урта мәктәбе районыбыз мәктәпләре арасында балаларга хезмәт тәрбиясе бирү буенча гомер-гомергә алдынгылар сафында торды. Совет чоры вакытында да мәктәбебезнең хезмәт дәресләренә алдынгы...

Нөнәгәр гомуми урта мәктәбе районыбыз мәктәпләре арасында балаларга хезмәт тәрбиясе бирү буенча гомер-гомергә алдынгылар сафында торды. Совет чоры вакытында да мәктәбебезнең хезмәт дәресләренә алдынгы механизаторларны, сыер савучыларны чакырып, укучыларны үзләренең тормыш юллары белән таныштыру, игенче һөнәренә кечкенәдән мәхәббәт тәрбияләү матур гадәткә әйләнгән иде. Әлеге очрашуларның нәтиҗәсе гел уңай булды - шундый хезмәт алдынгыларының тормыш юлын үзләренә үрнәк итеп алып, бик күп укучылар, мәктәпне тәмамлагач та, авыл, туган җир белән бәйле һөнәрләр сайлады.
Мәктәбебездә авылыбызның киләчәген өметле итү максатында, әлеге матур традицияләр хәзер дә дәвам итә. Әле яңа гына мәктәптә, Казан аграр университеты белән берлектә, агротехник дәресләр ачылды. Аларда кызлар - агрономия, малайлар машиналарга техник хезмәт күрсәтү алымнарын үзләштерә. Югары сыйныф укучыларын трактор-комбайннар белән идарә итәргә “Кызыл юл” хуҗалыгы остаханәсе мөдире Рифкать Камалов өйрәтә. 10нчы сыйныф укучысы Айнур Хәйруллин инде бүгеннән үк аграр университетның технология факультетын тәмамлаганнан соң, туган авылына эшкә кайтырга хыяллана. Мәктәптә барлык егетләребез дә авылга карата Айнур кебек якты фикер йөртә. “Киләчәктә авыл хуҗалыгы тармагына гел югары белемле яшьләр кирәк булачак, шуңа күрә ул белемнәрне мәктәптән туплый башларга кирәк”, ди алар. Аларның моңа тулы ышанычы бар, чөнки укучыларның киләчәккә караган эшчәнлегенә профессорлар, доцентлар килеп, юнәлеш биреп торалар. Балтачта укчылар арасында белгечлек сайлауга багышланган WorldSkills Юниор олимпиадасы оештырылып торуының максаты да нәкъ менә авылның киләчәген ныгытуга юнәлгән дә инде. Анда катнашу өчен мәктәп балалары авылда борын-борыннан яшәп килгән агач, тимер эшкәртү, ташчы кебек иң кирәкле һөнәрләрне үзләштерәләр.
Мәктәптә һөнәри юнәлеш дәресләре авылның яшәү рәвешенә ныклы нигез ул. Бу эштә мәктәптәге һәр укытучы кулыннан килгәнчә көч куярга тырыша.
Тәнзилә Габдрахманова,

Балтач районы Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ