Онытылмаслык кансызлык     

11 майда Казандагы 175 нче гимназиядә булган җан өшеткеч канлы вакыйга бершүне дә битараф калдырмагандыр.  Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырендә тасвирланган күренеш күз алдына килде: анда сабый кызчык әнисенең итәгенә башын яшереп котылу эзләсә, монда гимназия укучылары һәм укытучылары да үзләренә төбәлгән  үлем көпшәсе каршында бергә-бер калалар. Укытучыдан яклау көткән балаларның куркынган йөзләре күз алдына килә. Ике очракта да бала канын эчүче вәхши турында сүз бара. Ләкин беренче очракта сүз баскын фашист турында булса, ә икенче очракта … нишләдең, син, Җирем, дияргә генә кала.

   37 ел мәктәптә эшләү дәверемдә моның кадәр кансызлыкны күргәнем юк иде әле.  Нәрсә бу?! Очраклылыкмы? Безне киләчәктә ни көтә? Иртән укуга дип киткән укучының,  мәктәпкә киткән укытучының, бакчага киткән сабыйның исән-имин кайтуына ышаныч бармы? Шушындый ук очрак авыл мәктәбендә була калса, нәтиҗәләр күпкә аянычрак булырга мөмкин бит. Ярый, шәһәрдә бөтен сак хезмәтләре кул астында. Ә авыл җирлегендә тиз һәм оператив яклауны кемнән көтәргә? Бөтен ышаныч ситуциягә тиз һәм дөрес бәя бирүдә, укучылар һәм укытучылар коллективының, хезмәткәрләрнең сәгать кебек бердәм эш итүендә булырга мөмкин. Казанның 175 нче гимназиясе коллективы бу яктан бөтен Россиягә уңай үрнәк күрсәтте.

    Бу көннәрдә мәктәпләрдә антитеррор юнәлешендә тоталь тикшерүләр уза. Куркыныч янаганда үзеңне ничек тоту буенча күрсәтмәләр бирелә. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре мәктәп коллективлары белән очрашулар уздыра.

     Сыйныф җитәкчесе буларак, укучыларым белән, класстагы кул астындагы предметлардан баррикада кору, үзеңне куркыныч күзеннән качыру очен урыннар билгеләү буенча гамәли өйрәтүләр уздырдым. Ә куркынычның сине кайдан табасын беркем белми. Шуңа күрә ашханәдә, спорт мәйданчыгында, бәдрәфтә булган очраклар өчен дә укучылар һәм укытучыларның сынап каралган күнекмәләре булырга тиеш.

  Утлы корал белән коралланган җинаятьче каршында без бик көчсез, билгеле. Андый хәлләрдә калырга язмасын, бәндәләрнең күңеленә иман, миһербанлылык салынсын.

 Ринат ХӘЙРУЛЛИН,
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.