Логотип Магариф уку
Цитата:

«Нур» театрының яктылыгы

Казанда Уфа «Нур» театры гастрольләре бара. Тамашачы Башкортстаннан килгән татар театрын зал тутырып карый.Гастрольләр Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Фатыйма» спектакле белән башланды, икенче кө...

Казанда Уфа «Нур» театры гастрольләре бара. Тамашачы Башкортстаннан килгән татар театрын зал тутырып карый.
Гастрольләр Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Фатыйма» спектакле белән башланды, икенче көнне зур залда Илгиз Зәйниевның «Хыял йорты», кече залда Мансур Гыйләҗевның «Көлмәгез, мин үләм» комедияләре барды.
Гастрольләр Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм Башкортстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова катнашында ачылды.
«Нур» театры актрисасы, Башкортстан Республикасының халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булды. Театрның баш режиссеры, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин, театр артистлары: Чулпан Раянова, Башкортстанның атказанган артистлары Рида Фәхрисламова белән Ирина Ганиева Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Бүген театр зур залда «Бер мәл шәһәрдә» спектаклен күрсәтә, кече залда – «Көлмәгез, мин үләм» спектакле.
Гастрольләр иртәгә Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» спектакле белән төгәлләнә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-ufa-nur-teatry-gastrollare-anslag-belan-bara-5870287

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ