Логотип Магариф уку
Цитата:

Нури Бурнаш алмашаты астында

Без әдәби даирәдә билгеле Н. Аксёнов йортындагы кафега кереп утырдык та бер-беребезгә карашып торабыз...

1996 елда зур өметләр баглап оештырылган Татарстан Республикасы Тышкы икътисади элемтәләр министрлыгында бергә-бергә эшләгәннән соң, күпме вакытлар үткән, күпме сулар аккан. Каршымда Министрлар Кабинетының элекке бинасында күрше өстәлдә утырган итагатьле һәм бик оялчан яшь егет түгел, ир уртасы кеше – зур гаилә башлыгы, дүрт кыз атасы утыра. Күңел аңа иң кызыксындырган соравымны бирергә ашкына.

Туган җирдән – Коръән һәм бер төп гөл
– Сиңа әти-әниең бик мәгънәле һәм яңгыравыклы исем кушкан: Искәндәр – җиңүче. Ә мин синең «Вечерняя Казань», «Казанские ведомости», «Казань», «Идель» газета-журналларында Нури Бурнаш псевдонимы, безнеңчә, алмашаты белән басылган шигырь, хикәяләрең белән танышып барам. Бу нәсел-нәсәбегез белән бәйледер, дип уйласам, дөрескә чыгар кебек. Әтиең ягыннан әбиең Саре Нури – Казан финанс-икътисад институтының күренекле профессоры, әниең ягыннан шундый ук атаклы – Бурнашлар тамыры...
– Мин сүзне әти белән әнинең менә шул яңгыравык-
лы һәм көчле нәсел тамырларыннан башлар идем дә. Әгәр без кырым-татар ягын кузгатсак, барыннан да бигрәк, кырым-татар халкының коточкыч фаҗигасен искә төшермичә булмый. 1944 елның маенда тулаем бер халык Советлар Союзында яшәүче башка халык-
ларның дошманы дип игълан ителә һәм Кырымнан сөрелә. Иленнән аерылганда, нибары 15 яшь булган әбием товар вагоннарындагы «сәфәре» вакытында могҗиза белән генә исән кала. Депортациянең нинди шартларда үткәрелгәне барыбызга да мәгълүм. Минем уемча, ул, шул каршылыкларны узганга күрә, эчке ныклыкка, үз максатына ирешүдә үҗәтлеккә ирешкәндер. Әбием Саренең бәхетенә, аларны төягән состав Идел буена озатылган.
Алар әнисе Анифе Хәбибулла кызы Гази белән бергә Мари целлюлоза-кәгазь комбинатында (Марбум) бик авыр хезмәттә булганнар. Дөрес, Саре соңрак химик лаборант итеп билгеләнгән. Аларга Мари Иленнән чыгып кая да булса бару тыелган. Шул чорда Саре Нури бабам Кәбир Абдуллович белән танышып, гаилә корганнар. Әби белән бабам озакка сузылган гаять катлаулы тормыш юлы уздылар. Әтием Рубин Абдуллин алар Йошкар-Олада яшәгәндә туган.
– Ул чорда депортациягә эләгүчеләргә Казанга килү тыелган булганын беләбез. Шуңа күрә Кырым татарларына Яшел Үзәннең аръягында урнашырга туры килгәндер.
– Саре Казанга, революционерка кебек, яшерен-пошырын гына килеп йөргән. Ул бит әле халык дошманының кызы да исәпләнгән. Әтисе Нури Казиновны атканнар. Документлар калмаганлыктан, аның кайда, кайчан, ни өчен җәза күргәне турында озак еллар ачыклык булмаган. Ә менә алар нәселенең борын заманнардан виноградчылык белән шөгыльләнүе анык билгеле. 1864–1929 елларда яшәгән ерак бабам Гази Хәбибулла граф Воронцовлар утарында башта бакчачы булып эшләгән, аннан соң идарәче булып торган. Ялта округына керүче Алупка каласындагы Воронцов сарае биләмәләрендәге табигый һәйкәл саналган бакча-парк – минем бабамның да хезмәт җимеше ул. Шулай итеп, әтием ягыннан нәсел тамырым бик кызыклы да, фаҗигале дә булып чыга. Кызганычка, ул өзек-өзек хатирәләр генә тәшкил итә, чөнки шаһитлар дөньялыктан киткән яки юк ителгән.
Ләкин, минемчә, һәр фаҗигадә өмет нуры сакланып кала. Әбием Саре Нури һәм аның әнисе аны батырларча узганнар. Мин аларның шундый тәмугны кичеп тә кешеләрне ярату, тормыштан тәм табу сыйфатын югалтмауларына гаҗәпләнеп туймыйм.
– Озак еллар Н. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе ректоры булып эшли торган әтиең Рубин Абдуллинның интервьюларында Кырым татарларының милли гимнына тиң «Хайтарма» җыры турында искитмәле җылылык белән искә төшерүе шул фаҗигагә кайтаваз булып чыга икән бит. Аның истәлекләреннән әбисенең туган җиреннән бары Коръән һәм бер төп гөл алып китә алуы турында укыгач, минем күзләремә яшь тыгылган иде.
– Аларга җыену өчен нибары 15 минут вакыт бирелгән. Минем фаҗигале даталарга шигырь яза торган гадәтем булмаса да, Кырым татарларын Ватаннан сөрүгә карата үз хисләремне түгүдән тыелып кала алмадым. Шигырем шулай ук «Хайтарма» дип атала.
(Әңгәмәдәшем шигырь укуга күчә:
Для любого народа, кем бы ни был народ,/ нет страшнее исхода, чем подобный исход./ Пусть нужда и скитания,/ пусть сума и тюрьма,/ но позорнее Каина нет на свете клейма.)
– Үзебезнең гаиләгә дә 2008 елда документлар Интернетка чыккач кына, Бөек Ватан сугышында бабабызның разведчик юлы үткәнлеге анык мәгъ-
лүм булды. Әбиеңнең Кырым татарларын сатлык дип игълан ителгән вакытлар турында искә алып сөйләгәне булдымы?

– Ул әлегә кадәр 16 майдагы депортация хакында торып-торып искә ала. 15 кенә яшь булса да, Саре инде ул заманда буй җиткергән кыз саналган. Фаҗига буласы көнгә каршы төндә ул, иптәш кызлары белән танцыга чыгып, кич буе махсус хезмәттәге (НКВД) лейтенант белән биегән. Аңлавымча, бу бик романтик рухлы кичә булган, һәм хәтта егет аны өенә кадәр озатып та куйган. Тик, иртә таңда халыкны 15 минут эчендә илдән сөрәселәрен белсә дә, бу хакта ул кызны кисәтмәгән. «Ни өчен?» Махсус сайтлардагы мәгълүматларга күз салсаң, бу көнгә кадәр әлеге сорауга җавап юк. Кырым татарларын читкә гаепләре өчен озатканнармы, әллә гаепсез килешме? Тарихта басып алган җирләрдә калучыларның дошман белән аңлы һәм үз теләкләре белән хезмәттәшлек итүе (коллаборационизм) булмаган хәл түгел. Әйтик, шул очрак-
ларны сылтау итеп, фашистлар кул астында калган французларны беркем дә кешелек дошманы дип игълан итәргә җыенмый. Аерым кешеләрнең үченә нигезләнеп кенә тулы бер халыкны дошман дип тану –
 абсурд ул. Кемнәргәдер кырым-татар җирләре кирәк булган. Бу хакта төрле-төрле тәгаенләүләр бар, ләкин аларның берсе дә тикшерелмичә чын дип белдерелә алмый. Мин бу мәсьәләләр буенча Интернетта бик озак эзләндем. Ышандырырлык дәлилләр тапмадым. Аның каравына анда Кырым татарларыннан Советлар Союзы Геройлары булып танылган сугышчыларның зур исемлеген очраттым. Атаклы хәрби ас -
очучы, самолётлар сынау остасы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Әмәт-Хан Солтанның батырлыклары үзе генә дә соклангыч бәяләргә лаек.
Ә Саре Нури аның белән бергә Алупкада үскән. Алар арасында хәтта балалык мәхәббәте дә булган. 2008 елда без әбием белән Ялтага баргач, аларның Алупкадагы йортларын эзләп таптык. Анда хәзер алтымы, җидеме гаилә яши икән. Шул чакта Саре Нури: «Мин нәсел мирасын кире кайтару артыннан йөрмәячәкмен. Бу кешеләр бер нәрсә өчен дә гаепле түгел», – дип кистереп әйтте. Әбиемнең иманын билгели торган күрсәткеч бу. Ул матди югалтуларга тыныч карарга өйрәнгән.

– Шундый сынаулар аша үткән кешенең Казан финанс-икътисад институтында иң гыйлемле һәм дәһшәтле профессорларның берсе булып танылуы, бер яктан, гаҗәп булса, икенче яктан, аңлашыла да кебек.
– Әйтергә мөмкин, Саре Нури әтисе укытучы Нури Вәли Мәмүтказиновның эзеннән китә. Ул башта 1952 елда Йошкар-Ола Идел буе урман-техник институтын тәмамлый. Аннан соң, Казан финанс-икътисад институтында укыта башлап, икътисад фәннәре докторы, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Коронавирус пандемиясе аркасында әбием инде хәзер студентлар белән онлайн эшли.
Бабам Кәбир Абдулла улы Абдуллин да хатынының коллегасы, электротехникум укытучысы иде. Сугыш вакытында хәрби аэродромда механик булып эшләгән бабамның электр, техника өлкәсендәге белем-зиһене аның белән аралашкан һәркемне сокландырды. Мин, аның хисләрен тыеп тору, кеше белән җитди сүз башлаганчы, аның бу өлкәдәге мәгълүматын «капшап карау» осталыгына шакката идем. Сугыш, аннан соңгы авырлыклар аны да шулай чыныктырган. Кызганыч, ул арабыздан иртә китте.
Минем яраткан Саре Нурием – шаккатмалы кеше. Ул – үз эшчәнлегенә тулысынча бирелү үрнәге. Биш яшькә кадәр мин аның белән һәм башка туганнар белән аралашып, кырым-татар теленә телем береккән. Шуннан соң бу тәҗрибәмне дәвам итмәвемә үкенәм. Кызганычка, аз санлы халыкларның туган теле алардан ераклаша бара. Ә әбием 92 яшендә дә үз ана телен камил белә. Үткен зиһене, илдәге һәм дөньядагы икътисади хәлләргә кыю бәя бирүе белән әйләнә-тирәдәгеләрне гаҗәпләндерү һәм сок-
ландырудан туктамый. Ул – яшь күңелле акъәби.
– Искәндәр, белүемчә, псевдонимыңның икенче өлеше тарихлары шулай ук фаҗига белән үрелгән әниең ягы тамырлары белән бәйле.
– Әниемнең әтисе Вафа Бурнашев – күренекле драматург, шагыйрь Фәтхи Бурнаш*ның туганнан-туган энесе. Гаепсезгә репрессиягә эләккән ул бөек шәхеснең тормыш һәм иҗат юлы турындагы материаллар Чувашиянең Батыр районы Кыр Бикшеге авылында оештырылган музеенда саклана. Анда безнең күпсанлы туган-тумачалар яши. Аларның сөйләвенә караганда, Фәтхи (Фәтхелислам) 1898 елның 13 гыйнварында алтынчы буын мулла гаиләсендә туа. Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыганнан соң, Казан Татар укытучылар мәктәбендә белем ала. 1927–1928 елларда Фәтхи Бурнаш Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры булып эшли, күп кенә татар газета-журналларын, шул исәптән «Чаян»ны оештыруда катнаша. Ялган шикаять нигезендә
1942 елда кулга алынып, бөтен мал-мөлкәте, хокук-
ларыннан яздыруга һәм 10 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем кылынып, Безымянлаг*ка озатыла. Ярты елдан шунда ук СССР НКВДысының Махсус киңәшмәсе язучыны «контрреволюцион эшчәнлек өчен» атарга хөкем итү турында икенче карарын чыгара. Кайбер мәгълүматлар буенча ул 1942 елның 1 августында Куйбышевта атылган саналса да,
1988 елгы рәсми документлар Ф.Бурнаш җәзаны 1946 елда Куйбышевта үткән дип күрсәтә.
Евтушенко фатихасы
– Синең иҗатка килүеңә нәсел-нәсәбегездәге шул фаҗигаләр тәэсир иттеме икән, әллә тамырларда аккан иҗадилык шаукымымы?
– Мәктәп елларында мин хәтта математикадан контроль эшләрне дә рифмалап яза идем. Ә шагыйрь булып китүемә Евгений Евтушенко зур йогынты ясады. Ул Казанда булганда, дусты – җырчы Эдуард Трескин шул күренекле шагыйрьне минем яшьлек мавыгуларым белән таныштырган. Евгений Александрович миңа: «Эшлә дә эшлә, яшь дустым. Уңышлар сиңа!» – дип язып калдырган иде.
– Соңрак күренекле «Казан университеты» поэмасының авторы синең «Вечерняя Казань» газетасындагы беренче шигырь тупламаңа кереш сүз язарга да ризалашкан икән бит. Хәзер инде син «Двадцать одно», «Графика» – шигырьләр, «Чагынский словарь», «Седьмая пятница» чәчмә әсәрләр җыентыкларының авторы; Россия Язучылар союзы әгъзасы.
Минем яраткан Саре Нурием –
 шаккатмалы кеше. Ул – үз эшчәнлегенә тулысынча бирелү үрнәге. Биш яшькә кадәр мин аның белән һәм башка туганнар белән аралашып, кырым-татар теленә телем береккән.
 
– Без үскән елларда «Вечёрка» галәмәт зур тираж белән чыга иде бит. Минем әти-әни, союзның иң күренекле шагыйрьләреннән берсе – Евтушенко белән аралашканда, аннан: «Бала-чага беркадәр юк-бар белән шөгыльләнә инде. Ул йога торган чир түгел. Бераздан үтеп китәр», – дигәнрәк фикер ишетергә теләгәннәрдер. Ә ул минем кайбер кимчелекләремне күрсәтү белән генә чикләнде. Хәзер үземнең шигырьдәге поэтик юнәлешне Евгений Евтушенконың йогынтысы дип саныйм. Аның фатихасы әле дә колагымда яңгырап торган кебек. Шулай да минем өчен шигырь язу җитди эш тоелмый, хәтта мин үземнең ул йомшаклыгымнан ояла идем. Шул дулкында үземә псевдоним – алмашат сайладым: Нури Бурнаш.
Беренче шигырь тупламам матбугатта басылып чык-
канда, миңа 13 кенә яшь иде әле. Аның белән гомерем буе шөгыльләнермен дип уйламадым да. Тик шундый уңай рецензия алганнан соң тукталып кала алмадым. Псевдоним белән син ниндидер бер маска кигән шикелле буласың: мин юк, бу мин түгел кебек. Нәселемә көч биргән шәхесләр – Нури Казинов, Фәтхи Бурнаш минем бабаларым гына түгел, алар – халкымның тарихы. Мин аларның уй-фикерләрен, тавышларын дөньяга чыгарырга тиешмен. Фаҗигале язмышлары үзләренә моны халыкка ирештерергә мөмкинлек бирмәгән. Шунлыктан минем гомер эчендә Нури Бурнаш үзенең мөстәкыйль тормышы белән яшәп ята. Ул–бик тыныч, «наив» егет. Дөньяга ачык күз белән бага. Ә Искәндәр Абдуллин исә – поэзиягә өстәнрәк, скептикларча карарга ярата торган кеше. Әбисе юлын сынап карамакчы булып, икенче – икътисадчы белеме ала. Күңелендәге шигъри чакыруны җиңеп, «Эфир» телевидениесенә, «Интертат. ру»га эшкә бара, әдәбият белән бәйләнмәгән әллә нинди эшләр эшләп ташлый. Җитмәсә, ул Нури Бурнашка уйлап чыгарылган, әкияти шәхес төслерәк итеп, читтән көлемсерәп карый.
Культура кодын тапшыру җиңелме?
– Синдә, димәк, Фәтхи Бурнашның дусты Һади Такташ язганча, «ике мин» яши. Француз актёры Гийом Депардье бер интервьюсында атаклы әти-әнисе – Жерар һәм Элизабет Депардьеларның даны аның өстендә авыр йөк булып торуы турында әйткән иде. Синең әти-әниләрең дә – күренекле шәхесләр. Әтиең – танылган органист, пианист, Россия һәм дөнья сәхнәләрендә чыгышлар ясый, 32 ел Казан консерваториясенә җитәкчелек итә. Әниең Эльфия Вафа кызы Бурнашева – шулай ук күренекле пианистка, профессор, консерватория-
нең социаль фортепьяно кафедрасын җитәкли. Алар ышыгында син үзеңне ничек хис иттең?

– Мин кечкенәдән мәхәббәт, ярату мохитендә үстем. Безнең гаиләдә күп нәрсә уен-көлке белән хәл ителә иде. Ирегемне чикләү булмады. Ул чакта без шәһәр чите саналган Космонавтлар урамындагы ике бүлмәле фатирда яшибез. Кала үзәгендәге 39 нчы инглиз мәктәбенә укырга йөрим. Бу – Казанда группировкалар чәчәк аткан чор иде бит. Мин, алай-болай очрашырга туры килсә, дип төркем лидерларының исемнәрен ятлаганымны да хәтерлим. Имеш, «ул минем дустым», дип әйтәчәкмен. Чынлап та, көннәрдән бер көнне караңгы урамда тотып, малайлар акча таптыра башладылар. Ә акча юк. Шулчак мине төркемдәгеләрнең берсе танып алды. «Бу бит «Вечёрка»да фотосы, шигырьләре чыккан шагыйрь кисәге» ди. Ышанмыйча, Евтушенконың шигырьләрен укуымны таләп иттеләр. Унбиш минутлап яттан шигырь сөйләвем генә коткарып калды. Кыйнамадылар. Менә шулай Евгений Александрович миңа Казан урамнарыннан курыкмыйча йөрү мөмкинлеге бирде. Ул заманда хәтта группировщиклар да газета һәм шигырь укыйлар иде.
Ә безнең ике бүлмәле фатирда бик кызык тормыш барды. Кунак бүлмәсе дип аталган, чынлыкта йокы бүлмәсе ролен үтәгән якта әти фисгармониядә шөгыльләнә. Анысы кухняга чыгарылган тузан суырткыч торбасы аша эшли. Әни, бала бүлмәсе дигән урында «Казан» пианиносында уйнап, концертка әзерләнә. Мин ваннада дәрес әзерлим. Иң нык хәтерләп калганым – әти-әнинең китапханәсеннән хәзер 16+ дип йөртелә торган әдәби китапларны яшереп кенә алып укуым. Әни соңрак көлеп тә йөрде: «Улым, синең барысы да киресенчә: Чеховны алты яшьтә укыган идең,
32 дә җил чәчәге белән авырдың».
Планшетлар, телефоннар булмаган, телевизор берничә каналдан гына күрсәткән чорда бала-чага өчен иң кызыклы мавыгу китап уку иде бит. Мин үзем детектив әдәбиятны махсус кибеткә макулатура тапшырып таба идем, ә әти-әниләр китапны Мәскәүдән алып кайта иде. Бүгенге көндә дә, йотлыга-йотлыга кайнар бөккән ашаган кебек, ашкынып укылган китапларга һәм мине мөстәкыйльлектә тәрбияләгән әти-әниемә рәхмәтлемен. Кәгазьдә уку белән экраннан укуны берничек тә тиңләштереп булмый. Теләсә кайсы психологтан сорагыз, ул әйтер: әсәрне фәкать китаптан уку гына баланың фантазиясен уята, фикерләвен тирәнәйтә, хисләрне баета.
– Музыкаль гаиләдә үсеп, синең музыкант булып китмәвең бик сәер...
– Минем бөтен бала чагым музыка мохитендә үтте. Мәктәптән соң һәр көнне консерваториягә килеп күренергә, фатир ачкычын алып чыгарга тиеш идем. Әниемнең укучылары уйнаган барлык көйләр хәзер дә колагымда яңгырап тора. Ләкин әти-әнинең мине профессиональ музыка дөньясына алып керергә теләвенә теш-тырнагым белән каршы төштем. Шул чакта әнием әйтте: «Рубин, бәлкем, ул хәл иткәнчә дөресрәктер»... Мөгаен, кечкенәдән музыкант булу ихтыярының ничек җанны суырганын күреп үскәнгә шулай килеп чыккандыр. Музыка кешегә шәхси тирәлек калдырмый. Репетиция өстенә репетиция. Бүгенге көндә минем яктан гына түгел, хатыным ягыннан да гаилә әгъзалары, каената, каенаналар, туган-тумачалар, балалар – барысы да музыкантлар. Әлеге эпидемиядән мин генә читтә калдым. Ләкин хәзер инде үзем дә зыялы кеше булу өчен музыкаль белем алу кирәклеген аңлыйм һәм шуны балаларыма да төшендерәм. Безнең нәсел өчен музыкант булу  ул – белгечлек кенә түгел, буыннардан-буыннарга тапшырылырга тиешле көчле культура коды да.
– Синең музыкантка өйләнүең дә, димәк, үзеннән-үзе хәл ителгән.
– Юля консерваториядә укыды, ләкин әни классында түгел иде. Элегрәк концертларда очрашкаласак та, бер-беребезгә күз салган күрешүебез очраклы рәвештә Ирек мәйданында булды. Мин аны «Эфир»ның «Пассаж» радиосында директор булып эшләгән чагымда үз яныма эшкә урнаштырдым. Мәнфәгатьләр, кызыксынулар уртак иде – якынаеп киттек. Ә мөнәсәбәтләрне ике кызыбыз дөньяга килгәч кенә рәсмиләштердек. Хәзер Юля көлә инде: син әзергә өйләндең дип. Аннан соң туган игезәк кызларга да тугыз яшь тулды. Кызларыбызның белем алулары музыка белән бәйле. И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесында һәм музыка мәктәбендә укытучы Юля үз балаларыбызга да музыкадан беренче укытучы булды. Консерватория студентларына рус әдәбиятын өйрәтеп, алар белән бәхәстә арып кайткач, менә шулай биш музыканттан торган «малинник»та яши ул Нури Бурнаш. Ә шигырьләрне мин зур гаилә йокыга талып, өй тынып калгач кына кәгазьгә төшерә алам.

 

Сөмбел ТАИШЕВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ